Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

СЫНАЛГАН, ТИК СЫНМАГАН

Күп­ме ана­ны га­зиз ба­ла­лар­сыз кал­дыр­ган, күп­ме ха­тын-кыз­ны сө­ек­ле ир­лә­рен­нән, ярат­кан яр­ла­рын­нан мәң­ге­лек­кә аер­ган, күп­ме ба­ла­ны-ятим, әле ту­ар­га да өл­гер­ми ана ка­ры­нын­да кал­ган­на­рын ир­кә­лә­неп, "ә­ти", дип әй­тү­дән дә мәх­рүм ит­кән дәһ­шәт­ле Бө­ек Ва­тан су­гы­шы баш­лан­ган 41нче ел­да як­ты дөнь­я­га аваз сал­ган ба­ла­лар да җит­меш­не ту­тыр­ды. Шун­дый­лар­ның бер­се, Ак­бү­ре авы­лын­нан Ха­рис Вә­гыйз...

Без, яшь­рәк бу­ын, ел­лар уз­ган, яше­без арт­кан са­ен җи­ңү­нең нин­ди бә­һа бә­ра­бә­ре­нә би­рел­гә­нен, су­гыш­тан соң­гы ел­лар­ның авыр­лы­гын, су­гыш чо­ры ба­ла­ла­ры күр­гән­нәр­не, баш­ла­рын­нан ки­чер­гән­нәр­не та­гын да ти­рән­рәк аң­лый ба­ра­быз. Ә яу чо­рын­да һәм ан­нан соң­гы ел­лар­да өс­лә­ре­нә ябы­рыл­ган ну­жа­ны үз җил­кә­лә­рен­дә та­ты­ган­нар­га ни ди­яр­гә ка­ла ин­де? Арт­та кал­ган ис­тә­лек­ләр, хә­тер-ха­ти­рә­ләр йом­га­гын сүт­кән­дә алар, авыр итеп су­лап ку­еп, тый­нак кы­на, кы­ен­лык­лар­ны ни­чек­ләр ге­нә җи­ңеп чы­га ал­дык икән, ба­лалык, яшь­лек бе­лән дә бик си­зел­мә­гән­дер ин­де, дип әй­теп ку­я­лар.

Һәр ке­ше­нең дә бу як­ты дөнь­я­да бә­хет­ле бу­лып яшәр­гә ха­кы бар да бит, без ди­гән­чә ге­нә тү­гел шул. Ма­тур ки­лә­чәк, бер­сен­нән-бер­се сөй­кем­ле итәк ту­лы ба­ла­лар ту­рын­да хы­ял­ла­нып тор­мыш кор­ган баһадир гәү­дә­ле, авыл һәм ти­рә-як­та­гы бай­так Са­бан туй­лар ба­ты­ры булган Вә­гыйз абый бе­лән уңган, төс­кә-бит­кә чи­бәр Мәрь­ям апа да мәң­ге ае­рыл­мас­ка сүз би­рә­ләр.Тик бә­хет­ле көн­нә­ре ге­нә озак­ка бар­мый, 1941нче ел­ның ап­рель аен­да Вә­гыйз абый­ны ар­мия хез­мә­те­нә ча­кы­ра­лар, ә 22 июнь­дә ке­ше­лек дөнь­я­сын-ир­тә­гә­се көн­гә бул­ган өмет-ыша­ныч­ла­рын бил­ге­сез­лек пәр­дә­се кап­лап ал­ган су­гыш баш­ла­на. Бе­рен­че көн­нәр­дә үк фронт­ка кит­кән Вә­гый­зен­нән Мәрь­ям апа ба­ры ике ге­нә хат ала. Бу 41нче ел­ның ию­ле бу­ла. Җир йө­зен­дә бө­тен­ләй дә яшә­мә­гән­дәй, Вә­гыйз абый эз­сез-хә­бәр­сез юга­ла. Су­гыш чык­кан­да Мәрь­я­мы ка­ры­нын­да кал­ган Ха­ри­сын да күр­ми фа­ни дөнь­я­дан ки­тә ул.Сы­ңар ка­нат ерак оча ал­мый, ди­сә­ләр дә, 21 яшен­дә тол ка­лып, сөй­гә­не­нә туг­ры бу­лып, ты­ры­шып-тыр­ма­шып бул­са да тор­мыш йө­ген тарт­кан Мәрь­ям апа соң­гы су­лы­шы­на ка­дәр Вә­гый­зен кө­теп яши. Кай­на­на-кай­на­та­сын да тәр­би­я­ләп, ка­дер­ләп соң­гы юл­га оза­та. Соң­гы кө­не­нә­чә го­ме­рен бер­дән­бер улы­на ба­гыш­лый: Ха­ри­сы аның юа­ны­чы да, өме­те дә, ки­ңәш­че­се дә бу­ла.Ин­де үзе дә олы яшь­тә бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, әни­се ту­рын­да сүз чык­кан­да, кү­ңе­ле тул­ган Ха­рис ага­ның аны әле дә, ба­ла­лар­ча, са­гы­нып яшә­ве си­зе­леп то­ра. Мәрь­ям апа улын нин­ди ге­нә те­ләк­ләр те­ләп үс­тер­гән­дер, үт­кән­нә­ре аның йө­рәген сык­ра­тыр­лык бул­са да, бү­ген­ге кө­не-аяз: тор­мы­шы тү­гә­рәк, йорт-җи­ре бө­тен, менә инде 41 ел дәвамында тор­мыш ар­ба­сын икен­че ягын­нан тар­ту­чы го­мер юл­да­шы-Мин­не­гө­ле бе­лән бер­гә­ләп тәр­би­я­ләп үс­тер­гән әз­мә­вер­дәй өч улы һәм ка­дер­ле кы­зы-ба­ры­сы да исән-сау, һәр­кай­сы тор­мыш­та үз уры­нын тап­кан, үз оя­ла­рын ко­рып, әби-ба­бай­ны онык­ла­ры бе­лән сө­ен­де­реп яши­ләр.Ямь­ле мәҗ­лес кө­нен­дә ко­яш­тай бал­кып, ба­ла­ла­ры өчен го­рур­ла­нып утыр­ды Ха­рис ага. Җи­де дис­тә­не ту­тыр­ган ба­ба­ла­рын әле бер­се, әле икен­че­се ки­леп ко­чып, зал ур­та­сын­да ул көнне кү­бә­ләк­тәй си­гез онык бө­те­рел­де. Хә­ер, Ха­рис ага үз ба­ла­ла­ры, онык­ла­ры, кияү-ки­лен­нә­ре өчен ге­нә тү­гел, ту­ган-ту­ма­ча, дус-иш­лә­ре­нең га­и­лә әгъ­за­ла­ры өчен дә җан атып яши тор­ган ке­ше.

Ярат­кан ко­лы­на Хо­дай тә­га­лә сы­нау­лар­ны өеп би­рә, ди­ләр. Ха­рис ага да шун­дый­лар ара­сын­нан­дыр, кү­рә­сең. Иң бе­рен­че тап­кыр бә­ла­гә та­руы (7 яшен­дә егы­лып ая­гын­ сындыра) ба­ла­чак шук­лы­гы бе­лән бул­са да, ул аны го­ме­ре буе оза­та ба­ра. Өй­дә ге­нә дә­ва­ла­нып, ул ва­кыт җай­га ки­лә үзе. Тик әле­ге­дәй ха­ләт­не аңа ка­бат 14 яшен­нән ул ва­кыт­та Карл Маркс исе­мен йөрт­кән кол­хоз­да хи­сап­чы бу­лып эш­ли баш­ла­ган 16-17 яшь­лек егет ча­гын­да да ки­че­рер­гә ту­ры ки­лә. Аның юлын­да киң кү­ңел­ле ке­ше­ләр еш оч­рап то­ра, шу­лар яр­дә­ме бе­лән бу юлы ул са­на­то­рий­да дә­ва­ла­ну ала һәм өмет­ле кү­рен­гән егет­не, күп­ме­дер ва­кыт­тан соң, Мин­зә­лә сов­хоз-тех­ни­ку­мы­на көн­дез­ге бү­лек­кә зоотехник белгечлегенә укыр­га җи­бә­рә­ләр. Ял­гыз кал­ган әни­сен кыз­га­нып, Ха­рис ага тех­ни­кум­ны чит­тән то­рып тә­мам­лый.Фер­ма­да хи­сап­чы, фер­ма мө­ди­ре бу­ла (бу ин­де Крас­ный Ок­тябрь поселогы сос­та­вын­да бул­ган­да), клуб мө­ди­ре бу­лып та эш­ләп ала. "Бу­ре­вест­ник" сов­хо­зы оеш­кач, аны зо­о­тех­ник итеп ку­я­лар. Бер ара авыл Со­ве­ты рә­и­се, парт­ком сек­ре­та­ре бу­лып та то­ра, читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетын тәмамлый. Кү­рә­чәк­тер ин­де, ра­йон үзә­ген­дә рай­ПО ди­рек­то­ры бу­лып эш­лә­гән чор­да Ха­рис Вә­гыйз улы утыр­ган Чал­лы шә­һә­рен­нән яр­мин­кә­дән кай­ту­чы ма­ши­на юл-транс­порт һә­ла­кә­те­нә оч­рый. Ха­рис ага бик күп сы­ну­лар, тән җә­рә­хәт­лә­ре ала, ел­ буе хас­та­ха­нә­дә ята. Якын­на­ры ты­рыш­лы­гы, яр­дә­ме, мә­хәб­бә­те бе­лән ул ка­бат тор­мыш­ка әй­лә­неп кай­та һәм ул ва­кыт "Дус­лык" исе­мен­дә­ге сов­хоз­да баш икъ­ти­сад­чы бу­лып эш­ли баш­лый. Көннәрдән бер көнне, ра­йон­да үт­кән ки­ңәш­мә­дән чык­кан­да та­еп ки­теп, ба­ла­чак шук­лы­гы бе­лән авырт­тыр­ган ая­гын ка­бат сын­ды­ра. Бу тор­мыш сы­на­вын уз­ды­рып җи­бә­рер­гә дә үзен­дә көч та­ба ал­ган Ха­рис ага­ны 1994 нче ел­да "Дус­лык" сов­хо­зы ди­рек­то­ры итеп ку­я­лар- го­ме­ре­нең 5 елы шул хез­мәт­тә уза. Ла­ек­лы ял­га ул ХС­МУ ге­не­раль ди­рек­то­ры­ның го­му­ми мәсь­ә­лә­ләр бу­ен­ча урын­ба­са­ры ва­зый­фа­сын­нан ки­тә.

Ха­рис Вә­гыйз улы­ның төр­ле җи­тәк­че урын­нар­да хез­мәт куй­ган­да авыл­даш­ла­ры­ның имин тор­мы­шы өчен баш­кар­ган эш­лә­ре бай­так. Әй­тик, авыл­га су, газ кер­тү­дә, мә­дә­ни­ят йор­ты һәм ба­ла­лар бак­ча­сы тө­зе­ле­шен баш­лап җи­бә­рү­дә, щит­лар­дан тор­ган йорт­лар бас­ты­ру­да, электр линияләрен яңартуда аның да өле­ше зур. Шу­шы ел­лар дә­ве­рен­дә­ге хез­мәт­лә­ре би­хи­сап Мак­тау гра­мо­та­ла­ры һәм Рәх­мәт хат­ла­ры бе­лән бил­ге­ләп үтел­гән.

Тор­мыш­ны өзе­леп яра­ту­чы, ке­ше­ләр бе­лән ара­ла­шу­дан ямь та­бып яшәү­че Ха­рис ага, нин­ди урын­да гы­на эш­лә­сә дә, авыл хал­кы бе­лән ур­так тел­не тиз та­ба. Бү­ген дә Ак­бү­ре авы­лын­да аны хөр­мәт ит­мә­гән ке­ше юк­тыр. Йө­рә­ге, кү­ңе­ле аның ба­ры­сы өчен дә гел ачык. Олы­ны-олы, ке­че­не-ке­че итә бе­лә ул. Ту­ган җан­лы бу­луы, якын­на­рым-дус­ла­рым, дип өзе­леп яшә­ве дә һәр­кай­сы­быз­ның күз ал­дын­да. Юлы­на ар­кы­лы төш­кән тор­мыш кир­тә­лә­рен ат­лап үтеп, сыз­лау-сык­ра­ну­ла­рын йө­зе­нә чы­гар­мый, бер­ни­дән зар­лан­мый бү­ген дә ту­лы кан­лы тор­мыш алып ба­ру­ын дә­вам итә ул.Тор­мыш­ла­ры­ның көй­ле ба­ру­ын­да го­мер юл­да­шы Мин­не­гөл Ну­рул­ла кы­зы­ның да өле­ше зур­дыр. Ха­рис ага мәҗ­лес­тә аңа рәх­мәт­ле бу­лу­ын күп тап­кыр­лар ка­бат­ла­ды. Хә­ер, аңа гы­на тү­гел, үзен хөр­мәт итеп кил­гән, олуг юби­лее бәй­рә­ме шат­лы­гын ур­так­лаш­кан­нар­ның һәм­мә­се­нә дә рәх­мәт­ле ул.

Ал­да да һәр көн алар­га ба­ры шат­лык­лар гы­на алып кил­сен, ди­гән те­ләк­тә ка­лып, Ха­рис ага­га

Ак­рын гы­на чәч­лә­ре­ңә чал­лар тө­шә,

Ак юл бу­лып го­мер шулай алга дәшә. Кар­та­ям, дип ял­гыш

кы­на уй­лый күр­мә,

Әле та­гын озак-озак

ел­лар яшә, ди­я­сем ки­лә.

Сүз уңа­ен­да шу­ны да әй­теп үтәр идем, бәй­рәм­гә ча­кы­рыл­ган рес­пуб­ли­ка­быз­ның та­ныл­ган ар­тист­ла­ры Рә­шит Са­би­ров (­нә­фис сүз ос­та­сы), Рөстәм За­ки­ров (­җыр­чы), На­ил Та­ба­на­ков (­җыр­чы-ком­по­зи­тор), Казан му­зы­ка учи­ли­ще­сы уку­чы­ла­ры Иль­ми­ра Нәгыймова һәм Ак­бү­ре авы­лы кы­зы Аль­би­на Нур­ха­мә­то­ва, Яңа Чишмәдән Гөлназ Насыйрова­лар ку­нак­лар­ны үз­лә­ре­нең ямь­ле чы­гыш­ла­ры бе­лән сө­ен­дер­де­ләр, алар­га ба­ры­сы исе­мен­нән дә зур рәх­мәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X