Субсидия ярдәм итә
Социаль яклау бүлеге федераль һәм республика законнары кысаларында социаль ярдәм чаралары билгеләү һәм түләү эшләрен башкара. Күпчелек оешмалар һәм хезмәт күрсәтүчеләр (поставщиклар) белән үзара эш итәргә мөмкинлек бирүче халыкны адреслы социаль яклау мәгълүматлары базасының автоматлаштырылган системасы бар. Субсидияләр түләү ничек башкарылуы хакында без бүлек начальнигы Әлфирә Гайфетдинова белән әңгәмә кордык.
Әлфирә Хәбибулловна, субсидияләр түләү буенча сезнең бүлек кемнәр белән үзара бәйләнештә?
- Үзара ярдәм итүдә катнашучыларның барысы өчен дә норматив таләпләр билгеләнгән, шулай ук мәгълүматлар белән алмашу регламенты да.
Социаль яклау бүлеге белән үзара информацион бәйләнештә катнашучылар булып түбәндәгеләр тора:
- Пенсия фонды бүлеге;
- ЗАГС бүлеге;
- Бердәм исәп-хисап үзәге (ЕРЦ), райгаз, "Энергосбыт" предприятиесенең Чистай бүлекчәсе Яңа Чишмә РПУ.
- Мәшгульлек үзәге;
- авыл җирлекләре.
Тапшыручы операторлар: Ак Барс банк (1506), Саклык банкы (2191), почта бүлекчәләре (2819), Татфондбанк (35).
Хезмәт күрсәтүчеләр һәм үзара информацион бәйләнештә булган башка катнашучылар белән информацияләр алмашу ай саен һәр айның 3 нче числосына чаклы башкарыла. Социаль ярдәм чаралары белән исәп-хисап һәр айның 7 нче числосына кадәр ясала. Исәпләүләр реестры ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына җибәрелә, анда тикшергәннән соң айның 15ләрендә түләүләрне башкару өчен кире кайтартыла.
-Районда субсидия алучылар күпме?
- Социаль яклау бүлеге аша социаль ярдәм акчасын ай саен исәпләүләр реестры буенча 3 млн. сумнан артык күләмдә 6600 кеше ала.
- Коммуналь хезмәтләргә түләүгә ничә йорт субсидия ала?
- Социаль яклау бүлеге аша бирелә торган 40 тан артык социаль түләүләрнең бер төре булып торак бина һәм коммуналь хезмәтләргә түләү өчен бирелә торган субсидия тора.
РФ Хөкүмәте карары нигезендә, торак бинадан һәм коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен түләү күләме гаиләнең берләштерелгән тулаем кеременең 21 проценттан артыграгын тәшкил итә торган йортлар аз тәэмин ителгәнлек буенча субсидия алырга хокуклы.
Агымдагы елның 1 ноябрьгә булган торыш буенча аз тәэмин ителгәнлек буенча субсидия алучылар булып уртача 411 йорт тора яки райондагы гомуми йортлар санының 9 проценты, шул исәптә субсидия алучы 142 кеше - күп фатирлы йортларда, 269сы шәхси йортларда яшәүчеләр.
- Быел субсидия түләүгә күпме акча тотылган?
- Агымдагы елның 10 ае эчендә аз тәэмин ителгәнлек буенча субсидияләр түләүгә 2795076 сум акча җибәрелгән.
Агымдагы елда бер йортка уртача түләү күләме - 680 сум, 2011 елда 523 сум тәшкил итте.
-Ай саен сезнең бүлеккә субсидия алырга күпмерәк кеше мөрәҗәгать итә?
- Ай саен субсидия алу хокукыннан файдаланып калу өчен 98 - 104 кеше мөрәҗәгать итә. Субсидия алучы аз тәэмин ителгән 411 йортта 1089 кеше яши, шуларның 331- се эшли, узган ел шул чорда эшләүче халык 396 кеше булган булса, быел 65 кешегә кимрәк, балалары булган субсидия алучы гаиләләр саны да кимеде. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда субсидия алучыларның гомуми саны да кимеде (22 процентка). Бу, нигездә, субсидия алучылар арасында эшләүчеләр һәм гаиләдә балалар саны кимүгә бәйле.
- Субсидиянең иң азы һәм иң күбе ни дәрәҗәдә?
- Быел аена иң күп субсидия күләме 2250 сум тәшкәл итте. Иң азы - 20 сум 56 тиен. 2011 елда аена иң күп субсидия - 2065 сум, иң азы 47 сум булды.
- Кайсы категория гражданнар субсидия ала?
- Моны анализлау өчен район үзәгендәге күп фатирлы бер йортны алыйк. Анда 29 фатирда 101 кеше теркәлгән. 29 фатир хуҗасының сигезесе субсидия ала, икесе 2005 елдан бирле субсидия ала. Алучылар арасында ялгыз яшәүче ике пенсионер, бюджет өлкәсендә эшләүче ике кеше, ике инвалид һәм гаиләсендә эшләмәүче гаилә әгъзалары булган 2 гаилә.
Аз тәэмин ителү буенча субсидия алмаучы йортларның (фатирларның) сыйфат ягыннан составы: медиклар гаиләсе - 4, эчке эшләр органнарында эшләүчеләре булган 2 гаилә, нефть тармагында, төзелеш оешмасында, индивидуаль эшмәкәр, УВОВ, электр челтәрендә, педагог, торак-коммуналь тармакта, суд приставы булып эшләүчесе булган берәр гаилә, элегрәк субсидия алган бюджет тармагында эшләүчесе булган 5 гаилә.
- Субсидия билгеләү тәртибе турындагы аңлатмаларны кайдан карарга була?
- Аңлатмаларны һәм социаль яклау бүлегенә тапшырыласы документлар исемлеген муниципаль район сайтының "башкарма комитет хәбәр итә" дигән бүлегеннән карарга мөмкин. Шулай ук аңлатмалар күп катлы йортларның һәр подъездына эленгән. Ноябрьдә субсидия билгеләү буенча мөрәҗәгать итүчеләр саны былтыргыча - 93 кеше. Суны исәпкә алу приборлары буенча судан файдаланган өчен исәп-хисап ясауга бәйле рәвештә сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр артты. Хезмәт күрсәтүчеләр кулланган су күләмен тикшереп, күрсәтелгән хезмәт өчен исәп-хисап ясаганнар. Үткәрелгән эш нәтиҗәсендә бурычлар пәйда булган, 3 айдан артык коммуналь хезмәтләргә түләмәүче гражданнарга субсидия түләү туктатылды.
Коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын түләгәннән соң субсидия алучылар туктатылган социаль яклау чараларын кабат ала алалар.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Язманы Евгений
СТАРОВ хәзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев