Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәүкәт Сабиров: “Кеше үз тормышын үзе бизи“

23 ноябрьдә эшлекле, киң күңелле, бик игелекле зат - Шәүкәт Сабировка 50 яшь тулды. Шәүкәтнең балачагы һәм мәктәп еллары Аксубай районының Яңа Ибрай авылында уза, ул чагында әле ул кешенең мөмкинлекләре зур булу турында уйлап та карамый, бары әтисе кебек шофер булырга гына хыяллана. Аңа әтисенең машинаны иярләве, озаграк йөрсен...

23 ноябрьдә эшлекле, киң күңелле, бик игелекле зат - Шәүкәт Сабировка 50 яшь тулды. Шәүкәтнең балачагы һәм мәктәп еллары Аксубай районының Яңа Ибрай авылында уза, ул чагында әле ул кешенең мөмкинлекләре зур булу турында уйлап та карамый, бары әтисе кебек шофер булырга гына хыяллана.
Аңа әтисенең машинаны иярләве, озаграк йөрсен өчен аны төзәтүләре ошый. Үзе әтисенең машинасына утырып күп йөри алмаса да, ремонтлаганда, юганда гел булышып йөри: әтисенә инструментлар биреп тора, пыялаларын, ишекләрен сөртә, әрҗәсен чистарта.
Мәктәп тәмамлагач, ул авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетына укырга керә, тик беренче курста укыганда ук Шәүкәтне армиягә чакыралар. Ул Мурманскида авиагаскәрләрдә хезмәт итә, техниканы күреп белүе һәм бер ел укып калуы ярап куя, ул самолетлар механигы булып хезмәт итә. 2 елдан соң Шәүкәт институтта укуын дәвам итә, сөйгән кызына өйләнә, диплом алып, юллама белән Яңа Чишмә районына кайта, аңа "Маяк" колхозында механик вазыйфасын тәкъдим итәләр.
-Бу 1990 ел иде. Колхоз рәисе бер миңа, бер дипломга карады да: "Беләсеңме, егеткәем, сиңа җитдирәк эш кирәк" дип, мине МСО оешмасына җибәрде. Мине анда механик итеп кабул иттеләр, 20 көннән соң шушы оешма базасында икенче Чистай ПМК участогы оешты һәм мине начальник итеп билгеләделәр. Минем җитәкчем Михаил Майоров иде, нәкъ менә ул, 13 ел бергә эшләгәннән соң, миңа шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә тәкъдим ясады.
2003 елда мин ШЭ булдым, тик шул ук юнәлештә (сантехника, канализация, җылылык системасы) эшләдем. Эш күләме дә, предприятиедә эшчеләр саны да арта торды. 2006 елда инде без "Монтажчы" ҖЧҖ дип атала башладык һәм 2013 елга чаклы шул исем астында эшләдек.
-Хәзер сезнең оешма төзүчеләр оешмасы, ничек итеп үзгәрәсе иттегез?
-Районда масштаблы төзелеш һәм социаль-мәдәни объектларны ремонтлау эшләре башланып киткәндә безнең оешмада төрле техника, төзүче - белгечләр бар иде, шуңа да безгә учреждениеләргә капиталь ремонт эшләре белән шөгыльләнергә тәкъдим иттеләр. Төзелеш эшләрен башкару өчен тиешле документлар кирәк, шулай итеп яңа профессия үзләштерергә туры килде.
Күп биналарга капиталь ремонт ясаганнан соң төзүчеләребезгә дәгъва белдерүчеләр булмады, ә үзвакытында һәм сыйфатлы итеп башкарган өчен рәхмәт сүзләре генә ишеттек. Шуңа да быел безгә зур объект - Черемухово Бистәсендә мәктәп төзү эшен ышанып тапшырдылар. Бу безнең беренче зур хезмәтебез һәм без аның белән горурланабыз.
-Яңа мәктәпне төзегәндә безгә бик еш кына оешма җитәкчесе белән кайбер сорауларны хәл итәргә туры килде. Шуны әйтәсем килә, без Шәүкәт белән үзара аңлашып эшләдек. Ул бик әдәпле һәм ярдәмчел кеше, аның белән эшләве җиңел, - ди аның турында Черемухово мәктәбе директоры Валентина Курбатова.
Яңа Чишмә "Ландыш" балалар бакчасы мөдире Наталья Ведякина Шәүкәт Сабиров турында менә ниләр сөйләде:
-Ул - сүзендә тора торган кеше: вәгъдә биргән икән, үти. Инде ничә ел рәттән Шәүкәт Сабиров бригадасы безнең балалар бакчасын ремонтлау эшендә һәм төзекләндерүдә катнаша. Аның тырышлыгы, җитәкче буларак осталыгы аркасында балалар өчен тормыш шартлары яхшыра бара. Шәүкәт һәм Рушаниянең биш яшьлек уллары Рәсүл безнең бакчага йөри, "хәйриячелек" сүзе алар өчен чит түгел, үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә, һәрвакыт киңәшләре, эшләре белән ярдәм итәләр. Бакча тормышы белән даими кызыксынып торалар, быел төркемгә уенчыклар сатып алдылар. Ә Яңа елга безнең бакча балалары өчен Шәүкәт сюрприз әзерли.
Шәүкәт Сабиров яңачишмәлеләр белән дә дустанә мөнәсәбәттә, безнең районда 25 ел яшәү дәверендә ул җитәкче буларак та, кеше буларак та ышаныч һәм хөрмәт казанды.
-Шәүкәт, сезнең тормыш иптәшегез медицина белеменә ия, ә ике улыгыз нинди һөнәр сайлады?
-Рәдис мин укыган шул ук институтның шул ук факультетын тәмамлады, Казанда үз белгечлеге буенча эшли, күптән түгел өйләнде. Рәмис тә читтән торып шунда ук белем эсти, белгечлеге буенча эшли. Мин улларым белән горурланам.
-Буш вакытларда сез ни белән шөгыльләнәсез?
-Буш вакытым минем кичләрен генә, гаиләм белән бергәләп телевизор карыйбыз. Сирәк кенә булса да, Казанга хоккей уены карарга баргалыйбыз. Диңгездә ялда бик сирәк булабыз.
-Сезгә бонус сыйфатында тулы бер ай ял тәкъдим итсәләр, сез ни белән шөгыльләнер идегез?
-Бер ай күп инде ул, җәнлек аулау өчен түгел, ә менә кызык өчен генә булса да бер атнага ауга чыгар идем. Фотоау булса, тагы да яхшырак: мин җәнлекләр атарга яратмыйм.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев