Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Шахмай авылы музеенда «Туган телем - иркә гөлем» дигән шигырь сөйләү конкурсы булып узган

    Чара Халыкара туган тел көненә багышланган.

    21 февраль 2000 елдан бирле ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне итеп билгеләнгән. Бу бәйрәм алдыннан Шахмайның авыл тарихы музеенда «Туган телем - иркә  гөлем» дигән шигырь сөйләү конкурсы булып узган. Анда 12 бала катнашкан. Балалар туган телне данлап, аның турында шигырьләр сөйләгәннәр. Әлбәттә, мондый бәйрәмне Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыреннән башка күз алдына китереп булмый. Конкурста катнашучылар  татар халкының гимнына әверелгән бу җырны бергәләп башкарганнар.

    «Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул - Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да.

    Телне безгә газиз әнкәебез бүләк итә. Иң беренче бишек җырын һәммәбез  туган телдә ишетә, әниебез туган телдә безне иркәли һәм юата. Шуңа күрә «Иң татлы тел - Туган тел, анам сөйләп торган тел» дигән хикмәтле сүзләр теләсә кайсы милләт халкы өчен дә якын», - дип әйткән балаларга музей мөдире Гөлнар Сабирова.

    Ул аларга татар теленең җырдай моңлы һәм асыл булуы турында искәртеп үткән һәм телне киләсе буынга тапшыру кирәклеге турында онытмаска киңәш биргән. Аннан соң  Гөлнар Камиловна балаларга уңышлар теләгән, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырган.

      

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: