Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тагын бер фаҗигале язмыш

    Ватан алдында ни өчен гаепле булуын да белмичә Җиңү солдаты лагерьда вафат була

    Мәскәүдә Җиңү бәйрәмендә икенче ел инде "Үлемсез полк" акциясе үткәрелә. Быел әлеге чарада катнашу өчен безнең район кешесе, сугышта катнашучы Закиров Гариф Закир улының оныклары чакырылган. Әлеге вакыйга һәм якташыбызның фаҗигале язмышы турында без аның редакциягә хат җибәргән оныгыннан, журналист Луиза Чинчаркинадан белдек.
    -Бу чын мәгънәсендә Хәтер Парады булды. Халык сугыш җырлары астында үз туганнарының, полкташларының, бергә хезмәт итүчеләрнең - Җиңү көненә кадәр яшәү насыйп булмаган солдатларның портретларын горурланып тотып бардылар. Әлеге каһарманлык һәм фаҗига тулы кеше язмышлары агымында безнең бабабызның тормышы бер үк вакытта гадәти дә, һәм индивидуаль дә.
    Озак еллар буена сугышта катнашкан бабабыз турында без аның сугыштан соң төрмәдә утыруын һәм шунда үлүен генә белә идек. Әбиебезгә исә сатлык җан хатыны итеп караганнар, салкын мөнәсәбәттә булганнар, колхозда аны иң авыр эшләргә җибәргәннәр. Сугыштан соңгы елларда аңа Горький шәһәре янындагы төрмәгә бабай янына бару насыйп булган. Өйгә кайткач, әби, бабай үтенече буенча, төрмәгә азык-төлек тутырылган посылка җибәргән. "Посылканы алучының үлүе сәбәпле" билгесе белән посылка кире кайта. Алга таба әлеге тарихта вакыт дигән нәрсә озак "тукталыш" ясый. Бары тик 2000 нче еллар уртасында гына безгә бабайның туган авылыннан "Ватаным Татарстан" газетасыннан мәкалә алып килделәр. Бу язмадан без бабабыз Закиров Гариф Закир улының (1908 елда туган, Яңа Чишмә районының Югары Никиткино авылында яшәгән) 2003 елның 27 февралендә реабилитацияләнүен (аклануын) белдек. Рәшидә әбиебез 1999 елны үзенең ире турында дөресен белми вафат булды. Аңа 87 яшь иде, ул ике кыз һәм өч онык тәрбияләде. Кызы, Мусина Рәйханә Гариповна озак еллар Азнакайда табиб-педиатр булып эшләде, хәзер пенсиядә.
    Бабай кайда хезмәт иткән? Ни өчен төрмәгә утыртылган? Кайчан һәм ничек үлгән? Шушы сорауларга җавапны без Мәскәү, Казан һәм Түбән Новгород архивларыннан алдык. Казандагы Бөек Ватан сугышы музее директоры Михаил Черепановтан күп нәрсә белдек.
    Бабабыз сугышның башында ук әсирлеккә эләккән, Муса Җәлил утырган "Идел-Урал" легионында булган. Фашистлар аларны рус партизаннары белән сугышка әзерләгән. Тик бабабыз да шунда булган 825 нче батальон 1943 елның 23 февралендә Витебск шәһәре янында фашист җитәкчеләрен юк итеп, белорус партизаннары ягына чыга алган. Аннан бабабыз Я.З. Захаров җитәкләгән I Белоруссия партизаннары бригадасында сугышып, фашистларны дөмбәсләгән.
    1944 елның августында ул, элеккеге хәрби әсир буларак, хөкем ителгән һәм 15 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, төзәтү-хезмәт лагерына җибәрелгән. Гади авыл хезмәтчәне-патриот 1948 елның салкын гыйнвар аенда, Ватаны алдында ни өчен гаепле булуын да аңламыйча, ачлыктан һәм авырудан шушы лагерьда үлеп кала.
    Мин Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан тантанада илебезнең төп мәйданында булуым белән бәхетле. Герой-Җиңүче бабамның портретын аеруча горурлык белән күтәреп йөрдем.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: