Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмәдә хезмәт сөючән, үзара тату Суворовлар гаиләсе яши

    Дмитрий Суворов: «Теләсә кайсы эштә гаилә ярдәме кирәк»

    Күпләргә өч буынның бер түбә астында яшәргә мәҗбүр булуы таныш хәл, шул ук вакытта «төрле» телләрдә аралашып, ягъни картлар яшьләрне, яшьләр картларны аңламый, ә иң уртак булган нәрсәнең берсе – барысының да үзләренең, хәзерге заман балаларын аңлап бетермәүләре.

    Ә менә Суворовлар гаиләсендә алай түгел. Монда җиде гаилә әгъзасының һәр кайсының үз шөгыле булуга карамастан, үзара аңлашу һәм бер-берсенә ярдәм итүләре хөкем сөрә.

    Суворовлар гаиләсе башлыгы дип бүген кыю рәвештә утызөч яшьлек Дмитрийны әйтергә мөмкин. Институтны тәмамлаганнан соң ул фермер хуҗалык белән ныклап торып шөгыльләнә башлый, гаилә кора, аның әтисе Александр Семенович гаилә башлыгы статусын улына тапшыра.

    «Без, ата-аналар, үз балаларыбызга нәрсә кирәк булса, барысын да бирдек. Хәзер эш алардан тора, без аларга хуҗа түгел, ә безнең ярдәм кирәк була калса - һәрвакыт ярдәм итәчәкбез», - ди Александр Семенович.

    Дмитрий аның белән килешә: «Теләсә ничә яшьтә һәм теләсә кайсы эштә гаилә ярдәме кирәк».

    Дмитрийның әнисе Зоя Михайловна да өйдә «җитәкче булырга» ашкынып тормый: «Яшьләр хәзер бездән күбрәк белә. Безнең йортта киленебез Саша пәйда булгач, ул хуҗалык буенча күп эшне белә иде инде, сыерлар гына сава белми иде. Ә бер елдан соң ул бу эшне дә миннән тизрәк башкарды».

    «Без 2010 елда өйләнештек, миңа нибары 20 яшь иде, ә бер елдан улыбыз туды, аннары кызыбыз, - дип сөйли Саша. - Балалар турында кайгыртырга миңа каенанам һәм каенсеңелләрем Катя һәм Аня булышты, ә мин аларга хуҗалык эшләрендә ярдәм иттем. Ул вакытта минем өчен зур саналган хуҗалык өстенә (4 сыер һәм шул кадәрле үк яшь МЭТ, 5-6 баш дуңгыз) Дима, кредит алып, тагын йөз башка якын дуңгыз сатып алды, кыяклы культуралар үстерү өчен җир арендалап, фермерлык белән шөгыльләнә башлады. Мәшәкатьләр дә, эш тә артты, шуңа күрә 2 декрет ялыннан соң (мин даруханәдә фармацевт булып эшләдем) эшкә чыгу турында уйламадым да».

    2021 ел. Бер түбә астында җиде кеше яши: Александр Семеновичка 70 яшь, аның эш коралы чүкеч һәм кадаклар (ул үзенә эшне табып кына тора), ә яраткан шөгыле - балык тоту (шунысы яхшы, Шушма буенда яшиләр).

    Зоя Михайловнага - 65 яшь, зур гаилә өчен өйдәге уңайлык һәм тәмле ризык – аның тырышлыгы (ул әле сырлар да пешерә), пилмәннәре дә тәмле килеп чыга, Зояның тавышы бик матур һәм ул рус җырларын җырларга ярата.

    Дмитрий белән Сашага утыздан артык, Дмитрий басуда эшләгәндә (сөрү, чәчү яки уңыш җыюда), Саша «снабженец» (автокибетләрдә аны сатучыларның барысы да белә, кирәкле «тимер» табарга бик теләп булышалар) һәм эшче кулларны туендыручы (машина белән төшке һәм кичке ашны басуга ташый). Әлеге гаилә парының өстенлекләре төрле: Дмитрий кырны ярата, ул җирдә бик теләп эшли, ә Сашаның кайчагында үзләрен гаилә фотосессиясе белән сөендерәсе килә. Компромисс табылган: ире үз гаиләсе белән фотога төшәргә риза, тик кырда, төшке аш вакытында гына. Фото да әйбәт килеп чыга, әтиләре дә, үз гаиләсен бергә күрүенә бик шат. Иртәдән кичкә кадәр басуда эшләгән балаларын ул төнлә генә күрә бит.

    Яшь Суворовларның иртәсе сәгать 4 тә чистарту, терлек азыгы салу һәм сыер савудан башлана. Шунысы сөендерә, саву аппараты бар, 11 сыерны Саша 40 минут эчендә сава, көн саен 140 литр сөт савып, 120 литрны, кайчакта барысын да сөт заводына тапшыра, әмма юл булмау сәбәпле (200 метрга якын ара), юл өзеклегендә сөтне транспорт белән ташуда проблема бар.

    «Бу көннәрдә балаларны мәктәпкә тракторда чыгарырга туры килә», - диләр Суворовлар.

    Хуҗалыкта сыерлар күбрәк тә булган булыр иде, әмма аеруча холыксызларыннан (куркынычсызлык максатларында) арынырга туры килгән. Фермер хуҗалыгында 100 баштан артык яшь МЭТ исәпләнә, ә африка чумасы буенча соңгы вакыйгалар уңаеннан дуңгызчылыкны туктатырга туры килгән. Һәм моңа зур итеп нокта куелган. Чөнки бу тармак фермерларны элек тә «сынатты». Узган ел ит җитештерүгә юнәлеш алырга булганнар, герефорд токымлы яшь терлекләр сатып алганнар. Фермер хуҗалыгында 600 га җир (болын һәм сөрүлек), комбайн, ике ДТ тракторы, бер - К-701, ике МТЗ бар. Сезонлы эшләргә эшчеләр җәлеп ителә. Ял көннәрендә Чаллыдан килгән туганнары нык булыша.

    Үзегезнең өч балагызны да авыл хезмәтенә өйрәтәсезме, дигән сорауга әти-әниләр болай дип җавап бирәләр:

    «Хәзер безнең балаларыбызның төп бурычы - барлык юнәлешләрдә дә белем алу, үсү һәм үзеңне табу, дип саныйбыз. Ә без - янәшәдә, сабырлыкта, гафу итә белүдә, хезмәттә үрнәк булырга тырышабыз... Балаларыбызга социаль челтәрләргә керү мөмкинлеге чикләнгән, әмма алар интернеттан түгел, ә бәхетле балачаклары белән файдаланып калалар.

    Семенга - 10 яшь, 4 сыйныфта укый. Ул әтисе белән эштә булырга ярата, техникага тартыла. Ул шахмат, йөзү белән мавыга, спортта яхшы нәтиҗәләргә ирешә, рәсем бәйгеләрендә катнашкан өчен призлар ала, бабасы белән балык тотарга ярата.

    Акилинага 9 яшь, 3 сыйныфта укый, шулай ук балалар сәнгать мәктәбендә, «Шешминка» хореография ансамблендә шөгыльләнә, аның составында барлык конкурсларда һәм фестивальләрдә катнаша. Шулай ук йөзүгә йөри, уен мәйданчыкларында да ул актив. Любашага 4 яшь, ул тыныч холыклы, «Ландыш» балалар бакчасына йөри. Әти-әнисе дә аның белән бергә бакчада үткәрелгән төрле чараларда, спорт, видео һәм фотоконкурсларда катнашалар.

    - Сезнең эшегез, укуыгыз һәм төрле мавыгуларыгыз белән уртак гаилә ялы килеп чыга бит инде.

    - Әйе, шулай. Елның теләсә кайсы вакытында, кичләрен, без ишегалды уртасына мангал куябыз, өстәл әзерлибез, ир-атлар шашлык кыздырган арада, балаларыбыз үзләренең уңышлары белән уртаклаша, без үз яңалыкларыбызны сөйлибез, өлкән буын үз тормышларын искә ала, шуңа күрә без дә, балаларыбыз да Суворовларның – ата-бабаларының гаилә тарихын яхшы белә. Хәтта улыбызны да бабабызның исеме белән – Семен дип куштык, олы кызыбыз Акилинаны карт әбинең әнисенең исеме белән, ә кечкенәбезне – Диманың туган апасының исеме белән атадык. Шушындый кичләрдә өлкәннәребезнең берәрсе – әбиебез яки бабабыз (алар икесе дә яхшы җырлый) яраткан җырларын җырлап җибәрә, ә без исә кушылабыз: кичке Шушма елгасы буенда җырларыбыз еракка тарала, - ди Саша. – Әгәр дә инде балалар белән шәһәргә юл алсак, бу сәфәр бер генә көнгә: хуҗалык бит, озакка китеп булмый.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: