Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыерларны дәвалаганда сөт куллануга яраксыз

Район халкының шәхси хуҗалыгында 5600 дән артык мөгезле эре терлек бар, шул исәптә 2129 баш сыер. Терлекләр дә кайчак авырый, аларга ветеринария берләшмәсе белгечләре дәвалау үткәрә. Әмма шуны белү мөһим, дару җибәрү (инъекция ясау) сөтнең сыйфатын төшерә, аны азык итеп куллануда һәм күпмедер вакыт яшь бозауларга эчертүдә яраксыз санала. Гадәттә...

Район халкының шәхси хуҗалыгында 5600 дән артык мөгезле эре терлек бар, шул исәптә 2129 баш сыер.
Терлекләр дә кайчак авырый, аларга ветеринария берләшмәсе белгечләре дәвалау үткәрә. Әмма шуны белү мөһим, дару җибәрү (инъекция ясау) сөтнең сыйфатын төшерә, аны азык итеп куллануда һәм күпмедер вакыт яшь бозауларга эчертүдә яраксыз санала. Гадәттә бу вакыт препаратны төрү материалында күрсәтелгән була һәм ул ике атна тәшкил итә.
Әлеге чорда сөтне азык итеп куллану, сөт җыючыларга тапшыру һәм яшь терлекләргә эчертү катгый тыела. Ветеринария берләшмәсе белгечләре сыерларны дәвалауга билгеләгәч (чакырткач), бу турыда авыл җирлекләре башкарма комитетларына хәбәр итәчәкләр, ә алар, үз чиратларында, сөт җыючыларга әйтәчәкләр. Сәламәтлегегезне саклагыз!
Илшат ДӘҮЛӘТШИН,
район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X