(Дәвамы. Башы 13 декабрь санында)
Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе арасында
Шахмай урта мәктәбе, балаларга тирән белем биреп, мәгарифтә нык традицияләре белән һәрчак аерылып торган. Мәктәпнең елъязмачысы Әсхат Шәрипов (1964 елдан 1998 елга чаклы директор булып эшләгән) мәктәп тарихы буенча китап язган һәм бастырып чыгарган. 1918 елда мәктәптә нибары 3 сыйныф кына булган, һәркайсында 55-60 шар укучы укыган. Парталар җитешмәгән, дәфтәрләрне эскәмиягә куеп, идәнгә утырып язганнар. Мәктәп Мирхәйдәр Фәйзинең бабасы йортында 2 катта урнашкан булган. 1919 елда акгвардиячеләр мәктәпне җимерәләр һәм укыту аерым өйләрдә генә дәвам иттерелгән. 1932 елда мәктәп бишьеллык, аннары җиде, соңыннан сигезьеллык була. 1934 елда таш мәктәпкә капиталь ремонт ясала. 1957-58 елларда Шахмай җидееллык мәктәбе каршында интернат ачыла, анда Акъярдан, Чертуш һәм Чаллы Башыннан 17 бала яши, 1966 елда инде 50 бала яшәгән. Мәктәп, ашханә һәм интернат утын белән ягылган, утынны җәй буе әзерләгәннәр. Уку-укыту ике сменада алып барылган. 1965 елда мәктәп урта мәктәпкә әверелә, шул ук елда "Татарстан" колхозы хисабына Шахмай урта, Чертуш башлангыч мәктәпләре, Шахмайда китапханә, Чаллы Башы мәктәбенә янкорма төзиләр. 1966 елның 30 декабрендә яңа мәктәп бинасы ачылганнан соң, балалар бер сменада гына укый башлыйлар. Өлгереш тә югары күтәрелгән: 291 укучының 119 ы беренче яртыеллыкны "4" һәм "5"кә генә төгәлләгән. 1967 елда, мәктәп тарихында беренче тапкыр, 10 сыйныфның беренче чыгарылышы була - 21 чыгарылыш сыйныф укучысы.
.jpg)
1999 елдан мәктәп белән директор Камил Хәйруллин җитәкчелек итә. Мәктәп заманча таләпләр буенча комплектлаштырылган, барлык шартлар да тудырылган. Компьютер классы, 2010 елдан башлап шәхси ноутбуклар, интерактив такталар, Wi-Fi интернет челтәре, электрон журнал һәм көндәлекләр. 2004 елда мәктәптә капиталь ремонт үткәрелә, 2003 елда җылылык белән тәэмин итү торбалары, түбә алыштырыла, бина тышкы яктан тышлана. Бинаны чыгарылыш сыйныф укучыларының фоторәсемнәре белән ике баннер бизәп тора. Хәзер 1 сыйныфтан 11 сыйныфка чаклы барлыгы 78 укучы белем ала, хәзерге 11 сыйныф мәктәпнең 52 нче чыгарылышы булачак. 1967 - 2017 елларда урта белем турындагы аттестатны 1450 чыгарылыш сыйныф укучысы алган. Фәннәр татар телендә укытыла. Укытучылар (ә алар 21) үзләре дә кайчандыр шул мәктәпне тәмамлаганнар. Алар арасында яшьләр күп, быел яшьләр - математика һәм башлангыч сыйныф укытучылары килгән. 1 сентябрьдән мәктәп психологы эшли (0,5 ставкада). Көчле статусын мәктәп БДИ һәм ТДИ (ОГЭ) нәтиҗәләре белән раслый, 2016-2017 уку елында республиканың иң яхшы 100 мәктәбе арасына кергән. Соңгы өч елда "Иң яхшы мәктәп яны участогы",
.jpg)
"Яңа уку елына хәзерләнүдә иң яхшы белем бирү учреждениесе" конкурсларында җиңүче һәм призер булган. Укучылар ТИН, рус теле һәм әдәбияты, математика, физкультура буенча муниципаль этапның мәктәп олимпиадаларында, Г.Тукай исемендәге халыкара сәнгатьчә укучылар конкурсында, "Россия династияләре", "Тормышның яшел утраулары", "А.С. Пушкин һәм Г.Тукай йолдызлыгында", "Алтын куллар" республика конкурсларында җиңү яулаганнар һәм призерлар булганнар. Алты егет - 2016 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары ГТО нормаларын алтын значокка тапшырган. Укучылар исә үзләрен тәрбияле булулары белән яхшы тәэсир калдырды: барысы да исәнләшә, ачык йөзлеләр. Акъяр,Чаллы Башы, Чертуш авылларыннан балалар монда укырга мәктәп автобусында йөриләр. Иң зурысы - 9 нчы сыйныф, анда 15 укучы, калганнарда 3-8 бала. Әмма 2016 елда авылда 4 бала тууны, быел - 5, 2018 елда тагын 3 бала туачагын исәпкә алсаң, мәктәп сыйныфлары буш булмас.
Үзгәртелгән "Ромашка"
Авылда барлык 26 мәктәпкәчә яшьтәге бала да бакчага йөри. 2017 елда "Ромашка"да республика программасы буенча капиталь ремонт үткәрелгән: җылыту, канализация , электр белән яктырту алыштырылган, туалет һәм төркемнәрдә җылы идәннәр ясалган, бар җирдә - яңа түшәм һәм диварлар. Балалар бакчасы 17 ел капремонт күрмәгән, төркемнәрдә салкын булган. Хәзер аерым, заманча мич ягып җылытыла. Кухняда яңа бойлерлар куйганнар. Район үзәгендәге ябылган "Чишмә" балалар бакчасыннан япмалары белән яңа караватлар, шкафлар, өстәлләр биргәннәр. Андагы кулъюгыч һәм туалетларның матурлыгы! Җәен РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин балаларга яңа уенчыклар бүләк иткән, мәгариф бүлеге проектор өчен экран биргән, үзләре үзе яза торган такта сатып алганнар, Казаннан юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү бүлмәсе өчен җиһаз бүләк иткәннәр. Бары бер проблема гына калган: уен мәйданчыгында агачтан ясалган гөмбәчек, ком савыты, кечкенә өй бик нык искергән, һәм балалар бакчасы мөдире Ләйсән Гарифуллина аларны бик тә яңартырга тели. Ул әле балалар бакчасы бинасының алгы ягында кайчан да булса яхшы юл ясарлар, ә баганаларда өстәмә яктырткычлар куярлар (чөнки бер генә аз) дип тә хыяллана.
Медицинаны хөрмәт итәләр
Ике ел элек авыл уртасында республика программасы буенча модульле ФАП төзелә. Монда шартлар яхшы.
- Проблемалар юк. Бездә кайнар су бар, җылы, чиста, инструментлар, дарулар бар, - дип сөйли ФАП мөдире Айсылу Сираҗетдинова. Аңа эшендә акушерка Фәния Гайнуллина һәм санитарка Фәридә Нуртдиновалар булыша. ФАП тирәсендә дә алар өчәү эшлиләр: медицина учреждениесе өченче ел инде "Территорияне иң яхшы төзекләндерү" өчен диплом белән бүләкләнә.
Халык монда процедураларга, прививка ясатырга йөри, яңа туган балаларны үлчәргә алып киләләр. Зурларга 378 прививка ясалган инде, шулардан 163 есе грипптан, калганнары планлы - кызамыктан, "В" гепатитыннан. Балаларга 250 планлы прививка ясалган, грипптан - 100 %. Зурлар планлы диспансерлаштыру уза, быел 117 кеше. 11 айда ФАП тарафыннан 172685 сумлык дару сатып алынган, алар белән ташламалы тәэмин итүне 40 инвалидтан 22 есе сайлаган. Авылда туучылар буенча да бар да тәртиптә, үлүчеләр саны зур түгел - картаеп 4 кеше вафат булган.
Шахмайлылар үз сәламәтлекләре турында кайгырталар. Кичләрен эштән соң чаңгыда йөриләр, скандинав йөреше белән мавыгалар. Алар арасында олы яшьтәге гаилә парлары да бар. Яшьләр кичләрен спорт залында волейбол, баскетбол уйный. Күпләре "Жемчужина" бассейнына йөрергә ярата. Авыл халкын спорт кына түгел, шәхси хуҗалыктагы эш тә ныгыта (чыныктыра). Шуңа да медикларда исәптә бары 163 кеше генә торуы бер дә гаҗәп түгел.
Дин дөрес тәрбия бирә
Авылда мәчет 1994 елда халык акчасына һәм колхоз ярдәмендә төзелә. Шахмайлылар мәчеткә кадерле урын итеп карыйлар һәм дингә тартылалар. Бигрәк тә җомга көннәрендә кеше күп була, чөнки мөселманнарда ул изге көн дип санала. Башка көннәрдә 15 кеше була. Мәчеттә ислам дине нигезләрен, гарәп әлифбасын өйрәтәләр. Укытучы, район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов ике төркем ( ир-егетләр һәм хатын-кызлар) алып бара. Балалар белән мәктәп укытучысы Гөлзидә Гарифуллина шөгыльләнә, ул ел саен Казанда белем эсти. - Яшьләребезнең дингә тартылуы Ходай Тәгалә ярдәме беләндер инде, - дип саный мәчет имамы Ринат хәзрәт. - Без, әлбәттә, үз ягыбыздан аларны тартырга - җәлеп итәргә тырышабыз. Мисал өчен, укымышлы дин әһелләрен чакырабыз, мәсәлән Ильяс хәзрәтне, алар яшьләр белән әңгәмәләр үткәрәләр, вәгазьләр укыйлар. Бу үз җимешләрен бирә.
- Мәчет халык итеп биргән (сәдака) акчага яши, кайвакыт шәһәрдән (Шахмай кешеләре) меценатлар да булыша, - ди ул.
- Агрофирма Корбан бәйрәменә ит һәм башка продуктлар бирә. Күптән түгел 5 тонна бөртек, печән бирделәр ( сатудан акча алу өчен). Җирле власть та булыша.
- Аллага шөкер, бар нәрсәбез дә җитеш. Су бар, газ кергән, бернинди проблемабыз юк, - дип үз сүзенә йомгак ясады ул.
(Ахыры бар)
Ольга ИВАНОВА.
Автор фотолары
Нет комментариев