Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сөлчәбаш поселогыннан Ломановлар гаиләсе шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә дәүләт субсидияләреннән актив файдалана

Ильяс белән Гөлнара дүрт еллап инде терлек тоталар: мөгезле эре терлек, сарыклар, үрдәкләр, казлар, күркәләр.

Хәзер 12 баш мөгезле эре терлекләре бар: 5 сыер, 2 тана, 2 үгез һәм яшь бозаулар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә субсидияләр турында җентекләп бер ел элек гыйнварда узган гражданнар җыенында белгәннәр. Проект һәм документларны аларга тиз рәсмиләштерәләр, шул ук елны алар сарай төзү өчен районнан 137 мең сум акча алалар. Нигезне үзләре салганнар, ә диварларны һәм түбәне субсидиягә эшләгәннәр. 5кә  13 метрлы ныклы корылма барлыкка килгән, ул бүрәнәдән төзелгән сарайның дәвамы булып тора. Төзелеш материалы идәнгә дә калган. Ильяс барысын да үз куллары белән төзегән, гаиләсе дә ярдәм иткән. Быел ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 400 мең сум субсидия рәсмиләштергәннәр. Акча килгән һәм ул 5 савым сыеры сатып алуга китәчәк. Чөнки мини-фермада 5 ел дәвамында кимендә 10 сыер булырга тиеш. Хәзер хуҗалар савым сыерлары эзли. - Юридик заттан сатып алсак, башка субсидия булачак, тагын 120 мең сум акчаны кайтарачаклар, - ди Гөлнара.
Эшләренең киң колач алуы аларны куркытмый.- Башкарып чыгарбыз, теләк кенә булсын. Элек әбиләр һәм бабайлар бу чаклы терлекне субсидияләрсез генә тоталар иде, ә хәзер рәхим итеп ал гына, – ди Гөлнара. Нинди генә яңа эштә дә куркыныч булуы турында алар белә. Өч ел элек алар 600 баш бройлер чебие сатып алганнар. Үстергәннәр, ярминкәләрдә товарны сатып алмаслар дип борчылганнар. Гәрчә аларны үстерү җиңел булмаса да, барысы да килеп чыккан һәм табыштан 400 мең сумга яңа Лада Гранта машинасы сатып алганнар.
Быел җәй, терлекләрнең баш санын исәпкә алып, җәйге киртә абзар төзегәннәр, «электркөтүче» сатып алганнар. Печәнне әти-әниләренең пай җирләрендә чабалар - 18 гектарга якын, ике хуҗалыкка да җитә: Ильясның әти-әнисенә дә, үзләренә дә.  Ильясның печән җыйгыч белән үз тракторы, роторлы чапкычы һәм тагылмасы бар. Печән сатуга да кала әле.
Киртә абзар алдында - люцерна участогы, ул бик яхшы үсә. Сарайда Ильяс идәнне авыштырып ясаган, хайваннар тизәге шунда җыела. Бу яшел масса үсеше өчен менә дигән катализатор, табигый ашлама икән.
- Каената безне өйрәтте. Су белән бутыйбыз да, чаба торган өлешенә шлангтан сибәбез. Аммиак яшел массаны куе, тыгыз итә, - дип аңлатты Гөлнара.


Сыер саву өчен аның бер аппараты бар. Аның бәясенең яртысын 50гә 50 муниципаль программа буенча кире кайтарганнар. Сыерлар арта икән, Гөлнара икенче аппаратка да гариза язган.
- Сүз уңаенда, барлык субсидияләргә документлар җыю авыр булдымы?
- Юк. Иң мөһиме-проект эшләү. Әйтик, мисал өчен, аны хәзер эшләсәң, көзен инде акча аласың. Болар барысы да була, бу хәл ителә, куркырга кирәкми.
Авылда яшәү һәм хуҗалык тоту аларга ошый, бигрәк тә Гөлнарага, гәрчә ул үзе шәһәрнеке булса да. Гаилә ире туган ягына Түбән Камадан 13 ел элек күчеп кайта. Беренчедән, табыш (сөтне алар тапшыралар, итне ярминкәдә саталар), икенчедән: «Иртә белән ашатасың, эчертәсең, кич белән тагын, һәм көн буе син ирекле», - дип аңлата Гөлнара. Икесенең дә төп эше бар: ул 0,5 ставкага клуб мөдире булып эшли, Ильяс авылда газчы да, кочегар да, нефтьчеләрдә электрик та. Ул һәрчак юлда һәм хуҗалыкта күп эшне хатыны һәм балалары башкара.
16 яшьлек кызы Арина Казанның татар-төрек лицеенда 9 сыйныфны тәмамлаган, билингваль мәктәпнең 10 һәм 11 сыйныфларына укырга кергән. Бишенче сыйныф укучысы Әмир дә апасы укый торган җиргә китәргә җыена. Балалары тырыш, мөстәкыйль. Әти-әниләренә булышалар, алар булмаганда, мал-туарны үзләре карыйлар. Кызы өченче ел рәттән җәйге каникулда «Әхмәтвәлиева Г.Г.» КФХның ындыр табагы эшчеләре өчен төшке аш пешерә, Әмир әтисенә сарай төзүдә, ә “электр көтүче” сатып алганчы, җәй буе көтү көткән.
Гөлнара зур хуҗалыкны да карарга риза һәм ирен грант алу өчен документлар әзерләргә үгетли, тик Ильяс әлегә икеләнә. Анда җир кирәк, техника да күбрәк кирәк булачак, ферма зур, КФХ турында уйланырга туры киләчәк. Шулай да авыл җирлеге башлыгыннан территория караштыруны сораганнар. Икесе дә әле яшь: мини-фермалары да булыр, грантка да өлгерерләр. Ильяс белән Гөлнара зур эшкә алынудан курыкмыйлар, эшләргә яраталар һәм эшне беләләр, шуңа күрә барысы да килеп чыгар кебек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев