Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Солдатның туганнары җавап кайтарсын иде

Яңа Чишмә районына Яңа Чишмәдә туып үскән, Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәлак булган солдатның мәете табылуы турында хәбәр килеп ирешкән. “НовошешминскВкурсе” төркемендә түбәндәге белдерү урнаштырылган:


“Поиск” эзләнүчеләр төркеме, “Северо-Запад” МОО 1944 елның 21 июлендә Карелия Республикасы, Питкярант районында һәлак булган Татарстан АССР, Яңа Чишмә районы, Яңа Чишмә авылы, Совет урамында яшәгән 1925 елда туган Иголкин Семен Ивановичның туганнарын эзләүдә ярдәм һәм булышлык күрсәтүләрен сорый. Урман эчендә эзләнү чаралары үткәргәндә ялгыз солдат җирләнгән урын табылган.
Җирләнгән тирәлек керергә кыен булган урында булганга күрә, солдатның мәете Питкярант районының Геройлар Үзәнендәге Сугышчан Дан Мемориалына җирләнгән.
2019 елның июлендә С.И. Иголкин мәете җирләнгән туганнар каберлегендә һәйкәл һәм мемориаль плитә урнаштырылачак, анда аның фамилиясе мәңгеләштереләчәк. Аның туганнары һәйкәлне тантаналы шартларда ачу чарасына чакыру максатыннан эзләнә.
Чараны оештыручылар белән aleksandr.tikkuev@mail.ru  электрон почта буенча яки “Вконтакте” битендә элемтәгә керергә мөмкин.
Без исә С.И. Иголкин туганнарыннан 2-21-46, 2-24-32 телефонына шалтыратып, редакциягә җавап кайтаруларын һәм аның турындагы хатирәләр белән уртаклашуларын үтенәбез.

Яңалыклар
“Түгәрәк өстәлгә” чакырабыз
Якынлашып килүче Инвалидлар ункөнлеге кысаларында 27 ноябрьдә сәгать 10 да Балалар сәнгать мәктәбендә “түгәрәк өстәл” булачак,
Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне, балалары шундый хәлдә булган ата-аналарны барлык социаль ведомстволар җитәкчеләре катнашында (социаль яклау бүлеге, РҮХ, пенсия фонды, мәгариф, мәдәният, яшьләр бүлекләре, Социаль иминият фонды, ЗАГС бүлеге) актуаль проблемалар буенча фикер алышу һәм аларны хәл итү юлларын эзләү өчен үткәреләсе чарага чакырабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев