Социаль контрактны ничек төзергә
2020 елдан социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен алу тәртибе үзгәрде.
Яңа технология гражданинның авыр тормыш ситуациясен җиңү максатыннан актив гамәлләр кылуын күздә тота.
Исегезгә төшерәбез, социаль контракт ул - социаль яклау органнары һәм аз керемле гаилә арасында дәүләт социаль ярдәмен күрсәтүгә төзелә торган килешү.
Контрактның максаты - аз керемле гражданнарга даими мөстәкыйль керем чыганаклары хисабына тормышның югарырак дәрәҗәсенә чыгарга ярдәм итү.
Проектта үзләренә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында җан башына уртача кереме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булган аз керемле гаиләләр, ялгыз яшәүче аз керемле гражданнар катнаша ала
Социаль контракт түбәндәге юнәлешләр буенча төзелә:
1.Үзмәшгульлек һәм шәхси эшмәкәрлек
Бер мәртәбә түләү - җиһазлар сатып алу, эш урыны булдыру һәм җиһазландыру, бинаны арендалау, ШЭ исәбенә кую өчен 350 000 сумга кадәр.
2. Шәхси ярдәмче хуҗалык
Бер мәртәбә түләү - шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып бару өчен кирәкле товарлар сатып алуга 200 000 сумга кадәр (РФнең 25.07.2006 ел, № 458 карары)
3.Эшкә урнашу.
Социаль пособие мәшгульлек үзәгенә исәпкә куелган көннән түләнә - бу беренче түләү. Алга таба эшкә урнашу вакытында Татарстан Республикасында билгеләнгән хезмәткә сәләтле халык өчен яшәү минимумына тиң күләмдә пособие түләнә - 14317 сум. Барлыгы өч түләү.
Социаль контракт 6 айдан 12 айга кадәр төзелә.
Төзелгән социаль контрактлар буенча ахыргы нәтиҗәгә төп таләп -гражданның (гражданның гаиләсенең) акча керемнәрен арттыру һәм социаль контрактның гамәлдә булу срогы тәмамланганнан соң авыр тормыш хәлен җиңеп чыгу.
Социаль контракт төзү өчен:
- яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына гариза бирергә;
- узган өч айда гаилә керемнәре турында кирәкле документлар пакетын тапшырырга;
- бизнес-план төзү;
- эшкуарлык компетенциясе дәрәҗәсен билгеләү өчен тест узарга кирәк.
2024 елга безнең районда социаль контракт төзү өчен 7993,83 мең сум акча бүлеп бирелде. Шуның 1 млн 193, 6 мең сумы эшкә урнашуга, 4 млн 900 мең сумы - шәхси эшмәкәрлек һәм үзмәшгульлек өчен, 1 млн 800 мең сумы - ШЯХ булдыруга. Барлык акчалар 100 % ка үзләштерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев