Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугыш ветераннарына бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында указ имзаланды

Бөек Ватан сугышы инвалидларына, ветераннарына һәм аларга тиңләштерелгән барлык категорияләргә 75 мең сум түләнәчәк, тыл хезмәтчәннәре 50 мең сум алачак.

Россия Президенты Владимир Путин Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннарга бер тапкыр бирелә торган түләүләр турындагы указга кул куйды.
2020 елның апрель-май айларында Бөек Ватан сугышы инвалидлары, ветераннары, шулай ук һәлак булган һәм вафат булган сугыш ветераннарының тол хатыннары 75әр мең сум акча алачак.
Сугыш чорында кимендә 6 ай эшләгән тыл хезмәтчәннәре 50 мең сум күләмендә акча алачак.
Бүгенге көндә Яңа Чишмә районында 5 сугыш ветераны, 29 тол һәм 154 тыл хезмәтчәне яши.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев