«Талир тәңкә» ансамблендә катнашучылар Яңа Чишмә интернат-йортында булдылар
Чаллы Башы мәдәният йорты ансамбле үзләренең иң яхшы номерларын күрсәткән.
Кичә Яңа Чишмәдәге өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Интернат-йортта өлкән яшьтәге волонтерлар булып китте, - дип хәбәр итте Чаллы Башы мәдәният йорты директоры Илсөяр Дәүләтшина.
«Талир тәңкә» ансамбле социаль хезмәт алучыларга искиткеч концерт программасы күрсәтте. Җырлар, биюләр, әйлән-бәйлән һәм музыкаль уеннар әби - бабайларның күңеленә хуш килде. Моның өчен алар барлык катнашучыларга һәм оештыручыларга зур рәхмәт белдерделәр. Кунакларга нык сәламәтлек һәм иҗади уңышлар теләделәр».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев