Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугышта катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштерү эше дәвам иттерелә

Районда Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә юбилей чаралары оешкан төстә һәм тантаналы шартларда үтте. Шулай да Җиңү бәйрәмен (юбилеен) үткәрү һәм хәзерләү буенча оештыру комитетына халыктан теге яки бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгатьләр килә тора. Бу мөрәҗәгатьләр оештыру комитетының АҖ башлыклары катнашында үткәргән киңәйтелгән утырышында карап тикшерелде. Аны оештыру комитеты рәисе, район...

Районда Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә юбилей чаралары оешкан төстә һәм тантаналы шартларда үтте. Шулай да Җиңү бәйрәмен (юбилеен) үткәрү һәм хәзерләү буенча оештыру комитетына халыктан теге яки бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгатьләр килә тора.
Бу мөрәҗәгатьләр оештыру комитетының АҖ башлыклары катнашында үткәргән киңәйтелгән утырышында карап тикшерелде. Аны оештыру комитеты рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Оештыру комитеты секретаре Анастасия Филиппова барлык мөрәҗәгатьләрнең эчтәлеге белән таныштырды. Нигездә алар сугышта катнашучылар зиратларына истәлек ташларын Саклану министрлыгы акчаларына куйдыру һәм тагын ачыкланган вафат булган сугыш ветераннарының исемнәрен исемлеккә кертүгә кагыла.
-Безгә хәбәр итүләренчә, район буенча сугышта катнашкан тагын 200 ләп кешенең исеме ачыкланган, - дип билгеләп үтте Зирекле музее директоры, "Алар җиңү яулап кайттылар" китабы авторы Мидхәт Газыймов. - Без хәрби комиссариат белән берлектә аларны һичшиксез архивларда тикшерәчәкбез һәм киләчәктә яңа басмага китапка кертәчәкбез, аларның исем-фамилияләре шулай ук Җиңү көнендә район үзәгендә ачылган стелага да кертеләчәк.
Вафат булган сугышта катнашучыларның каберләренә истәлек ташлар куйдыру нисбәтеннән дә мөрәҗәгатьләр бар, аерым алганда бу Акбүре һәм Чертушка кагыла.
-Бу эш һичшиксез дәвам иттереләчәк һәм сугыш ветераннары каберләренә истәлек ташлары куйдыртуга ирешәчәкбез,- дип ышандырды Вячеслав Козлов.
-Бөек Ватан сугышында катнашучыларның берсе дә онытылып калмаска тиеш.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев