Үткән атнада ЭЭБ нең кизү тору бүлегендә 29 хәбәр теркәлгән, 5 җинаять эше кузгатылган.
Документлар урлау
9 гыйнвардан 10ына каршы төндә билгесез шәхес Волчья Бистәсендә ВАЗ-2106 автомобиле салоныннан гр. Н.ның документларын (паспорт, йөртү таныклыгы, ПТС) урлаган.
Газаплау
2 гыйнвардан 7-сенә чаклы арада Екатерина Бистәсе кешесе гр. Е. исерек килеш Профсоюзлар урамындагы бер йортта үзе белән яшәгән хатынны - гр-ка Н.ны әллә ничә мәртәбә кыйнаган.
Гр-ка Н. гариза язып полициягә мөрәҗәгать иткән, җинаять эше кузгатылган.
Сәламәтлеккә зыян салу
6 гыйнварда төнлә Горшковода яшәүче гр. К. Күл аръягы урамындагы йортларның берсендә бергә эчеп утырганнан соң гр. И.ны кайнар шулпа белән "коендырган". Соңгысы исә гәүдәсенең 20%ында термик пешү алган.
Талау
20 гыйнварда кичке сәгать 3ләр тирәсендә Яңа Чишмәдә яшәүче исерек хәлдәге гр. Ф. "Пятерочка" кибетендә 2182 сумлык товар урларга маташкан, тик аны кибет хезмәткәрләре эләктергән.
Руль артында исерек
ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә автотранспорт белән идарә итүнең 1 очрагын ачыклаганнар. Бу район үзәге кешесе гр. Б. Нәтиҗәсе аяныч: 30мең сум штраф һәм ел ярымга йөртү хокукыннан мәхрүм ителү.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев