Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табигать белән сакчыл мөнәсәбәттә булу кирәк

Табигать - безнең гомум йортыбыз. Аның турында җир йөзендәге һәр кеше кайгыртырга  тиеш, без,  “Алтын ачкыч“ балалар бакчасы тәрбиячеләре, үзебездә тәрбияләнүчеләрне моңа даими өйрәтәбез, - дип үз эш тәҗрибәсе белән уртаклашты тәрбияче Ландыш Батыршина.

- Экологик культурага мәхәббәтне балада кече яшьтән тәрбияләү кирәк. Педагоглар гына түгел, һәр  ата-ана моңа үз өлешен кертергә тиеш. Шуңа да без ата-аналар белән әңгәмәләр үткәреп, аларга балалар  белән табигатьтә еш булырга, безне чолгап алган нәрсәләргә  нинди мөнәсәбәттә булу кирәклеген аңлатырга  кушабыз. Ата-аналар аңлатуы һәм әңгәмәсе үз үрнәкләрендә ныгытылырга тиеш. Шунысы да бар, бергәләп  паркта, урманда, кырда, сулыкларда йөрегез, ә менә үзегездән соң чүп-чар калдырмагыз! Моңа, һичшиксез, балаларыгыз да игътибар итми калмас.
Көзен  табигатьне  күзәткәндә балаларга ни өчен яңгырлар явуын (кирәклеген) аңлатабыз.  Көзге яңгырлар җир  суга туенсын, мул уңыш бирсен өчен  кирәк.
Ә агачлар  “тирән йокыга “ әзерләнә, шуңа да яфракларын  коялар, шулай булмаса, кышын алар юкка чыга (үлә).
Хайваннарны көзен борчырга  ярамый, бу вакытта аларның активлыгы кими, шуңа күрә урманда, паркта, сулыкларда шаулап йөрергә ярамый.
Кышын балаларга карның әһәмияте турында сөйлибез, кар җирне су һәм файдалы тозлар белән баета, дибез. Ә җир кар астында ял итә. Яз көне саф һавада йөргәндә  табигатьнең ничек уянуын сөйлибез һәм күрсәтәбез.
Экологик культураны балалар белән  бергәләп, көч җитәрлек  хезмәт чаралары ярдәмендә күрсәтү-аңлату файдалырак. Яз - кошларның оя кору вакыты. Шуңа күрә язын кошларның тормышы  турында сөйләп, аларны  күзәтеп кенә калмыйча, кошларга  азык салу урыннары ясыйбыз, шулай ук кош ояларын ватарга ярамаганлыгын аңлатабыз. Җәйге  чорда   чәчәк түтәлләрендәге күп төрле чәчәкләр  үсүен күзәтеп, без бергәләп  җиребезне бизәп торган шушы чәчәкләрне матур хәлдә тоту кирәклеге турында  искәртәбез. Елның шушы чорында бөҗәкләр тормышын да күзәтергә мөмкин. Аларның үзенчәлекләре, файдасы, зыяны һ.б. турында  да сөйлибез.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев