Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Шахмай музеенда "Әниләрнең кулларын данлыйбыз" дигән чара узган

    Кул эшләре белән шөгыльләнүче әниләр музейда мастер-класслар күрсәткән

    Бу дөньяда тиңе булмаган, беркемне дә битараф калдырмый торган һәм барыбыз өчен дә кадерле бәйрәм бар. Ул әниләр көне – иң күркәм һәм иң матур бәйрәм. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә. Аларның иңнәренә зур йөк - гаилә мәшәкатьләре дә, һөнәри эшчәнлек тә, балалар тәрбияләү дә төшә. Балалар гына түгел, ә бөтен җәмгыять аналар канаты астында.

    Әлеге бәйрәм алдыннан М.Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музеенда кул эшләре белән шөгыльләнүче әниләр белән очрашу булып узган.

    Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып санала. Европа илләрендә дә табигый материалдан ясалган көндәлек куллану әйберләре, кием-салым бик кыйммәт тора. Соңгы вакытларда безнең төбәктә дә кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр күбәеп китте. Арада яшьләр дә, олылар да байтак.

    Талантка чикләр юк. Элек-электән һәр милләт кул эшләренә оста, киң кырлы иҗат кешеләре белән горурлана. Ә эш тәҗрибәсе белән үзара уртаклашу кешеләрне якынайту, дуслаштыру, татулыкка өндәүнең мөһим бер чарасы булып тора. Кичәдә катнашучы әниләр крючок, инәләр белән бәйләү, корамалар белән эшләү турында сөйләгәннәр, мастер-класслар күрсәткәннәр. Шулай ук аларның кул эшләнмәләреннән күргәзмә дә оештырылган. Очрашу бик эчтәлекле узган. Музей мөдире Сабирова Гөлнар Камил кызы әниләрне бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: