Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Социаль хезмәткәрләр - авыр тормыш хәлендә булган кешеләргә ярдәм итүчеләр

8 июнь - Социаль хезмәткәр көне

Клиентлар хезмәте: коллективны уртак эш берләштерә

Клиентлар хезмәте - Социаль фондның «кайнар ноктасы», чөнки бүлек хезмәткәрләре гражданнарны пенсия мәсьәләләре буенча кабул итү белән шөгыльләнәләр. Кешеләр белән эшләү җиңел түгел, шуңа күрә Клиентлар хезмәте хезмәткәре стресска каршы тора белергә, әдәплелек, җаваплылыкка һәм карарларны тиз арада кабул итү осталыгына ия булырга тиеш.

Яңа Чишмә Клиентлар хезмәтендә шундый сыйфатларга ия булган җиде белгеч хезмәт куя.

Белгечләр Миләүшә Минабетдинова һәм Светлана Буйнякова үз клиентларын һәрвакыт елмаеп каршы алалар. Алар һәрвакыт кешеләрне тыңларга, аларга мәгълүмат җиткерергә һәм сорауларга җавап бирергә әзер. Кешеләр уңайлылыгы өчен, бер белгечкә мөрәҗәгать иткәндә берьюлы берничә мәсьәләне хәл итү шартлары тудырылган.

Пенсиягә чыккан гражданнар белән бәйле эшләрне Клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Елена Закирова җитәкли. Ташламалы стаж, ягъни пенсия алды кешесе статусын билгеләү һәм вакытыннан алда пенсиягә чыгу буенча эшләр белән белгеч - Зоя Ситникова мәшгуль.

Тәҗрибәләре байтак булганга күрә, алар барлык мәсьәләләрне оператив хәл итә, пенсиягә чыгу буенча гражданнар тарафыннан тәкъдим ителгән документларга бәя бирә, кирәкле запрослар ясый, гражданнарга пенсияне вакытында һәм максималь күләмдә билгеләү өчен кирәк булган һәр белешмә, һәр документ өчен ихластан борчыла.

Баш белгеч Надежда Еферова бар эшкә дә бик җаваплы карый һәм  үзенә йөкләнгән бурычларны һәрчак ахырына кадәр җиткерә. Ул күптән түгел Чирмешәннән Яңа Чишмәгә күченгән һәм коллектив эшенә тиз арада кереп китә алган, чөнки аның Пенсия фондында 3 еллык стажы бар. Хәзергесе вакытта ул запросларны эшкәртә, архив белешмәләре буенча шәхси счетларга төзәтмәләр кертә, ташламалы стажны тикшерә. Ул үзенә йөкләнгән эшне бик җиңел башкара һәм барлык биремнәрне дә вакытында үти.

Күпьеллык стажы булган баш белгеч Алексей Юрин мәгълүмат базалары белән эш итә, компьютер техникасының  яхшы эшләвен тәэмин итү белән шөгыльләнә, аңа шулай ук гражданнарның шәхси счетларын тәгаенләү һәм хисапларны кабул итү мәсьәләләре буенча иминиятчеләр белән үзара хезмәттәшлек итү дә йөкләнгән.

Күптән түгел Клиентлар хезмәте коллективы киңәйгән - 7 нче номерлы персонификацияләнгән исәп-хисап һәм иминият взносларын администрацияләү бүлеге барлыкка килгән.  Биредә яңа белгеч - Елена Лихачева эшли. Аның эше - миниятләштерүчеләрдән хисаплар кабул итү, аларны тикшерү һәм уведомление җибәрү. Ул  әлеге эшләрне бик җитез башкара. Елена коллективка да тиз күнгән.

Яңа Чишмә районында Клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Лилия Хираҗева хәзергесе вакытта баланы карау буенча декрет ялында. Әмма ул коллектив белән даими элемтәдә тора, Клиентлар хезмәтенең эше белән кызыксынуын дәвам итә, кирәк булганда һәрвакыт ярдәм күрсәтә һәм киңәшләрен бирә.

Лилия Наил кызы декрет ялында булганда, Клиентлар хезмәте җитәкчесе вазыйфасын Нина Пузикова башкара. Нина Ивановна ташламалы стажны бәяләү буенча белгеч булып Клиентлар хезмәтендә 2019 елның мартыннан эшли башлаган, 2021 елдан җитәкче урынбасары.   2023 елның июленнән җитәкче вазыйфасында да уңышлы эшли.

«РСФ безнең алда яңа бурычлар куя, аларны янәшәңдә югары профессионализмга ия булган фикердәшләр коллективы  булганда җиңел генә хәл итеп була», - ди Нина Пузикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев