Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Социаль челтәрләр мониторингы буенча төркемнәр булдырылачак

    Район башлыгы Вячеслав Козлов рәислегендә узган террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында кайбер мәсьәләләр каралды.

    Эчке эшләр бүлеге начальнигы Эдуард Жирнов информациясе буенча, районда экстремистик юнәлештәге җинаятьләр юк, хокук бозу очраклары теркәлмәгән. Экстремистик агымга иярүче берничә зат бар, алар белән кирәкле эш үткәрелә. Район мәчетләренең берсендә тыелган китап алынган.
    Яңа Чишмә районында яшәүче чит ил гражданнары да полиция контролендә. Милли яки дини нигездә нинди дә булса низаглы хәлләр яки хокук бозулар кылынмаган.
    Эчке эшләр министрлыгы бүлеге тарафыннан бу юнәлештә даими рәвештә профилактик эш алып барыла. Экстремистлык характерындагы затларны һәм төркемнәрне ачыклау максатыннан Интернетта социаль челтәрләргә мониторинг үткәрелә, андыйлар ачыкланмаган.
    Утырышта шулай ук Шахмай авыл җирлеге башлыгы Ильяс Гаризовның авыл җирлеге территориясендә дини оешмалар һәм чит ил гражданнары белән эшләү турында мәгълүматы тыңланды. Шахмай авыл җирлегендә бу юнәлештә кирәкле профилактик эш алып барыла, нинди дә булса конфликтлар булмаган. Авыл җирлеге территориясендә яшәүче чит ил кешеләре белән (алар 10нан артык кеше һәм барысы да «Агро-Основа» ҖЧҖдә эшлиләр) даими рәвештә әңгәмәләр үткәрелә, яшәү тәртибе аңлатыла, хәзер аларның көнкүреш шартлары яхшыртыла.
    Авыл җирлеге башкарма комитеты шулай ук читтән килгән таныш булмаган кешеләрне һәм буш торган йортларны даими контрольдә тота.
    Ахырда район башлыгы информатика укытучылары һәм «Форпост» хезмәткәрләре арасыннан экстремистик юнәлештәге төркемнәрне ачыклауга социаль челтәрләр мониторингы буенча төркем булдырырга тәкъдим итте. Инициатива комиссиянең барлык әгъзалары тарафыннан хупланды.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: