Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Социаль хезмәтләр җыелмасын сайлап алу буенча РПФ электрон сервисы

Пенсия фонды Россия Пенсия фонды сайтында «Гражданинның шәхси кабинетында» электрон рәвештә социаль хезмәтләр җыелмасын (натураль яки акчалата) алу формасын сайлау мөмкинлеге турында искә төшерә pfrf.ru).

«Гражданинның Шәхси кабинетында» НСУ бирүнең элек нинди вариантын сайлавы турында белмәгән гражданнар өчен билгеләнгән социаль түләүләр турында мәгълүмат сервисы да бар, ул реаль вакыт режимында гражданның социаль ташламаларны нинди рәвештә алуын карарга мөмкинлек бирә. Электрон гариза бирү яки мәгълүмат алу өчен идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасында (ЕСИА) теркәлү узарга һәм расланган хисап язмасын алырга кирәк. Гражданнарга уңайлы булсын өчен, Яңа Чишмә районы клиент хезмәтендә белгечләр гражданның исәп язмасын теркиләр һәм раслыйлар. Социаль хезмәтләр җыелмасын бирү вариантын 2019 елның 1 октябренә кадәр үзгәртергә мөмкин. Социаль хезмәтләр җыелмасы сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, инвалидлар һ.б. кергән айлык акчалата түләү алучыларга бирелә. 2019 елның 1 февраленнән гражданга социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы өчен түләүгә аена 1121,42 сум җибәрелә, шул исәптән дару препаратлары — 863,75 сум, санатор-курорт дәвалавы – 133,62 сум, тимер юл транспортында йөрү-124,05 сум. Тулырак мәгълүматны 2-26-71 телефоннары буенча алырга мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев