Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале старт алды

Бу көннәрдә Яңа Чишмә районында «Созвездие – Йолдызлык – 2020» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона турлары уза. Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана.

25 февральдә Шахмай авыл мәдәният йортында Чаллы Башы, Чертуш, Акъяр, Акбүре, Сөлчәбаш һәм Шахмай авылларыннан яшь вокалчы, конферансье һәм хореографик төркемнәр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Жюри һәм тамашачылар хөкеменә яшь башкаручыларның 30га якын чыгышы тәкъдим ителде.

Барлык яшь башкаручылар да үз номерларын матур итеп башкарырга тырыштылар һәм күпләрнең бу килеп чыкты, гәрчә алар мондый зур сәхнәдә беренче тапкыр чыгыш ясасалар да. Конкурста катнашучыларга тамашачыларның, туганнары һәм дусларының көчле алкышлары да яхшы ярдәм булды.

Чыгышлар тәмамланганнан соң, жюри Яңа Чишмәдә финал концертында катнашу һәм март уртасында Аксубайда узачак республика фестиваленең зона этабында чыгыш ясау өчен иң яхшы номерларны сайлап алды.

Шулай итеп, алга таба чыгыш ясау өчен сайлап алынучылар: Амелия Мингазова (Акбүре), Ранил Әдһәмов (Чаллы Башы), Булат Кәлимуллин (Акъяр) һәм Рузилә Хәйруллина (Акъяр) – барысы да «Вокал-соло» номинациясендә, «Конферанс» номинациясендә - Тимур Саттаров( Чертуш), Җәмил Җәләлетдинов (Акбүре), Зөлфия Шәвәлиева һәм Алинә Ломанова (Сөлчәбаш), «Хореография» номинациясендә «На охоту» композициясе белән «Тамчы» ансамбле (Чаллы Башы), «Катюша» композициясе белән «Хозур» ансамбле (рәсемдә) һәм «Мизгел» композициясе белән «Блюз» ансамбле (ике коллектив та Чертуштан), шулай ук «Веселушки» композициясе белән «Ритм» ансамбле (Чаллы Башы).

Жюри әгъзалары барлык катнашучыларга яхшы чыгыш ясаулары өчен рәхмәт белдерделәр, финал өлешенә узмаганнарга дипломнар тапшырылды.

Районда киләсе зона туры 26 февральдә Архангел Бистәсендә узды һәм 28 февральдә Яңа Чишмәдә узачак.  Алар турында тулырак «ЯЧХ» газетасында чәршәмбе, 4 март санында укыгыз.

Азат МУСИН. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев