Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сөлчәбашның тере тарихы

Су­гыш ве­те­ра­ны Ка­сыйм Шәй­дул­ла улы Шә­ри­фул­лин Җи­ңү кө­не ал­дын­нан ра­йон га­зе­та­сы бит­лә­рен­дә күп тап­кыр­лар су­гыш ел­ла­ры­на ту­ры кил­гән яшь­ле­ге ту­рын­да сөй­лә­де. Соң­гы тап­кыр хә­бәр­че­лә­ре­без Сөл­чә­баш авы­лын­да 4 ел элек бул­ган иде­ләр. 9 май ал­дын­нан без ка­бат ве­те­ран янын­да бул­дык, тик бу юлы мө­һим ва­кый­га - Ка­сыйм Шәй­дул­ла улы­на 90 яшь...

Ин­де ме­нә ике ел - ха­ты­ны ва­фат бул­ган­нан бир­ле ул Яңа Чиш­мә­дә­ге кы­зы Гө­ли­я­дә яши икән. Ул ку­нак­лар­ны ачык йөз бе­лән кар­шы ал­ды, кул би­реп кү­реш­те. 90 яшь ту­лу­га ка­ра­мас­тан, ул әле бик ма­тур, та­за-сау кү­ре­нә, бер 20 яшь­кә яшә­реп кит­кән­дәй то­ел­а. - Мин бик әй­бәт яшим, - дип ал­да­гы сүз­ләр­не ул рас­лап та куй­ды.

- Сөл­чә­баш­та әти-әни йор­ты­на күр­ше­ләр күз-ко­лак бу­ла, җәй­лә­рен ул да­ча хез­мә­тен үти, шә­һәр­дән ир ту­ган­на­рым кай­тып, бак­ча­сы­на яшел­чә утыр­та­лар. Әти ан­да ку­нак­ка гы­на кай­та. Уз­ган җәй­дә авыл­да 3-4 мәр­тә­бә бул­ды, - дип сөй­ли кы­зы Гө­лия.

Ка­сыйм Шәй­дул­ла улын яз­мыш 4 яшен­дә Сөл­чә­баш бе­лән бәй­ли. Ул әле дә хә­тер­ли, әти­се ат ар­ба­сы­на эне­се бе­лән ике­сен утыр­тып шу­шы авыл­га алып ки­лә һәм шун­да төп­лә­неп ка­ла.

По­се­лок 1927 ел­да ни­гез­дә Яңа Иб­рай авы­лын­нан кү­чеп уты­ру­чы­лар хи­са­бы­на кал­кып чы­га. Кол­лек­тив­ла­шу, фронт, де­мо­би­ли­за­ция, бу­ла­чак ха­ты­ны Га­зи­зә бе­лән оч­ра­шу, ба­ла­лар туу, кол­хоз­да бал­та ос­та­ла­ры - тө­зү­че­ләр бри­га­да­сы бри­га­ди­ры бу­лып эш­ләү- Сөл­чә­баш­та­гы тор­мы­шы ил та­ри­хы, ил яз­мы­шы бе­лән үре­леп ба­ра. Кеч­ке­нә авыл­да ха­лык бер-бер­сен ях­шы бе­лә, алар ту­ган­нар ке­бек бик якын бу­ла. Су­гыш­тан соң ул авыл елъ­яз­ма­сын яза баш­лый, көн са­ен би­ре­дә, авыл­даш­ла­ры, үз тор­мы­шын­да бул­ган ва­кый­га­лар­ны, хәт­та һа­ва то­ры­шын да язып ба­ра. 65 ел­дан ар­тык ул бөр­тек­ләп Сөл­чә­баш та­ри­хын җыя. Өл­кән­нәр­дән, карт­лар­дан со­раш­ты­рып, 26 га­и­лә­нең (Сөл­чә­баш­лы­лар) шә­җә­рә­сен, һа­ва то­ры­шын кү­зә­теп, фа­раз­лап үз ка­лен­да­рен тө­зи, ши­гырь­ләр дә яза. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, аның көн­дә­лек­лә­ре (1947-71 ел­гы) ян­гын ва­кы­тын­да юк­ка чы­га. Кү­не­гел­гән га­дә­те бу­ен­ча ул әле дә уз­ган кө­нен язып-бар­лап куя. Ул мо­ны нәр­сә өчен эш­ли соң? "Бу ба­ла­лар­га, онык­лар­га, ки­лер бу­ын­нар­га ка­ла, ә Сөл­чә­баш ту­рын­да көн­дә­лек­лә­рем - авыл ту­рын­да ха­ти­рә бу­лып ка­ла­чак", - ди. Ту­ган авы­лы­ның та­рих­та "ак тап" бу­лып, оны­ты­лып бет­мә­ве өчен ты­ры­ша. Су­гыш ту­рын­да ме­му­ар­ла­ры да бар. 1942 ел­ның ма­ен­да фронт­ка ча­кы­ры­ла, Во­локо­ламск янын­да кул су­гыш­ла­рын­да баш­лап су­гыш­ка ке­рә. Пе­хо­та­чы Смо­ленск янын­да бар­ган су­гыш­лар­да бе­рен­че кат, ан­нан икен­че кат яра­ла­на. Гос­пи­таль­дән чык­кач аны Уль­я­новс­ки­га танк учи­ли­ще­сы­на укыр­га җи­бә­рә­ләр. Ул дан­лык­лы Т-34 тан­кын ко­ру­чы бу­ла, су­гыш бет­кән­че 180 нче ае­рым танк ба­таль­о­ны сос­та­вын­да су­гы­ша. Кы­зыл­ар­ми­я­че ке­нә­гә­сен­дә аның бө­тен яра­ла­ры күр­сә­тел­гән: ая­гын­да­гы кый­пыл­чык­ла­ры, ку­лы аша пу­ля ти­шеп үт­кән яра­лар, иң авы­ры - күк­рәк чит­ле­ген­дә - Курск ду­га­сын­да ал­ган, ар­ка­сын­да­гы кал­ган җөе әле дә сак­ла­на. Җи­ңү­не ул Көн­чы­гыш Прус­си­я­дә кар­шы­лый. Өе­нә 1947 ел­ны гы­на кай­та, 2 ел Гер­ма­ни­я­дә Со­вет гас­кәр­лә­ре сос­та­вын­да хез­мәт итә. Су­гыш­тан соң 2 төр­кем ин­ва­лид­лык­ка чы­га.

Ка­сыйм Шәй­дул­ла улы­ның су­гыш ту­рын­да­гы һәм ту­ган як­ны өй­рә­нү яз­ма­ла­рын га­и­лә­дә ка­дер­ләп сак­лый­лар. Гө­лия ­ алар­ны сис­те­ма­га са­лыр­га ни­ят­ли. Оны­гы Ләй­сән ба­ба­сы­ның ба­ла­ча­гы, яшь­ле­ге ту­рын­да со­раш­ты­рып, сөй­лә­гән­нә­рен язып ал­ган, компь­ю­тер­га керт­кән, ис­ке һәм хә­зер­ге фо­то­рә­сем­нәр­дән фо­то­фильм яса­ган. Онык­ла­ры фрон­то­вик ба­ба­ла­ры бе­лән бик го­рур­ла­на­лар. Кы­зы­ның сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, ул әле дә эш­сез то­рал­мый, бак­ча­да бу­лы­ша, мун­ча яга. Күр­ше­лә­ре бе­лән ара­ла­шыр­га йорт­ка, урам­га чы­га. Алар күп­кә яшь­рәк бул­са­лар да ба­бай бе­лән рә­хәт­лә­неп сөй­лә­шә­ләр - ара­ла­ша­лар. Аның сә­ла­мәт­леге, һа­ва то­ры­шы­ның нин­ди бу­ла­сы ту­рын­да, тө­зе­леш эш­лә­ре бу­ен­ча ки­ңәш­ләр со­рый­лар. 15 май­да биш кы­зы, өч улы, 17 оны­гы (онык­чы­гы да бар) га­и­лә­лә­ре бе­лән Сөл­чә­баш авы­лы­на Ка­сыйм Шәй­дул­ла улы­ның өе­нә - юби­лей тан­та­на­сы­на җы­е­ла­чак­лар. Баш­та әби­лә­ре-әни­лә­ре Га­зи­зә­нең ка­бе­рен зи­я­рәт кы­ла­чак­лар. Юби­лей­ны зур­лап үт­кә­рер­гә җы­е­на­лар, чөн­ки ба­ба­ла­ры - бик шәп, ра­йон­да озак яшәү­че, край­ны өй­рә­нү­че эн­ту­зи­аст, фрон­то­вик, Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ор­ден­на­ры ка­ва­ле­ры, "Ба­тыр­лык өчен" ме­да­ле ия­се, бү­ләк­лә­ре­нең са­ны-исә­бе юк. Һәм иге­лек­ле, ярат­кан га­зиз ке­ше­лә­ре. Күп­тән тү­гел Ка­сыйм Шәй­дул­ла улы бер-бер арт­лы ике оны­гын кия­ү­гә бир­гән, ди­мәк, чи­рат­та­гы онык­чык­лар да озак көт­тер­мәс. Тор­мыш та, елъ­яз­ма да әле дә­вам итә.

Ольга ИВАНОВА

Су­гыш ве­те­ра­ны, 90 яшь­лек юби­ляр Ка­сыйм Шәй­дул­ла улы Шә­ри­фул­лин

кы­зы Гө­лия һәм оны­гы Са­ла­ват бе­лән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев