Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спорт һәм сәламәтлек бәйрәме

Сәламәтлеге какшаган балалар өчен спорт һәм сәламәтлек бәйрәме - мини-олимпиада оештырылган.

Яңа Чишмәнең «Ландыш» балалар бакчасында “Спорт һәм сәламәтлек бәйрәме" оештырылган. Мини-олимпиада  РОСМОЛОДЕЖЬ «Олимпушка» гранты проектының финал чарасы булып тора.

Бәйрәмне проект җитәкчесе Кристина Мингалиева һәм проект командасы оештырган һәм үткәргән (тренер Станислав Савельев, психолог Рузанна Храмова, пиар-менеджер Дина Роменская, проект кураторы Марина Гимадеева). Бу сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен онытылмаслык спорт бәйрәме булган. Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Еронтьев, проектның максатчан төркемен истәлекле сувенирлар һәм грамоталар белән бүләкләп, болай дигән: "Теләсә нинди грант конкурсында җиңү - бу зур казаныш. Ә ниятләнгәннәрнең барысын тормышка ашыру - бик күп вакыт таләп итә торган эш. Яңа Чишмә «Ландыш» балалар бакчасы командасы аны оптималь срокларда җиңде". Мини-олимпиадада катнашучыларны һәм кунакларны сәламләү өчен чарага чакырылган вәкилләр арасында «Бердәм Россия» партиясенең Яңа Чишмә җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Светлана Васильева да булган. Ул мондый спорт мәйданчыгы –  гаилә белән йөрү һәм тренажерларда шөгыльләнү өчен менә дигән урын. 

Яңа Чишмә “Ландыш" балалар бакчасы мөдире Наталья Ведякина бәйрәм кунакларын, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм аларның әти-әниләрен сәламләп, «Олимпушка» проекты буенча ел буе команда әгъзалары, социаль партнерлар белән бергәләп эшләгән эшләр турында сөйләгән, волонтерлар да махсус урам спорт мәйданчыгы булдыруда зур эш башкарганнар.  

“Хәзер ул төрле яшьтәге балаларны белгечләр һәм тренер җитәкчелегендә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен менә дигән урын. Проект әгъзалары - белгечләр календарь планы чараларын үтәүдә яхшы нәтиҗәләргә йомгак ясаганнар, быел ук махсус урам спорт мәйданчыгында дәресләр психо-эмоциональ фонны яхшыртырга, коммуникатив сәләтләрне арттырырга, балаларның гомуми физик халәтен сыйфатлы итеп үзгәртергә мөмкинлек биргән.                      

   Проект тәмамлангач, әлеге үсеш спорт үзәге үз эшчәнлеген дәвам итәчәк. Һәм үз көчен, чыдамлыгын, хәрәкәт күнекмәләрен яхшыртырга теләгән һәр баланы без теләсә кайсы вакытта әти-әниләре белән бергә “Олимпушка" да көтәбез!”, - ди Наталья Михайловна. Чыннан да, балаларның физик сәламәтлеген ныгыту буенча нәтиҗәле шөгыльләнү өчен барысы да эшләнгән: мәйданчыкка резина плитә җәелгән, махсус спорт җиһазлары урнаштырылган, тәүлек әйләнәсе сак хезмәте дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев