Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табын әзерлибез, чыршыны бизибез һәм бүләкләр көтәбез

21 декабрь көнне Яңа Чишмәдә узган ярминкәдә халык бәйрәм табынына азык-төлек, ылыслы агачлар һәм туганнарына бүләкләр алды.

Бигрәк тә сыер, дуңгыз ите, каз, үрдәк, тавык түшкәләренә сорау зур булды. Кемдер фаршка сөяксез ит, кемдер сөяклесен сорады – бу Яңа ел өстәленә кем нинди ризык әзерләргә планлаштыруына бәйле иде. Кемдер пилмән әзерләргә тели, бу очракта сыер һәм дуңгыз итен бергә кушып ясау иң яхшысы, кемдер алма белән пешерелгән каз яки духовкада дуңгыз кабыргасы кыздырырга тели. Тозлы салоны яратучылар аның әзерен сатып ала алдылар, ә кемдер “фирменный” рецепты буенча тозлау өчен итен алды.
Зөлфия Якупова прилавкасындагы 15 каз түшкәсе ярты сәгать эчендә сатылып бетте. Бик яратып алдылар, яңа партия артыннан өенә кайтып килергә туры килде. Ә бит  казның эч-башыннан нинди тәмле ашлар әзерләргә була, әлеге “каз җыелмасы”на ихтыяҗ да зур. Хатын-кызлар аны сатып алып, үзара үз рецептлары белән дә бүлештеләр: кемдер бәрәңге белән пешерә, кемдер койка ясый...


Табынга атланмай алырга теләгән кешеләргә ярминкәдә Яңа Чишмәдә җитештерелгән бу продуктны сатып алу мөмкинлеге булды. Ул көндәлек бутербродлар ясау өчен дә яхшы.  Дөрес, аны ярминкәгә иртәрәк килүчеләр генә алып өлгерде. Яңа ел алдыннан сатып алучыларның теләге канәгатьләндерелгән - килограммы өчен 460 сумлык майны кечкенә кисәкләргә бүлеп төргән иделәр, теләсәң берне генә, ә теләсәң - берничә данә ал. Күпләр шулай эшләде дә.
Яңа елга бүләксез ничек була инде ул? Ярминкәдә матур бияләйләр, шарф яки оекбашлар, яңа ел символикасы төшерелгән бүләк шоколад җыелмаларын - шокобоксларны сайларга мөмкин иде. Матур итеп төрелгән тартмаларда «көмеш», «алтын» шоколадлары, «Яңа ел белән» яки «2020» саннары язылган, хәтта «Яңа ел тычканы» сюжеты белән дә бар иде – барысын да күз ачып йомганчы алып бетерделәр. Бүләк түгел, ә туганнар һәм якыннар, бигрәк тә балалар өчен игътибар кадерле.
Бәйрәм алды мәшәкатьләре белән халык малларын да онытмый.  Алар өчен бодай, борчак, солы, арпаны да теләп алдылар.
Яңа елның төп атрибуты – ылыслы агачларга килгәндә, Яңа ел наратларын базарда 16 декабрьдән сата башладылар, димәк, күпләр сатып алырга өлгергән инде.  Ул көнне дә байтак сатылды, аларга бигрәк тә балалар сөенә, чөнки алар өчен бу иң шатлыклы вакыйга.
Яңа ел алды ярминкәсе бик җанлы узды. Күпләр бу көнне байтак нәрсә сатып алды, чөнки алда барысын да Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре һәм озакка сузылган Яңа ел каникуллары көтә.

Ольга ИВАНОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев