Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Су, туфрак һәм азык-төлек продуктлары сыйфаты турында

Халыкның сәламәтлеге турында сөйләгәндә халыкны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү турында сүз кузгатмый мөмкин түгел.


Районда иске суүткәргечләрне алмаштыру, су белән тәэмин итү чыганакларының санитар-сак зоналарын төзекләндерү буенча башкарылган эшләр нәтиҗәсендә микробиологик күрсәткечләр буенча су сыйфатын яхшырту күзәтелә. Халыкны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итүне контрольдә тоту хезмәтнең өстенлекле бурычы булып кала. 
2018 елда хезмәт тарафыннан санитар-химик күрсәткечләр буенча 79 проба һәм микробиологик күрсәткечләр буенча 323 проба алынган. Микробиологик күрсәткечләр буенча гигиена нормативларының таләпләренә туры килмәве 2,6% тәшкил итә (2017 елда -12%) һәм санитар-химик күрсәткечләр буенча-30,7%. 
Республика буенча эчәргә яраклы суның стандарт булмаган пробалары өлеше республика буенча уртача күрсәткечтән 3 һәм аннан да күбрәк тапкыр артып китә: 5 муниципаль районда (Әгерҗе, Актаныш, Мөслим, Спас, Минзәлә районнары) һәм санитар-химик күрсәткечләр буенча - 7 районда (Әтнә, Апас, Арча, Спас, Актаныш,Ютазы, Балтач районнары).
Роспотребнадзорның территориаль бүлеге куркынычсызлыкка да, сыйфатлы туклануның рациональ булуына да контрольлек итә. Хисап елында 500дән артык азык-төлеккә проба тикшерелде. Гомумән алганда, куркынычсызлык күрсәткечләре соңгы 3 ел дәвамында тотрыклы кала. Азык-төлек продуктларының микроблы пычрану өлеше элеккечә 4% тан артмый һәм 2018 елда 2,7% тәшкил итте. Аеруча еш пычранган азык-төлек продукциясе җәмәгать туклануы ризыкларын үзләре җитештергән кулинария әйберләрендә ачыкланган иде. 
Азык-төлек продукциясендә антибиотиклар, авыр металл тозлары, ГМО, пестицидлар һәм радионуклидлар ачыкланмаган. Физик-химик күрсәткечләр буенча азык-төлек продукциясенең сыйфаты да тотрыклы булып кала. 
2018 елда «ит һәм ит продукциясе», «балык һәм балык продукциясе», «кош һәм аны эшкәртү продуктлары»төркемнәрендә сыйфатсыз һәм куркыныч азык-төлек продукциясе һәм азык-төлек чималыннан файдалануга (39 партия) юл куелмады. 
Ел дәвамында микробиологик һәм химик күрсәткечләр буенча  туфракка 16 проба тикшерелгән. Барлык пробалар да гигиена нормаларына туры килә. Атмосфера һавасына 14 проба тикшерелгән: рөхсәт ителгән концентрациядән артмаган.
    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев