Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сорау- җавап

Мин 2016 елда пенсиягә чыгам. 2009 елда пенсиягә дәүләт өстәмә финанслау Программасына керүгә гариза яздым, әмма тупланма өлешкә акча күчермәдем. Күптән түгел пенсиягә чыкканда кешеләрнең шактый зур суммада түләүләр алуы турында ишеттем. Хәзер ирекле взносларны түли башларга мөмкинме? Татьяна СЫРОВА, Яңа Чишмә авылы Газета укучыбыз соравына РПФ бүлеге начальнигы Лилия...

Мин 2016 елда пенсиягә чыгам. 2009 елда пенсиягә дәүләт өстәмә финанслау Программасына керүгә гариза яздым, әмма тупланма өлешкә акча күчермәдем. Күптән түгел пенсиягә чыкканда кешеләрнең шактый зур суммада түләүләр алуы турында ишеттем. Хәзер ирекле взносларны түли башларга мөмкинме?
Татьяна СЫРОВА, Яңа Чишмә авылы
Газета укучыбыз соравына РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева җавап бирә:
- 2014 елның 31 декабрендә пенсиягә дәүләт өстәмә финанслау Программасына керү туктатылды. Әлеге вакытка чаклы Программада катнашырга өлгермәүчеләрнең аны "көчәйтү" өчен беренче взнос кертү (ясау) мөмкинлеге бар - 2015 елның 31 гыйнварына чаклы.
Шулай итеп, 2008 елның 1 октябреннән 2014 елның 31 декабренә чаклы чорда программага кергән һәм 2015 елның 31 гыйнварына чаклы беренче взнос керткән яисә кертәчәк кешеләрнең барысына да бер елга 2 мең сумнан да ким булмаган взнос түләгән очракта дәүләт 10 ел дәвамында (беренче взнос керткән елдан) булачак пенсиягә ирекле взносларны финанслауны тәэмин итәчәк. Пенсия тупланмалары акчасын түләү 2012 елдан башкарыла. Узган елда 1379 сумнан артык түләүләрне 205 кеше алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев