Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • «Сәламәт булырга өйрәтәм»

    Кешеләр үләннәрдән ераклашты, чөнки күп вакытлары телефонга китә башлады, вакытны бушка уздыру күренеше еш очрый. Кеше хәзер хәрәкәтләнергә яратмый, бер урында утыруны хуп күрә.

    Казан табибәсе Энҗе Кадыйрова – интегратив медицина буенча белгеч. Инстаграм челтәрендә үз сәхифәсен татар телендә дә алып баручы сирәк табибләрнең берсе. Энҗе, кайберәүләр кебек, декрет ялында утырганда, һөнәри яктан төшеп калмаган гына түгел, киресенчә, үскән, бик күп өстәмә белем алган һәм шул белемнәрен заманча ысуллар белән калыплап, кызыктыргыч итеп, язылучыларына җиткерә дә белгән шәхес. Аның эксперт сәхифәсен бүген 50 меңгә якын кеше карап бара. Энҗе үз блогында сәламәтлек һәм озын гомер серләре, медицина хакында гади тел белән яза, табигый чыганаклар белән дәваланырга өйрәтә, марафоннар, семинарлар уздыра. Аның сәхифәсен күзәтеп барып, спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга, җан һәм тән саулыгыңны сакларга рухланасың. Энҗе – җиде яшеннән намазга баскан, балачагында ачыкланган катлаулы авыруларны җиңеп чыга алган көчле шәхес.

    – Энҗе, ни өчен табиб һөнәрен сайладың?

    – Мин кечкенә чакта бик еш авырый идем. 7 яшьлек чагымда баш авыртулары башланды, эпилепсия диагнозы куйдылар, аңа ашказаны-эчәклек авырулары өстәлде. Табибләрдән кайтып кермәдем. Алар һәр барган саен дару яза, ә мин аларны эчә идем. Нихәтле антибиотик эчелде... Ләкин мин терелмәдем. Бер-ике ай узгач, яңадан шул табибкә бара идек. Миңа дәү әти дәвасының гына шифасы тия иде. Ул акупунктура буенча белгеч, бу өлкәдә үзлегеннән белем туплаган халык табибе иде. Ул миңа да эчке әгъзаларның кайсы кая урнашканын, үзара ничек тоташканын, кайдан нинди нерв узганын аңлатып бара, бу минем өчен бик кызык иде. Шул еш авыруым, табибләргә еш йөрүем, дәваларының нәтиҗәсе булмау, дәү әтиемнән алган мәгълүматлар тәэсирендә табиблеккә барырга карар кылдым. Аннары миңа биология, химия дәресләрендә кеше төзелешен өйрәнү бик ошый иде. Анатомияне бик яраттым. Медуниверситетка төпле карар белән, табиб буласымны белеп бардым. Укырга керүе җиңел булмады. Мин Кукмара районы Зур Кукмара авылыннан, авыл баласы. Имтиханнар бик катлаулы узды. Мин педиатрия бүлеген сайладым. Барлык формулаларны яттан белергә кирәк иде кергәндә үк, 11 сыйныф буе биология, химиядән өстәмә репетиторларга йөрдем. Бик яратып укыдым. Хәзер дә уку йорты яныннан узып киткәндә, күземә яшьләр килә. Укудан әле дә туктый алганым юк, ул минем яшәү халәтем, дияргә була.

    – Диплом алгач, кая юл тоттың?

    – Бар кеше шикелле үк, интернатурадан соң мин дә хастаханәгә эшкә урнаштым. Бәхетемәдер инде, мин поликлиникага түгел, инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә эләктем. Мин бу үзәктә эшләвемә бик рәхмәтле булдым. Анда эш темпы бүтән. Гади поликлиникада кабул итү тиз-тиз барса, монда һәрбер инвалид балага бер сәгать бүлеп бирелә. Ашыкмыйча, озак итеп карыйсың. Синең янда икенче тәҗрибәле табиб утыра. Алар яшь табибкә ярдәм итә, булыша. Мин андагы өлкән табибләргә, коллективка бик рәхмәтле калдым. Инвалид балаларны дарулар белән дә, төрле физик тәэсир итү ысуллары белән дә дәвалый идек. Анда әти-әниләр дә бүтәнрәк иде: сабыррак, рәхмәтле... Сирәк-мирәк поликлиникада да кабул итәргә җибәрәләр иде, анда ыгы-зыгы, акырыш, чират... Бер авыруны 3-5 минут эчендә карап чыгарырга кирәк. Анда мин яңа туган балаларны невролог буларак тикшердем. Аннары шул 7 нче хастаханәнең тернәкләндерү үзәгеннән декрет ялына киттем.

    – Авыруларны туклану режимы аша дәвалауга ничек кереп киттең?

    – Беренче балам белән йөккә узгач, бик үзгәрдем. Һәр бала үсеш алып килә, диләр бит. Төп­лерәк медицина белән кызыксына башладым, акушер-гинеколог курсларында укып чыктым. Үзең өстәмә укып та, яңа белемнәр алып була, дигән нәтиҗәгә килдем. Күп укыдым, яңа белемнәрне кулланып, нәтиҗәләрен дә күрә башладым. Йөкле вакытта ук фитнес буенча онлайн-курс­лар уздыра башладым. Баланы тапкач, Сафиягә өч ай иде бугай, Инстаграмда бер табиб белән таныштым, ул укыткан университетның юнәлеше миңа бик кызык тоелды да, шунда укырга кердем. Мондагы фикерләр бик ошады, менә бит ул мин эзләгән хәзинә дип куанып, бу белемнәргә кереп чумдым. Аннары коллегалар оештырган күптөрле курсларны үттем.

    – Файдалы, дөрес ризык нинди була, аны каян гына табып бетерергә соң? Кибет тулы ризык, тик зарарсызы сирәк...

    – Мин авылда үстем, шуңа күрә чын ризыкның тәмен беләм. Әби янында яшәдем, ул үзе ипи сала иде. Яңа пешкән ипи, бал белән чәй эчә идек. Гел аш ашап үстек. Икенче ризыклар сирәк пешерелә иде. Шәһәргә килгәч, монда авылдагы кебек тәмле ризык юк икәнен аңладым. Кафе-ашханәләрдә ашап йөри торгач, студент вакытта ашказаным бозылды. Болар барысы да тормышта кешенең сәламәтлеге өчен нәрсә ашавының никадәр мөһим булуын аңларга ярдәм итте. Хәзер дә чиста, файдалы ризыкны авыллардан карарга кирәк. Максат итеп куйсаң, яхшы ризыкны табарга була.

    – Туклануны җайга салгач, сәламәтлегең яхшырдымы?

    – Әйе, гастрит-язвалар бетте, үт куыгымда полип, ком бар иде, алар юкка чыкты, күкәйлектәге кисталар да үзеннән-үзе бетте, мин аларның барысын да туклану аша дәваладым. Акне белән җәфалана идем, ул да онытылды. Соңгы вакытта тормышыма спорт нык үтеп керде, көн саен даими рәвештә берничә тапкыр шөгыльләнәм. Минераллар, махсус майлар белән дә дәваландым. Пиелонефрит, калкансыман биздәге кистадан да котылдым.

    – Адәм баласы ни өчен чирли?

    – Өлкән кешене алсак, беренчедән, приоритетларны дөрес куймаудан чирли. Тормышта һәрнәрсәдә баланс сакларга кирәк. Әйтик, мин укуны беренче урынга куеп, сәламәтлегемне оныткан идем. Шуның нәтиҗәсендә сау­лыгым нык какшады. Кайчагында кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләр өстенлекле итеп куела. Кеше өчен яшәү, балаң өчен яшәү... Эшне артык әһәмиятле санау, ир яки хатынга артык бәйле булу... Кеше шулай үз сәламәтлеген оныта башлый. Балансны саклау өчен, мин махсус көндәлек алып барам, анда һәр көн язып барам: бүген рухи үсешем өчен, сәламәтлек өчен, дини белемне арттыру өчен нәрсә эшләдем? Профессионал булыр өчен нәрсә эшләдем? Балаларым өчен нәрсә эшләдем? Ирем белән яхшы мөгамәлә өчен нәрсә эшләдем? Көн дәвамында һәрбер юнәлешкә аз булса да өлеш чыгарылырга, вакыт табылырга тиеш.

    Балалар ни өчен чирлиме? Чөнки туклануның сыйфаты нәселдән нәселгә начарлана бара. Олылар бик начар ризык ашый, токсиннар күп керә. Стресслар өстәлә. Шул ике сәбәп аркасында балалар чирли. Өченче төп сәбәп – начар экология, әлбәттә.

    – Һәр чирнең үз дәвасы булыр, дигән. Еш кына аяк астында үсеп утырган дару үләннәрен күрмибез дә...

    – Әйе. Мин табиб-фитотерапевт та. Үсемлекләр кешегә генетик яктан туры килә, алар яхшы үзләштерелә. Ләкин кешенең иммун системасы начар эшләсә, аутоиммун процесслар барса, үсемлекләр белән бик сак булырга кирәк, чөнки алар организмга агрессив тәэсир итәргә мөмкин. Кешеләр үләннәрдән ераклашты, чөнки күп вакытлары телефонга китә башлады, вакытны бушка уздыру күренеше еш очрый. Кеше хәзер хәрәкәтләнергә яратмый, бер урында утыруны хуп күрә. Хәтта шимбә-якшәмбе көнне булса да, урманга баручылар юк диярлек. Үләннең кайда үскәнен дә күрми ул кеше. Фитотерапия буенча һәр кеше бер генә китап алып укып чыкса да, шуның белән дә күп чирләрен дәвалый алыр иде. Үсемлекләр белән дәваланганда, туклану режимын да сакларга, спортка да вакыт бүләргә кирәк. Фитотерапиянең ярдәме тисен өчен, организмны чистарту шарт.

    – Инстаграм сәхифәңне бик кызыклы, тәмле итеп алып барасың.

    – Һәр көн язылучыларыма нинди файдалы нәрсә бирергә икәнен алдан планлаштырам. Һәр сторизны куйганда үземә сорау бирәм: мин моны мактаныр өчен куймыйммы, кешеләргә файдалы белем җиткерәмме? Дин күзлегеннән караганда, социаль челтәрләрдә бик сак булырга кирәк. Нәфесеңне иярләп тору тиеш, аерым чикләрне узмау зарур. Үз-үзеңә соклану белән мавыгып китүдән сак булырга кирәк. Инстаграм мине кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләр корыр­га өйрәтте. Сторизларда мин кешеләрне илһамландырырга тырышам, дини яктан беркадәр белем бирергә омтылам һәм үз тормышымны, үз нәтиҗәләремне күрсәтеп, сәламәт яшәү рәвешенә үрнәк тудырасым килә. Мин хәрәкәт яратам, ләкин табигатьтән бик көчле түгелмен. Шуңа күрә мин спортны фәнни күзлектән өйрәнә башладым. Спортның төрләре күп, үзеңә туры килгән төрен табып була. Моны ачык­лар өчен шөгыльләнеп карарга кирәк. Мин үземне 7-8 спорт төрендә сынап карадым. Хәзерге көндә ныклап торып йөзү белән шөгыльләнәм. Йөзү хәзер минем өчен бер ихтыяҗ кебек.

    – Челтәрле бизнес вәкилләре үз продукцияләрен сәламәтлек өчен файдалы дип үтереп мактыйлар. Аларга карашың ничек?

    – Башта һәр продуктның сос­тавын, куркынычсызлык сертификатларын карарга, нинди шартларда эшләнгәненә игътибар итәргә кирәк... Яхшы заводта, дөрес температура режимында эшләнсә, белемле табибләр тарафыннан тикшерелсә, яхшы продукт булып чыга. Ләкин челтәрле бизнес компанияләрендә гадәттә бик күп матдәләр кушылган препаратлар сатыла. Андыйлар организм өчен бик файдалы түгел, монопрепаратлар яхшырак. Әйтик, шул В төркеменә кергән барлык витаминнарны комплекс­та эчсәң, ул артык файда бирми, ә менә һәрберсен аерым эчсәң, әйтик, В2 – төнгә, В1 – көндез эчсәң, тәэсире бөтенләй башка булачак. Күп компонентлы препаратлар белән мавыкмаска киңәш итәр идем. Шулай да кайбер компанияләрдә составы яхшы азык өстәмәләре дә бар. Ләкин сәламәтлеккә кагылышлы товарлар сатучы кеше үз өлкәсендә эксперт булырга, табибләрдән консультация алып, белем туп­ларга тиеш, дип саныйм. Берәүгә килешкән препарат башка берәүгә зыян салырга да мөмкин бит.

    Әңгәмәдәш – Эльмира СИРАҖИ

    Чыганак

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: