Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шахмай авылында Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге музейда «Балалар иҗаты көне» дип исемләнгән чара булып узган

17 гыйнварда Шахмай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары искиткеч бәйрәм – «Иҗат һәм илһам көне» кунаклары булганнар.

Бу ике төшенчә бер-берсе белән үрелеп бара һәм үзара бәйләнештә тора. Тормышлары һәм эшләре сәнгать өлкәсе белән бәйле булган һәр кеше, тәүлек буе эш өстәле артында утырса да, илһам килмәсә - берни дә барып чыкмаячагын яхшы белә. Менә шуның өчен «Илһам һәм иҗат көне»н берьюлы бәйрәм итәргә карар кылганнар.

Музей мөдире Г.И. Баһаветдинова балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләгән,  ә аннан соң балалар иҗат эшенә керешкәннәр: 1-2 сыйныф укучылары ватманда үз картиналарын ясаганнар, ә 3-4 сыйныфлар – дизайнерлар булган. Алар кәгазьдән үзләренең дизайнер киемнәрен: кемдер итәк, кемдер баш киеме, кемдер башмак ясаган. Әлеге иҗади эшне балалар илһамланып, бик теләп, тырышып башкарганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X