Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тагын бер кат ата-аналар түләве турында

"Россия Федера-циясендә мәгариф турында"гы яңа федераль закон (№273) мәктәпкәчә белем бирүче оешмаларда балаларны тоткан (караган) өчен гомуми чыгымнар бүленешен күздә тота, ул өч өлешкә бүленә:

- белем бирү хезмәтләренә тотылган финанс чыгымнары (педагогларга, тәрбиячеләргә хезмәт хакы, уенчыклар, укыту-методик пособиеләр сатып алу чыгымнары...) - республика субвенциясендә;
- мөлкәтне тоту чыгымнары - муниципалитетлар хисабына;
- балаларны карау һәм күзәтү - ата-аналар түләве хисабына.
Балаларны карау чыгымнарына түбәндәгеләр керә:
- тәрбияләнүчеләрне тукландыру чыгымнары;
- тәрбияләнүчеләргә хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтүгә тотылган чыгымнар;
- тәрбияләнүчеләргә медицина хезмәте күрсәтү чыгымнары;
- даруларга тотылган чыгымнар;
- тәрбияче ярдәмчеләре, медицина хезмәткәрләре, азык блогы хезмәткәрләре, техник персоналга хезмәт хакы түләү фонды буенча чыгымнар.
Республикада муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә 2014 елның 1 гыйнварыннан, гаилә әгъзаларына туры килгән керемнәргә бәйле рәвештә, бакчага йөргән бала өчен ата-ана түләвенең бер өлешенә өстәмә компенсация түләүне кертү турында карар кабул ителгән.
Өстәмә компенсация билгеләү функциясе территориаль социаль яклау бүлекләренә йөкләтелгән. Элек бала бакчага йөргән өчен ата-ана түләвенә компенсация ата-ана түләгән акчадан чыгып исәпләнә иде.
2013 елның 1 сентябреннән башлап ата-ана түләвенә компенсациягә исәп-хисап уртача ата-ана түләвеннән чыгып башкарыла. Бу федераль закон таләбе.
Уртача ата-ана түләве күләме ТР Министрлар Кабинеты Карары белән билгеләнә.
Мәктәпкәчә белем бирү программасын тормышка ашыручы дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында укучы - тәрбияләнүче инвалид балаларны, ятимнәрне, ата-анасыз калган балаларны, шулай ук туберкулез белән авыручы балаларны караган өчен гамәлдәге закон нигезендә ата-аналар түләве алынмый.
Татарстанда ата-аналар түләвенең өченче һәм аннан соң туган балаларга 50%-ы киметелүгә кагылышлы норма саклана.
Шуны билгеләп үтү мөһим, ата-аналар түләвенең күләме мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесенең төренә, баланың яшенә, баланың бакчада ничә сәгать булуына һәм гаиләдә ничә бала булуына бәйле. Ата-аналар түләвенең күләме муниципаль башкарма комитет карары белән билгеләнә.
2014 елның 1 гыйнварыннан ата-аналар түләвенә үзгәрешләр кертелә.
Гаилә әгъзаларына туры килгән керемгә бәйле рәвештә ата-аналар түләвенә өстәмә компенсация ясала.
- Айлык керемне исә өч төргә бүлеп карыйлар:
- аена 10000 сумга чаклы;
- 10001 сумнан 15000 сумга чаклы;
- 15001 сумнан 20 мең сумга чаклы.
Әгәр гаилә әгъзасына туры килгән керем (айлык) 20 мең сумнан артса, компенсация түләнми.
Өстәмә компенсация алу өчен документлар тапшыру тәртибе билгеләнгән.
Әгәр гариза бирүче адреслы чаралар (ай саен балага пособие, ТКХ хезмәтләре өчен түләүгә субсидия) ала икән, керемнәр турында белешмә тапшырудан азат ителә.
Әгәр гариза бирүче ата-ана түләве өчен "Мәгариф турында" федераль закон кысаларында компенсация ала торган булса (тик адреслы социаль ярдәм алмаса), аңа керемнәр турында мәгълүмат тапшырырга туры килә.
Әгәр гариза бирүче адреслы социаль ярдәм, бакча өчен түләүгә компенсация дә алган икән, аның гаиләсендә җан башына булган керем 20 мең сумнан артмаса, ул өстәмә компенсация билгеләүгә гариза яза ала.
Балалары бакчага йөргән гражданнарга өстәмә компенсация алу өчен түбәндәге документларны тапшыру кирәк:
- балалар бакчасы белән килешү;
- соңгы 3 айга керемнәр турында белешмә;
- барлык балаларның туу турындагы таныклыклары;
- кредит оешмасында ата-ананың исәп-хисап счеты;
- баланың лицевой счеты.
Өстәмә компенсация ата-ананың исәп-хисап счетына күчерелә. Россия Федерациясе төбәкләре буенча 2014 елга әлегә прогнозлар юк. Хәзергесе вакытта ТР ның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ТРның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә электрон хезмәт күрсәтү ("Электрон калькулятор") проекты өстендә эшли. Бу проект ата-аналарга бакчага йөргән бала өчен өстәмә компенсация күләме турында мәгълүматлар алу мөмкинлеге бирәчәк. Республикада гаиләдә җан башына уртача керем 10 мең сумнан артмаган гаиләләр бакча өчен түләүне икегә бүлеп түли алалар. Беренче түләүдән соң ата-аналар компенсация алалар, шуннан соң калган өлешен түли алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев