Сынауларда сынмаган
Зирекле авылыннан Әхмәтшәрипова Мәрьям Могыйн кызына 27 февральдә 90 яшь тула.
«Зирекледә яшәүче Әхмәтшәрипова Мәрьям Могыйн кызы язмышына төшкән сынауларга бирешмичә, һәр көннән ямь табып, гадәти тормыш алып барырга өйрәнгән. Бала чагы, яшьлеге сугыш елларына туры килгән миллионлаган балаларның берсе ул», - дип хәбәр итә редакциягә Зирекле авылындагы музей директоры Лидия Лотфуллина.
-1941 елны әтиләрен сугышка озатканда аңа нибары 9 яшь була. «Бик аз гына истә әти, күз алдында кап-кара чәчле, озын буйлы. Бик күп еллар үтте шул инде», - ди Мәрьям апа. Әтисенә туган якларга әйләнеп кайту насыйп булмый, илебез азатлыгы өчен көрәшеп, яу кырында ятып кала.
«Әтисез үсү гомер буе бәгырьгә тиде. Рәхәт яшәмәдек. Авыр чаклар күп булды. Ятимлек кенә түгел, хәерчелек тә үзәккә үтте. «Әй, әти булса, чабата үреп бирер иде», - дип елый идек. Әнием Рабига авырлы булып, 5 бала белән ялгыз кала. Бала туып озак яши алмады, әни эштә вакытта без, ашарга булмагач, йортта үскән үгез яфрагын чәйнәп ашата идек, шул ярамагандыр мөгаен...
Тормышның бөтен авырлыгы әни җилкәсенә төште. Әни кулдан килгәнчә тырышты. Кемгәдер күлмәк текте, оекбашлар бәйләде, көн-төн эшләде. Аның кулыннан үлгәнче инә төшмәде. Бик гадел, туры сүзле кеше иде әнием. Без, балалар да, әни кайда эшләсә, шунда булдык. Ач-ялангач булса да, авыл халкы дошманны җиңү өчен барын да эшләде. Иртәгәсе көнгә ышанычы зур иде».
Әнисенең олы кызы буларак, тормыш авырлыгы аңа күбрәк төшә, кызга иртә кул арасына керергә, башлангыч белем алу белән чикләнергә туры килә.
«Мин сугыш вакытында аз укыдым. Күбесенчә колхоз кырларында эшләдем. Ачлык-ялангачлык, кечкенәдән авыр хезмәт. Без ашамаган үлән калды микән ул елларда. Басудан сөенә-сөенә черек бәрәңге ташый торган идек, аны тапсаң зур бәхет инде. Аннан соң кырда калган башак башлары эзли торган идек, әни аларны ашка салып пешерде. Җәй җиткәч ачлыктан кычыткан, балтырган коткарып калды. Алабута орлыгыннан пешкән ипи шулкадәр ачы була иде, тәме авызда әле дә саклана кебек. Шуңа да кычыткан, балтырган, тузганаклар ашап ач үлемнән калган буын, бүгенге тормышына шөкер итеп яши белә. Баштарак колхозда төрле эшләрдә эшләп, 14 яшьтән колхоз фермасында ат җигеп, «Кичү» елгасыннан су ташып, бәрәңге пешереп, апара ясап малларны ашата идек. Дус кызларым Габдуллина Мәүлия, сеңлесе Зөлхәбирә, Хәлиуллина (Кадыйрова) Санияләр белән эшләдек».
Аннан группа алып, сыерлар сава башлаган Мәрьям апаның эшләмәгән эше калды микән. Савымчы да була ул, бозаулар да үстерә, колхоз сарыкларын да көтә, тавыклар да карый, ындыр табагында да хезмәт куя. Нинди генә эшкә кушсалар да, тырышып эшли. Шул чордагы фидакарь хезмәте өчен мактауларга, медальләргә лаек була.
Габделхак Юныс улы белән тату, матур гаилә булып 60 елга якын бергә гомер итәләр.

4 бала тәрбияләп үстерәләр. Кияүгә чыккач, ире белән бергә утынын да әзерли, кыскасы, барлык эшләрне бергә башкаралар. Мәрьям апа иртүк торып ипиен дә салган, катыгын да оеткан, керен дә юган, аларны чишмәгә барып чайкап, тагын әллә никадәр эш эшләп, колхоз эшенә дә өлгергән. Әле каенанасын да тәрбияләгән. «Эшләп кеше үлми, бервакытта да эштән курыкмадым», дип сөйли Мәрьям апа. Тырыш хезмәтләре өчен «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» һәм «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнә. «Аннан балалар үстеләр, кул арасына керә башладылар. Урта белемне Зирекле мәктәбендә алып, шәһәрләргә киттеләр. Тормыш корып, матур гына яши башладылар. Улыбыз армия сафларына китте. Көтмәгәндә бер-бер артлы бәла-казалар килде. Өч мәртәбә яндык. Ярый туганнар, күршеләрем, авылдашлар булышты, төрле яклап ярдәм иттеләр. Аллаһның рәхмәтләре яусын барсына да».
Кайгы- хәсрәт, бала хәсрәте, оныкны фаҗигале төстә югалту - болар барысы да шул бер кечкенә генә йөрәккә. Кайлардан гына сабырлыклар алып бетергәндер, Мәрьям апа? Әти-әнисенә бердәнбер ул Наил 3 ел морфлотта хезмәт итеп, шунда ук су асты көймәсендә тагын 3 елга кала. Инде исән-сау кайтып, Түбән Кама шәһәренә эшкә урнашып, фатирлы булып, матур гына эшләп - яшәп ятканда, фаҗигале төстә вафат була. Аннан йөрәк җимешләре -кызы Миннегөлнең ике игезәк уллары 8 нче каттан егылып төшеп, берсе инвалид кала, икенчесен алып кала алмыйлар, аны да Аллаһы Тәгалә үзенә ала. Миннегөлне дә замана чире алып китә...
Тыл хезмәтчәне Мәрьям Могыйн кызының, сугыш чоры баласы кичергән ачы язмышка, авыр сугыш елларында, шәхси тормышында күп сынауларга дучар булган хатын-кызның сабырлыгына, үҗәтлегенә, ныклыгына, гаделлегенә чыннан да шаккатырлык. «Әйе, мин бик бәхетле, кызым. Аллаһы Тәгалә яраткан кешеләрен генә авырлыклар биреп сыный, ди. Мин дә Аның бер сөекле бәндәседер инде»,- ди ул тыныч кына.
«Балаларым бик тәртипле, эшчән булдылар, Аллага шөкер, кияүләрдән дә уңдым. Авылда барлык эшләрне дә алар башкара, янганнан соң яңа йорт та төзеделәр. Мине хөрмәт итәләр, исән-сау гына була күрсеннәр»,- ди Мәрьям апа.
Әйе, чыннан да йорттагы һәрнәрсәнең тәртипле итеп куелышына, чисталыгына сокланасың.
Тугызынчы дистәне тутырган Мәрьям апа бүгенге көндә балалары, оныклары кадер - хөрмәтендә бәхетле картлык кичерә. Үткәннәре йөрәген телгәләсә дә, бүгенгесенә шөкер итеп яши ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев