Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәламәтлек саклау министры безнең районда

Чәршәмбе көнне безнең районда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин булып китте. Район башлыгы Вячеслав Козлов белән бергә ул Яңа Чишмә РҮХ коллективының гомуми җыелышында катнашты, җыелышта исә хастаханәнең яңа баш табибы тәкъдим ителде.

Гадел Вафин 21 ел дәвамында РҮХен җитәкләгән баш табиб Ришат Билаловка рәхмәт сүзләрен ирештерде. " 90нчы елларда үтә дә авырга туры килде, шулай да сез больницаны модернизацияләргә, аны яңа җиһазлар белән тулыландырырга, коллективны саклап калырга үзегездә көч таптыгыз", - дип ассызыклады ул һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Аннан соң министр РҮХ-нә баш табиб билгеләү турындагы фәрманын укыды, ул соңгы 10 елда РҮХ-дә баш табиб урынбасары булып эшләгән Рәфис Вафинның баш табиб буларак билгеләнүен әйтеп, аңа һәм коллективка уңышлар теләде, министрлык тарафыннан һәрьяклап ярдәм күрсәтеләсен вәгъдә итте.
Район башлыгы Вячеслав Козлов үз чыгышында шушы еллар дәвамында куйган хезмәтләре өчен Ришат Билаловка рәхмәт белдерде, больницаның җиһазлануында, транспорт, кадрлар белән тәэмин ителүендә аның зур хезмәте ята, дип билгеләп үтте. "Ул районнан беркая да китми, шул ук сәламәтлек саклау өлкәсендә калып хезмәт итәчәк", - дип тә өстәде. Яңа баш табиб Рәфис Вафинга район һәм министрлык җитәкчеләре куйган мәсьәләләрне коллектив белән бергәләп хәл итәсе дигән теләкләр белдерелде.
- Күрсәткән ышанычыгыз өчен рәхмәт, бу зур җаваплылык, без коллектив белән бергәләп ышанычыгызны акларга һәм үзебезгә йөкләнгән бурычларны намус белән үтәргә тырышачакбыз, - диде җавап сүзендә Рәфис Вафин.
Ришат Билалов үзенең чыгышында җылы сүзләре, хастаханәне җиһазлар белән тулыландыруда, капиталь ремонтлауда, грантлар бүлеп бирүдә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен Вячеслав Козловка һәм Гадел Вафинга рәхмәт белдерде, эшеннән үз теләге белән китүен билгеләп үтте. Ул район халкына күрсәтелә торган медицина ярдәменең сыйфатын арттырырга омтылучы хастаханә коллективының хезмәтләрен аерым ассызыклады һәм Рәфис Вафинга уңышлар теләде.
Профком рәисе Любовь Маланчева РҮХ коллективы исеменнән намуслы эше, әдәпле һәм кешелекле булганы өчен рәхмәт белдерде.
Министр Гадел Вафин РҮХ коллективы алдында сәламәтлек саклау өлкәсенең алга таба үсеш юллары, республика клиникалары һәм медицина үзәкләре белән элемтәләрне ныгыту, ягъни барлык медикларга бер команда булып эшләү кирәклеге турында сөйләде.
Медикларның принцибы шундый булырга тиеш: "Пациентның ихтыяҗы - беренче чиратта" - аларга ихтирамлы мөгамәләдә булырга кирәк. "Яңа Чишмә районында үлүчеләр саны күп, аеруча эшкә яраклы халык арасында, шуңа күрә кешеләр гомерен саклап калу өчен зур көч куярга кирәк. Халыкны диспансерлаштыру конкрет һәм нәтиҗәле булырга тиеш. Күрсәтелә торган медицина хезмәтенең сыйфатын яхшыртырга, үзеңнең квалификацияңне арттырырга кирәк, ә Яңа Чишмә медикларының потенциалы бар" , - дип ассызыклады министр.
Җыелыштан соң Вячеслав Козлов һәм Гадел Вафин поликлиниканы һәм хастаханәне карап әйләнделәр, хирургия бүлегендәге пациентлар белән аралаштылар, дәвалау процесслары белән кызыксындылар.
Министр РҮХ-нең хирургия бүлеген ремонтлауда финанс ярдәме күрсәтергә вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев