«Сугыш юллары буйлап»
Зирекле музеенда «Безнең Җиңү - 80» акциясенә багышланган күргәзмә оештырылган
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча Республика чаралар планын үтәү кысаларында М.Газыймов исемендәге Халык иҗаты һәм көнкүреше музее «Безнең Җиңү-80» акциясенә кушылган.
Музейда «Сугыш юллары буйлап» дип аталган күргәзмә ясалган, анда «Хәтер», «Алар җиңү белән кайттылар», «У войны не женское лицо», «Сугыш өткән еллар», солдат каскасы, сапер көрәге, фляга, кобура, кыр сумкасы һәм башка бик күп нәрсәләр тәкъдим ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев