Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыналган, тик сынмаган

Чуаш Чабаксарында яшәүче Игнатьева Нина Петровнага – 90 яшь.

- Туган көнемне мин унбишенче сентябрьдә билгеләп үтәм, гәрчә паспортта унҗидесендә  язылган булса да, ә үзем 7 сентябрьдә туганмын... Нәкъ анекдот кебек, елның елында Нина әбекәй үзе турында  әнә шулай сөйли, ә аннары 15 нче числоның каян килеп чыгуын аңлата. “Мине 15 сентябрьдә чукындырганнар, менә үз яшемне шуннан саныйм да инде“, - ди.
Бу авылда Нина әбинең өен табу бик ансат булды:  беренче очраган кешедән сораштыруга, ул аның кайда яшәгәнен күрсәтеп кенә калмый,  бусагасына кадәр озатып куя икән, ул көнне дә шушы авыл кызлары һәм малайлары нәкъ шулай иттеләр. Безнең ни өчен килүебезне белгәч, алар әле аның турында бар белгәннәрен дә сөйләргә  керештеләр: “Ул бик тә яхшы һәм мөлаем“, “Безне күргәч, ни белән булса да сыйларга тырыша“ һ.б. Өлкәнрәк яшьтәгеләр  дә шундый ук фикердә.
Сергей Моляков:  “Нина Петровна озак  еллар мәктәп ашханәсендә эшләде,  ул аның өчен эш кенә түгел, ә тормыштагы максаты да иде: бер генә бала да ач калырга тиеш түгел. Нина Петровна үзе  8 яшендә ятим калган, шуңа күрә хәер соранып йөргән, бакчалар утап,  колхозда башак җыеп, үзенә бер телем икмәккә эшләгән, ә кайчакларда,  эш булмау  сәбәпле, ач та булган“.
Мондый газаплы авыр хезмәт (Колмакчыда урман кискәннәр, үз авылында мәктәп төзегәннәр) 1947 елда төгәлләнгән. 19 яшендә аңа балалар йортында эшләргә тәкъдим итәләр,  ул анда пешекче, кер юучы, төнге няня һ.б. шуның ише эшләрне башкарган. Кыскасы, ятим балалар өчен ул әни-әти дә һәм әби-бабай да  булган.
- Һәр  ятим  балада мин  үземне күрә идем, - дип сөйли Нина Петровна, - аларны кызганып җаным әрни иде, һәр баланы үз балам кебек  яраттым.
Ә аның үз баласы 30 яшендә  туа. Оля беренче һәм бердәнбер баласы  була, чөнки Нина Петровнаның ире бик яшьли үлеп китә, ә ул башка  кияүгә чыкмаган. Хәзер ул берничә тапкыр әби булган инде. Шушы яшендә дә үзенең  үсеп буй җиткән оныкларын тәмле  итеп сыйларга, аларга ничек булса да ярдәм итәргә тырыша.
- Балалар  йорты  ябылганнан соң, мин мәктәпкә эшкә күчтем, - дип сүзен дәвам итте Нина Петровна. - Гомеремнең яртысы балалар арасында үтте, алар төрлесе-төрле характерда: шуклар, шаулылар, тик барысы да бәхетлеләр, чөнки аларның әти-әниләре бар иде.
Нина Петровна яңа мәктәп ачылгач кына лаеклы ялга китә, ә үзе искесендә  кала (хәзер аның өе элекке ашханәдә).  Әлеге  йортта хәзерге укучылар еш  була. Алар Нина әбигә бар эштә дә булышалар: чистарталар, юалар, җыештыралар. Ул алар ярдәмен бик шатланып кабул итә, гәрчә өйдә бар эшне дә үзе башкара  алса да. Балалар  килүе аңа  көч һәм энергия бирә, тагы да дәртләндерә.
- Бар җирдә, тирә-юньдә таныш-якын кешеләр (бу авылдашлары турында әйтүе) булганда, яшәве рәхәт, ни генә сорасаң да – шунда ук эшләп куялар (бу АҖ башкарма комитеты турында әйтүе). Өй алдына лампочка куюларын сораган  идем, куйдылар, бөтен җир яктырып китте.  Өйдә җылы, дөрес, суүткәргеч юк анысы,  укучылар килгәч, коедан күпме кирәк, шул чаклы ташыйлар. Мин барысын да яратам, шуңа үземне дә хөрмәт  итәләрдер, - ди.
Лариса Федорова   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев