Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

СВОда табиблар һәр җирдә дә кирәк

Позывное «Модуль» булган контрактчы Александр белән ачыктан-ачык сөйләшү

Геройлар янәшәдә

Яңа Чишмә РҮХдә хирург булып эшләгән Александр 9 ай элек үз теләге белән СВОга киткән иде. Кыска вакытлы ялга кайткан якташыбыз - СВОдагы хәрби хезмәткәрдән алгы сызыкта үз вазыйфасын нинди шартларда башкаруы турында сөйләвен үтендек. 

- Сез ни өчен һәм ничек СВОга китәргә булдыгыз?

 - Хәрби хезмәткә аңлы рәвештә һәм үз теләгем белән киттем. Минем бит өч дистә елга якын хирург булып эшләү стажым бар. Мин яшь чактагы хәрби табиб булу хыялымны тормышка ашырдым дисәм дә була. Бу адымга барыр өчен вакыт җиткән, дигән карарга килдем. Гаиләм (тормыш иптәшем, әти-әнием һәм балаларым) минем мондый карарымны аңларга тырыштылар, барысы да мине хупладылар һәм хәзер дә бу шулай. СВО зонасында (Херсон юнәлешендә) мин инде 9 ай хезмәт итәм.

- СВО зонасында сез нинди бурычларны үтисез?

 -Мин ВДВ артиллерия полкының штатлы полк табибы һәм медицина пункты начальнигы вазыйфаларын башкарам. Мин анда табиб буларак үзем генә эшли идем. Күптән түгел минем янга - медпунктка тагын бер доктор килде.  Хәзер бергә хезмәт итәчәкбез. Безнең бурыч - яраланган хәрбиләрне дәвалаудан, үзләренең хәрби бурычларын яңадан үти башлаулары өчен сугышчыларны кире сафка бастырудан гыйбарәт.

- Сезнең медпункт нинди шартларда эшли?

-СВО зонасындагы медпунктның  гражданкадагы медпункт эшеннән аермасы зур булуын яхшы аңларга кирәк. Ягъни СВОдагы медицина пункты - ул оператив рәвештә операцияләр үткәрү, барлык кирәкле ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булган кечкенә госпиталь диярлек.

- Сезгә нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килә?

- Анда барысы да гади генә бара дип әйтү, әлбәттә, дөрес булмас иде. Әйе, анда эшләү - җиңелләрдән түгел. Анда эш, хезмәт, яшәү шартлары да башкача. Кайбер җитди чикләүләр дә бар, ләкин, минемчә, син аңлы рәвештә хезмәт итәргә һәм үз Ватаннарын нацизмнан сакларга дип СВОга килгән батыр ир-атлар кардәшлегенә килеп эләккәндә, алар урынлыдыр, дип уйлыйм. Шуны да әйтергә кирәк, анда кемнең дус, ә кемнең дошман икәнен төгәл һәм тиз аерырга өйрәнәсең.

Бер кыен момент турында әйтеп узам. СВОда ял көннәре бөтенләй юк. Бүгенге көннең числосын белсәң дә, атна артыннан атна үтеп баруын сизмичә дә каласың, соңыннан вакыт агымын югалткан кебек буласың. Туганнарга шалтыратканда, аларның хәлләрен белеп, кайда икәнлекләрен сорыйсың, ә алар бүген ял көне икәнен хәбәр итә. Һәм шуны аңлыйсың, аларда ял көне булса, синдә ул юк һәм, хәтта булыр дип өметләнеп тә булмый. Көн саен 24 сәгать буена без эштә, көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында элемтәдә торабыз. «Өч йөзенче»ләрне (яралыларны) теләсә кайсы вакытта китерергә  мөмкиннәр һәм без аларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булырга тиеш.

Йокы туймау, әлбәттә, сизелә. Арыганлык организмда җыелып бара. Шуңа күрә, мөмкинлек булганда, йоклап алырга тырышабыз. Дөрес, йокыбыз сизгер, йокы аралаш барысын да ишетеп торабыз. Әмма мин шуны беләм, кирәк була калса, сугышчылар мине уятачак.

Монда без бер-беребезгә ярдәм итеп торабыз: кайчагында арканы-аркага терәп йокларга да, бер тәлинкәдән ашарга, бер кружкадан эчәргә дә туры килә. Без өйдәге хәбәрләр белән уртаклашабыз, тәмле ризыкларны бүлешәбез, бер-беребез өчен сөенергә, элек күз төшмәгән ниндидер вак-төякләргә куанырга өйрәнәбез.

Иң авыры - өйдән аерылу, бигрәк тә балалары, оныклары булган кешеләр өчен. Бездә бит тормышта күп нәрсәләр күргән өлкән яшьтәге хәрби хезмәткәрләр дә бар, шулай да алар кыенлыклардан курыкмыйлар, хезмәт итәләр. Яшь егетләр дә бар һәм алар аңлы рәвештә СВОга килгәннәр.  Башкача була да алмый. Без барыбыз да бер зур гаилә һәм анда, сугышта, без уртак эшне башкарабыз.

- Янәшәгездә якташлар (танышлар) бармы соң?

- Безнең частьтә якташларыбыз, әлбәттә, бар.  Еш булмаса да аралашабыз, тыныч тормыштагы күңелле мизгелләрне искә төшерәбез. Бер-беребезгә кулдан килгәнчә ярдәм итәбез.

Менә шундый бер кызыклы очрак булган иде, җитди кыйпылчыклы яра белән бер хәрбине китерделәр. Мин аңа тиешле ярдәмне күрсәттем: кан китүне туктаттым, ярасын тектем, күзен дә саклап кала алдым (анысы да җәрәхәтләнгән иде). Операция өстәленнән торганда, ул миңа моннан 25 ел элек аны ничек дәвалаганымны искә төшерде. Без бер-беребезне исебезгә төшердек һәм, очрашуга шатланып, ике таза мужик, балалар кебек, кочаклаштык.

- Мөгаен, СВО зонасындагы табиблар сугышчылар арасында аеруча абруй казанадыр?

- Әйе, әлбәттә. Бигрәк тә сугышчының тәнен генә түгел, җанын да дәвалый белүче табиблар. Алар авыру һәм яраланган сугышчылар белән сөйләшә беләләр.

Еш кына рәхмәтле сугышчылар бер пачка тәмәке, кемдер зажигалка бүләк итә. Ә тагын монда - кыр шартларында - валюта дигән нәрсә дә бар, ягъни буш снаряд тартмалары, алар төзелеш материалы буларак кулланыла. Сугышчылар: «Модуль, әйт кенә, күпме кирәк, шулкадәр алып килербез», - диләр. Юк, ящиклар да, бүләкләр дә түгел, ә «кырыс» сугышчыларның күңел җылысы рухландыра, арыган булуга карамастан, алга таба да эшлисе генә килеп тора.

 Мин хирург булуга карамастан, миңа бөтен нәрсә белән шөгыльләнергә туры килә, шул исәптән терапия, неврология, кардиология белән дә. Мондый катнаш белгечлекләрне миңа биредә булып, эш барышында үзләштерергә туры килде. Ярый әле «гражданка»дагы коллегаларым киңәш белән ярдәм итәләр. Ә хәзер гуманитар ярдәм белән дә. Туганнарыбыз, якыннарыбыз, дусларыбыз, хезмәттәшләребез безнең өчен гуманитар ярдәм җыялар. Аларга бик зур рәхмәт. Алар безгә нык ярдәм итә.

Россиянең чын ир-атларының күбесе хәзер СВО зонасында һәм мин Ватаным хакына һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүемә шат һәм шуның белән горурланам да. Менә якыннарым да минем белән горурланалар һәм мин бу юлны сайлаганыма үкенмим, җиңгәнче алга таба хезмәт итәчәкмен.  Кирәк була калса, кулыма корал алып хәрби бурычымны дәвам итәчәкмен.

- Якын кешең, үз гомерен куркыныч астына куеп, башкаларның гомерен саклап калырга тырыша. Сез моңа ничек карыйсыз?  Бу  сорауны хәрби хезмәткәр Александрның хатыны Елена Николаевнага бирдек.

 - Әлеге сорауга җавап бирү җиңел түгел. Мин көн саен Александрга гомер һәм сәламәтлек теләп, Ходайга дога кылам. Мин аның бу юлны сайлавын, хупладым, аны көтәм һәм гаилә учагын саклыйм.  Балаларыма, әти-әниемә, абыемның гаиләсенә, хезмәттәшләремә, хуҗалык эшләрендә ярдәм итүче күршеләремә ярдәм итүләре өчен рәхмәтлемен. Шулай ук гуманитар ярдәм күрсәтүчеләргә: район хакимиятенә дә, гади халыкка да, коллегаларга да, туганнарыбызга да рәхмәт әйтәсем килә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев