Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Социаль программалар үтәлә

    Атна башында Шахмайда ике күңелле вакыйга булды - яңа ветеринария пункты һәм Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге тарих музее ачылды. Музей ачылыр алдыннан җыелган авылдашлары алдында авыл җирлеге башлыгы Ринат Хәсәнов чыгыш ясады. Ул 2014 һәм агымдагы елда авыл җирлеге башкарма комитеты һәм депутатлар корпусының эшләгән эшләре турында хисап тотты, киләчәккә билгеләнгән...

    Атна башында Шахмайда ике күңелле вакыйга булды - яңа ветеринария пункты һәм Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге тарих музее ачылды.
    Музей ачылыр алдыннан җыелган авылдашлары алдында авыл җирлеге башлыгы Ринат Хәсәнов чыгыш ясады. Ул 2014 һәм агымдагы елда авыл җирлеге башкарма комитеты һәм депутатлар корпусының эшләгән эшләре турында хисап тотты, киләчәккә билгеләнгән бурычлар белән таныштырды.
    -Республика президент программалары буенча байтак эш эшләнде, - дип билгеләп үтте ул. -Чертушта яңа клуб төзелде, Шахмайда яңа ФАП белән ветпункт, спорт мәйданчыгы сафка басты, Чаллы Башында АМЙ һәм Шахмай мәктәбенә капиталь ремонт үткәрелде. Суүткәргечләрне яңарту, авылларыбызда урам юлларын төзекләндерү, урам яктырткычлары урнаштыру һ.б. буенча да эш дәвам иттерелә. Авыл җирлегендә үзара салым җыю буенча да эш начар бармый. Җыелган 360 мең сум акчага республикабыз хөкүмәте тагын 1 млн. 440 мең сум акча өсти, гомуми акча (1,8 млн.сум) урам юлларына вак таш түшәүгә һәм яктырткычларны яңартуга тотылачак. "Яңа Чишмә" а/ф җитәкчелеге һәрдаим һәм саллы ярдәм күрсәтеп тора.
    Шахмайлылар алдында чыгыш ясап, район башлыгы Вячеслав Козлов: "Сездә инфраструктура үсеш алган, халкыгыз эшчән, күпләп мал асрыйлар, республикабыз җитәкчеләре дә авыл халкына һәрдаим ярдәм күрсәтеп тора. Бу авыл җирлегендә тормышка ашырылучы программалардан да күренә һәм бу эш 2016 елда да дәвам иттереләчәк", - дип ассызыклады. Җыелган халык алдында ТР-да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да чыгыш ясады. Ул авыл җирлеге территориясенең, бигрәк тә Шахмай мәктәбенең, төзеклеген искәрде, республикабызның Рәсәйдә күп кенә социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре буенча лидер булуын билгеләп үтте.
    Очрашу азагында Шахмай авылындагы мөхтәрәм кешеләрне хөрмәтләп, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу озак еллар авыл хуҗалыгында хезмәт куйган Касыйм һәм Миннәхар Төхвәтуллиннар, Флер һәм Рәшидә Гыйльметдиновлар, Наилә һәм Ринат Илаловлар гаиләләре.
    Газетабыз сайтында (novoshishminsk.ru) сез шахмайлыларның район җитәкчеләре белән очрашу мизгелләрен күрә аласыз.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: