Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шундый хезмәт хакы белән пенсия дә аз

Хезмәткә яраклы яшьтә гражданин эшли һәм картлыгына пенсия туплый. Аның бөтен хезмәт биографиясе - эшләгән чоры, хезмәт стажы һәм хезмәт хакы индивидуаль лицевой счетында чагылыш таба. Бу мәгълүматны Пенсия фондына эш бирүче квартал саен биреп тора, үз хезмәткәрләре өчен даими түләүләр башкара, ә Пенсия фонды иминият очрагы җиткәч, законда каралган...

Хезмәткә яраклы яшьтә гражданин эшли һәм картлыгына пенсия туплый. Аның бөтен хезмәт биографиясе - эшләгән чоры, хезмәт стажы һәм хезмәт хакы индивидуаль лицевой счетында чагылыш таба.
Бу мәгълүматны Пенсия фондына эш бирүче квартал саен биреп тора, үз хезмәткәрләре өчен даими түләүләр башкара, ә Пенсия фонды иминият очрагы җиткәч, законда каралган түләүне башкара: кешенең пенсия яше җиткәч РПФ аңа пенсия исәпли. Кызганычка каршы, барлык ИЭ һәм КФХ-лар үз хезмәткәрләренең пенсиясе турында кайгыртмыйлар. Әйтик, 2015 елның февраль аенда гражданка Ф. пенсия билгеләтү өчен РПФ-на мөрәҗәгать итте, ул 2003-2012 елларда "А" КФХ-да эшләгән, шул чорда эшләгәнгә күчерелгән иминият взнослары исә түбәндәгечә:
Таблицадан күренгәнчә, фермер РПФ-ын алдаган булып чыга, бигрәк тә 2003-2010 елларда, беркем дә аена 600-1600 сумга эшләмәячәк. 2012 ел өчен бирелгән мәгълүмат әле дөреслеккә якын килә. Пенсия исәпләгәндә пенсия күләме 5673 сум 32 тиен тәшкил итте, ул пенсионерның яшәү минимумыннан (6310 сум) да 636 сум 68 тиенгә азрак. Пенсия әйбәт булсын өчен зур хезмәт стажы һәм югары хезмәт хакы булу шарт.
Ольга ПОПКОВА,
РПФ-ның Яңа Чишмә бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев