Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугыш онытылмасын өчен

Хәтер һәм кайгы көнендә яңачишмәлеләр Бөек Ватан сугышы елларындагы дәһшәтле вакыйгаларны искә алдылар.Безнең барыбыз өчен дә 22 июнь – кайгылы дата. Бу көнне - 78 ел элек Бөек Ватан сугышы башланды, өметләр өзелгән: балачак та, яшьлек, бәхет, ә кайберләре өчен тормыш та. Сугыш үзенең сулышы белән һәр йортны, һәр гаиләне көйдерде. Ул 26 миллионнан артык кешене юк итте. Бу хакта без истә тотарга тиеш.


Бу көнне традиция буенча яңачишмәлеләр – мәктәп укучылары, учреждение һәм оешма хезмәткәрләре сугыш елларында һәлак булучыларны, сугышның нинди кайгылар алып килүен, халкыбыз фронтта һәм тылда барлык сынауларны чыдам булып кичерүләрен искә алыр өчен Мәңгелек ут янына җыелды.
Район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Семеняк, районның ветераннар советы рәисе Александр Скоков үз чыгышларында яшь буынга дәһшәтле вакыйгаларны онытмаска, бу хәтер-хатирәне батырлык һәм гыйбрәт буларак киләсе буыннарга тапшырырга (җиткерергә) кирәк дигән үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр.
Чара бер минутлык тынлык һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу белән төгәлләнде. Әлеге чара алдыннан, 21 июньдә кичке сәгать 10 да һәйкәл янында мәктәп укучылары, “Бердәм Россиянең Яшь гвардия”, яшьләр һәм мәгариф бүлекләре активистлары һәм башка яңачишмәлеләр катнашында “Хәтер шәме” акциясе булып узды. Ул көнне барлык авыл җирлекләрендә дә һәйкәл янында һәлак булган якташлар истәлегенә чаралар узды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев