Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Штрафлар артты

    2014 елның 3 гыйнварыннан составында этил спирты, алкогольле һәм составында спирт булган продукцияне җитештерү һәм алар әйләнеше өлкәсендә тәртип бозган өчен административ җаваплылык арткан. "Яңа Чишмә" полиция бүлекчәсендә административ законнарны үтәү буенча өлкән инспектор, полициянең өлкән лейтенанты Айрат Рәхимов безгә маддәләрдә административ штрафларның артуын күздә тоткан Федераль закон (21.12.2013, №365...

    - Мисал өчен, балигъ булмаганнарны алкогольле һәм составында спирт булган эчемлекләр яки башны томаландыручы матдәләр куллануга тарткан өчен административ штраф быелгысы елның 3 гыйнварына чаклы 100 дән алып 1000 сумга чаклы тәшкил итте, 3 нче гыйнвардан соң ул - 1500 сумнан 3000 сумга чаклы.
    Балигъ булмаганнарның әти-әниләре яки башка законлы вәкилләре, шулай ук балигъ булмаганнарны укыту һәм тәрбияләү бурычы йөкләнгән башка шәхесләр тарафыннан кылынган шундый ук гамәлләр өчен административ штраф 4000 сумнан алып 5000 сумга чаклы тәшкил итә.
    Җәмәгать урыннарында алкогольле эчемлекләр кулланган (эчү) өчен 500 дән 1500 сумга чаклы административ штраф каралган.
    Урамнарда һәм башка җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән, кешенең абруен (дәрәҗәсен) төшергән, җәмгыятьтә әхлак һәм әдәп төшенчәләренә мыскыллы карашта булган өчен 500 сумнан алып 1500 сумга чаклы административ штраф каралган яки 15 тәүлеккә чаклы административ арест салына. Ә менә балигъ булмаганнар исерек хәлдә булса, алар тарафыннан алкогольле һәм составында спирт булган эчемлекләр кулланылса (эчсә) яки алар наркотик яки психотроп матдәләр куллансалар - балигъ булмаганнарның әти- әниләренә яки башка законлы вәкилләренә 1500 сумнан алып 2000 сумга чаклы административ штраф каралган. Этил спирты, шул исәптән фармокопея маддәләре буенча этил спирты, составында спирт булган продукция (аптекаларда сатыла торган продукция искәрмә булып тора) яки спиртлы, хуш исле биологик актив өстәмә тәмләткечләр яки шәраб материалларын ваклап сату кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар артты.
    Ваклап сатудан тыш, этил спирты, алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр сату әйләнеше, җитештерү һәм сатуның легальлеген дәлилләүче документлар булмаганда, билгеле бер федераль закон белән административ штрафка тарта: вазыйфаи затларга - 10000-15000 сум күләмендә (шушы продукция конфискацияләнә), юридик затларга 200000-300000 сум штраф салына (продукция конфискацияләнә). Алкогольле һәм составында спирт булган продукцияне ваклап сату кагыйдәләренең башкаларын бозган өчен дә административ штраф каралган: вазыйфаи затларга - 5000-10000 сум (продукция конфискацияләнә), юридик затларга - 50000-100000 сум (продукция конфискацияләнә) күләмендә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: