Җәмгыять
Святки бәйрәме узды
Үткән чәршәмбе көнне район Мәдәният йорты хезмәткәрләре Яңа Чишмәдә "Веселые святки" дип аталган бәйрәм-урам чарасы үткәрделәр.
Яңа елны каршылаганнан соң инде күптәннән Святки исемен йөрткән иң күңелле, серле вакыт башлана. Юкка гына бу көннәрдә халык бер-берсенә кунакка йөрмәгән, Раштуа белән котлаганнар, колядалар җырлаганнар. "Коляда" йоласы бөтен Русия буйлап танылган: һәр йорт тәрәзәсе төбендә алда киләчәк елда хуҗалыкка муллык теләп, җырлаучыларга прәннекләр, бөкәннәр, тәм-томнар, вак акчалар бүләк итеп биргән хуҗаларны зурлаганнар, мактаганнар.
Һәм бу елда да әлеге бәйрәмне онытмаганнар. 10 гыйнварда РМЙ белгечләре киенеп-ясанып Яңа Чишмә урамнары буйлап йорт хуҗаларына имин тормыш, елны матур итеп үткәрүләрен теләп йөрделәр. Хуҗалар исә кунакларны ишек һәм капкаларын киң итеп ачып куеп каршы алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев