Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шахмай авыл җирлегендә халык хезмәт сөючән

Шахмай авыл җирлеге Советының авыл халкы катнашында узган киңәйтелгән утырышында 2019 елдагы эшкә йомгак ясалып, 2020 елга бурычлар куелды. Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов катнашты һәм чыгыш ясады.

Шахмай АҖ башлыгы Ильяс Гаризов үз чыгышында 2019 елда “юл картасы” ның үтәлешенә җентекле анализ ясады. Аның күп кенә күрсәткечләре үтәлгән. Үзара салымнан җыелган 1,7 млн. сум акча (республика субсидияләрен исәпкә алып) авыл җирлегенә керүче өч авыл урамнарында вак таш-комлы катнашма җәюгә (барлыгы 1,125 млн.сум), көнкүреш калдыклары җыела торган санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерүгә, юлларны һәм су үткәргеч челтәрләрне карап тотуга юнәлдерелгән.
Безнең белешмә
Шахмай АҖ дә 420 йорт (шул исәптән Шахмайда – 175, Чаллы Башында – 155, Чертушта - 90), анда 1304 кеше теркәлгән, даими яшәүчеләр – 1067.  Эшкә яраклы халык – 709 кеше, пенсионерлар – 395, мәктәп укучылары – 108, мәктәпкәчә яшьтәгеләр – 25. 2019 елда авыл җирлегендә 7 бала туган, 25 кеше вафат булган. Халыкта 1168 баш МЭТ бар, шул исәптән 578 сыер, 286 җиңел автомобиль, 57 трактор.
«Юл картасы» күрсәткечләренең берсе - шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын саклап калу. Җирлектә хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә зур игътибар бирелә. АҖ территориясендә 9 КФХ һәм 12 шәхси эшмәкәр эшли. Терлекләрнең баш саны 2018 ел дәрәҗәсеннән бераз түбәнрәк булса да, халыктан сөт әзерләү буенча план үтәлгән. Тулаем алганда, АҖ буенча 48,5 млн. сумлык 1,8 мең тоннага якын сөт әзерләнгән. Ит сатудан халык 104 млн. сумнан артык табыш алган.
Докладчы иң актив сөт тапшыручыларны атады-алар арасында Шахмайдан Элдар Енгулатов һәм Илгиз Баһаветдинов (240-320 мең сумлык), Чаллы Башыннан Марс Әхмәтов һәм Фирдәүсә Баһаветдинова (510-570 мең сумлык), Чертуштан Фоат Ситдыйков һәм Илфат Хөснетдинов (710-730 мең сумлык). Авыл халкы ярминкәләрдә дә актив катнаша.
Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү буенча республика программалары ярдәмендә җирлектә 3 яңа фермер барлыкка килгән, шәхси ярдәмче хуҗалыклар сыерлар, кәҗә, кош-кортның баш санына һәм башкаларга 2,2 млн. сумга якын субсидия алган.
Аннары АҖ башлыгы барлык бюджет учреждениеләре эшенә анализ ясады, агымдагы елга билгеләнгән планнар турында сөйләде. Шахмайда Сөембикә урамына (500 м) вак таш-комлы катнашма җәю һәм Чертушта су линияләрен алыштыру буенча зур эш (2 км), шулай ук урамнарны, юлларны тиешенчә карап тоту, территорияне төзекләндерү планлаштырыла. Ильяс Гаризов шулай ук барысын да Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын лаеклы каршыларга һәм сентябрь аенда узачак ТР Президентын һәм җирле депутатларны сайлауларны тиешле дәрәҗәдә уздырырга чакырды.
Аның докладын Шахмай мәктәбе директоры урынбасары Раилә Гарифуллина, полициянең участок уполномоченные Данис Рамазанов һәм «Агро-Основа» ҖЧҖ генераль директоры Илдар Гарифуллиннар тулыландырды. Аерым алганда, ул кыскача гына ҖЧҖ буенча ел нәтиҗәләре белән таныштырды (яхшы уңыш алынган, 24 млн.сумлык яңа техника, 14 млн. сумлык нәселле таналар сатып алынган, 30 млн. сумлык куәтле ашлык киптергеч төзелгән һ. б.) һәм арендага алынган пай җирләре өчен исәп-хисап вакытында булачак, дип билгеләп үтте.


Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык чыгышларга йомгак ясады. Ул районның 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде, авыл халкын авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә грантлар алу программаларында активрак катнашырга чакырды һәм халыкның сорауларына җавап бирде (су белән тәэмин итүдәге өзеклекләр, төлкеләрне нейтральләштерү һәм сукбай этләрне тоту, авыл урамнарында тизлекне җайга салу һ.б.).
Аннары бүләкләү тантанасы булды. Район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән Фәргать Галимов (рәсемдә), Илһам Миңнебаев һәм Рәшит Гыйләҗетдиновлар бүләкләнделәр, Миләүшә Мифтахетдинова һәм Ләлә Усмановага җирлек башлыгының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Иң яхшы сөт тапшыручылар да бүләксез калмады. Сөт җыючы Ләйсән Газизова Элдар Енгулатовка, Рөстәм Мифтахетдиновка, Рушания Гатина һәм Раиф Хөснетдиновка үз бүләкләрен бирде.

Азат МУСИН. Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев