Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәламәтлек, яшьлек һәм спорт бәйрәме

Шимбә көнне районның чаңгы юлы трассасында район үзәгендә һәм авыл җирлегендә яшәүче 2000нән артык кеше чаңгы ярышында катнашты.

Көн суык булуга да карамастан, район үзәгендәге яңа мәдәният һәм ял паркына җыелган халыкның, чаңгы спортын яратучыларның кәефләре яхшы иде. Алар арасында мәктәп укучылары, үзләренең җитәкчеләре белән берлектә предприятие һәм оешма хезмәткәрләре дә бар иде. Стартка чыгарга теләүчеләргә парк павильонында чаңгылар һәм таяклар бирделәр, аларны алучылар байтак булды. Шул урыннан ерак та түгел " Жемчужина" бассейны хезмәткәрләре АҖ башкарма комитеты белән берлектә, ярышларда катнашучылар һәм җанатарлар бераз җылынсыннар - көч тупласыннар өчен, җыелучыларны коймак, печенье, варенье һәм кайнар чәй белән сыйладылар.
Старт алдыннан район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева һәммәсен дә сәламләделәр, барысына да уңышлар - спортта җиңүләр генә теләделәр, әйтергә кирәк, чаңгычыларның кайберләре Кышкы фестиваль кысаларында ГТО нормативларын тапшырдылар. Ярышларның баш хөкемдары ярыш программасын игълан иткәч, барысы да бердәм булып мәдәният һәм ял паркы артында әзерләнгән трассага кузгалдылар.
Иң беренчеләрдән булып кечкенә сыйныф укучылары, өлкән сыйныфлар һәм студентлар старт алды, аннан соң предприятие, учреждение һәм оешма хезмәткәрләре һәм VIР- йөгерүчеләр булды. Катнашучыларның һәр категориясе өчен ГТО нормаларын исәпкә алып (1000м., 2000 м., 3000 м., 4000 м., 5000 м.), тиешле дистанцияләр сайланган иде.
Чаңгы ярышында кызыклы ярыш башланды. Спортчылар дәрәҗәсе төрле иде, тик барысының да финишка беренче килү омтылышы сизелә иде. Егылулар да булды, инвентарь дә сынды, әмма болар чаңгычыларга көрәшне дәвам итәргә комачауламады.
6 яшьтән 17 яшькәчә булган җиңүчеләрнең - укучыларның исемнәрен санап китик, болар: Полина Манченко, Богдан Мөхәммәтҗанов, Адель Вәлиуллин, Ангелина Федорова, Александр Скоков, Полина Любимова, Рәкыйп Зиннуров, Иван Тропынин. Яшьләр һәм студентлар арасыннан Екатерина Абрамова, Альмир Зиннуров, Александр Сорокин.
Балалар бакчалары тәрбиячеләре ел саен спортта бик яхшы уңышка ирешәләр. "Теремок" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнур Адиева өченче ел рәттән финишка беренче булып килә. - Хәзер Казанда курсларда белем эстим, чаңгы ярышында катнашу өчен махсус бер көнгә
(Ахыры 4 биттә)
(Ахыры. Башы 2 биттә)дип кайттым, - һәм юкка да түгел! "Чишмә" балалар бакчасыннан аның хезмәттәше Наталья Коновалова да шундый ук рекорд белән мактана ала. "Алтын ачкыч" балалар бакчасыннан тәрбияче Фәүзилә Бикбова да беренче булды. Калган җиңүчеләр башка оешмалардан: Виктор Мякишев (ГТХМ), Анатолий Артемьев (пенсионер), Рәфис Вафин (РҮХ), Луиза Исхакова (район башкарма комитеты), Константин Семеняк (ТР Казначылыгы). Ярышта иң өлкән катнашучы - КМС заводы директоры Федор Бурчин, иң яшь катнашучы - Илья Сорокин. Барлык җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар почет пьедесталында тантаналы төстә медаль һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Ярышлар химаячесе "Бердәм Россия" партиясе Яңа Чишмә бүлеге, ә оештыручылары - яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек, БЯСМ, "Аҗаган" яшүсмерләр клубы.
Сәламәтлек, яшьлек һәм спорт бәйрәме әлегедәй чараларда катнашу, катнашучыларда онытылмас тәэсирләр калдырып, бердәмлек, спорт белән мавыгу һәм җиңүгә омтылыш күрсәтә, дип ышанып әйтергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев