Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шахмай авылында балалар «Юл фәне әлифбасы»н өйрәнгәннәр

23 ноябрьдә «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән «Юл фәне әлифбасы» дигән темага әңгәмә үткәргәннәр.

ООН Генераль Ассамблеясе тәкъдиме белән 2005 елдан башлап ноябрьнең өченче якшәмбесе бөтен дөньяда «Юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне» буларак билгеләп үтелә.

«Быел бу дата 21 ноябрьгә туры килә. Юл-транспорт фаҗигаләренең төп сәбәпләре - йөрү тизлеген арттыру, исерек килеш руль артына утыру, каршы як полосага чыгу, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү. Әлеге әңгәмәнең төп максаты - укучыларга юл кагыйдәләрен белү һәм аларны үтәү кирәклеге турында аңлату иде»,-дип яза редакциягә музей мөдире Гөлнар Сабирова.

Әңгәмә барышында укучылар рәсемнәргә карап, төрле сорауларга җавап биргәннәр, «ярый» һәм «ярамый» сүзләрен кулланып, юл йөрү кагыйдәләре белән бәйле җөмләләрне тәмамлаганнар, ял иткән арада транспорт төрләренә карата табышмакларга җаваплар тапканнар. Чара эчтәлекле  һәм файдалы булган.

Әти белән әниеңне

Кайгылардан сакла син!

«Юл фәне әлифбасы»ның

Һәр билгесен ятла син!

Юл йөрү кагыйдәләрен

Онытма син кич-иртә.

Әти-әниең синең

Сау кайтуыңны көтә.

Һәләкәтләр булмасын дип,

Телидер һәрбер йөрәк.

Шуңа күрә дә йөргәндә

Бик сак булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X