Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тамырларын онытмый яши җирдә

Быел яз Яңа Чишмәдәге инвалидлар һәм өлкәннәр өчен интернат-йорт директоры Михаил Демидов конкурска махсус иҗат иткән "Малая Родина" җырын башкарып, "Талантлар безнең арада" дип аталган районның үзешчән сәнгатьтә катнашучылар смотр-конкурсында күпләрне гаҗәпкә калдырды. Туган ягын нык яраткан талантлы кеше генә шундый җыр иҗат итә аладыр. Евгений СТАРОВ

Шундый җыр иҗат итәргә нәкъ менә туган җир илһам бирәдер, аның сүзләре дә йөрәктән чыга.
Бүген, 30 октябрьдә, Михаил Демидов үзенең юбилеен билгеләп үтә - аңа 50 яшь тула. Күп еллар җаваплы урыннарда эшләп, ул үзенең бөтен көчен, белемен, тәҗрибәсен, энергиясен Яңа Чишмә районына биргән кеше. Михаил 1963 елны Ленино авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән.
- Әтием - Дмитрий Иванович - игенче, гомере буенча комбайнда, тракторда эшләде, гел алдынгы булды, әнием - Зоя Ивановна "Советская Татария" газетасы исемендәге колхозда төрле эшләрдә, соңгы вакытта пешекче булып эшләде, - дип горурланып сөйли Михаил. - Гаиләдә дүрт бала тәрбияләндек. Гаилә мохтаҗлык кичермәсен өчен әти кичләрен киез итек басты, киез-итекләргә исә тирә-күрше авылларда да сорау зур иде, - дип искә ала ул.
1978 елны "Ленин юлы" газетасы Демидовлар гаиләсе турында (колхоз идарәсе фикеренә таянып) язып чыга: "Әйбәт гаилә, узган ел уңыш урып-җыюда бу гаиләдән - биш, быел дүрт кеше катнашкан. Урак алдынгылары турында сөйләгәндә Демидовлар фамилиясен көн саен телгә алалар".
Кызганычка каршы, әниләре бик иртә бакыйлыкка күчә, ул чакта Михаилга нибары 19 яшь була, 2003 елны әтиләре дә дөнья куя. Балачак хатирәләре мәктәп елларына барып тоташа. Михаил комбайнчы ярдәмчесе булып эшләвен сагынып искә ала: "6 нчы сыйныфтан башлап, һәр җәйдә мин әти белән кырга чыга идем, әтием комбайн штурвалы белән идарә итәргә өйрәтте, крестьян хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләде. СК-4, "Сибиряк", "Нива" комбайннарында эшләргә туры килде", - ди ул. Мәктәп елларында Михаил спорт белән шөгыльләнә, барлык ярышларда катнаша, төрле спорт төрләре буенча призлы урыннар яулый, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Мәктәп тәмамлагач, Михаил Германиядәге Совет гаскәрләре төркемендә хезмәт итә, сержант званиесендә демобилизацияләнә. Түбән Кама училищесында эшче һөнәре (слесарь) үзләштерә. 1984 елны Михаилны үзе укыган мәктәпкә хәрби белем бирү укытучысы итеп эшкә чакыралар. Армиядә хезмәт иткән Ленино егетләре аның дәресләрен рәхмәт белән искә алалар. Ярты елдан ул Казандагы педагогия институтына укырга керә, 1990 елны аны тәмамлый. 1988 елга чаклы мәктәптә география укыта, үзенең белемен күтәрү өстендә эшли. Дәресләрен актив белем бирү формалары, алымнары һәм чаралары кулланып иҗади үткәрә. Эштәге уңышлары өчен күп тапкырлар мәктәп, мәгариф бүлеге җитәкчеләре тарафыннан бүләкләнә, "Ел укытучысы" итеп таныла. Укучылары район һәм республика олимпиадаларында җиңү яулыйлар. Мәктәптә эшләгән чорда, җәйге каникулда комбайнга утырып, туган колхозына урып-җыю эшләрендә булыша. 1990 елны Михаил "Нива"да эшләүче район комбайнчылары арасында урак җиңүчесе итеп таныла һәм җиңел автомашина сатып алу хокукына ия була. 1998 елның февраленнән башлап Михаил Дмитриевич 10 ел дәвамында Ленино урта мәктәбе коллективын җитәкли. Мәктәп белән җитәкчелек иткән елларда үзен әйбәт оештыручы, оста җитәкче итеп таныта. Мәктәп коллективы район мәгариф бүлеге үткәргән төрле конкурсларда беренче һәм призлы урыннар яулап килә.Белем бирү өлкәсендәге хезмәтләре өчен 2011 елны Демидов "РФ-нең мактаулы гомум белем бирү хезмәткәре" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. 2007 елны Михаил Демидовны район башкарма комитетына эшкә чакыралар. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр һәм мәдәният буенча урынбасары вазыйфасында ул үзен районның социаль-икътисадый үсешенә саллы өлеш керткән куәте ташып торган хезмәткәр итеп таныта. Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен 2010 елда ТР ДОСААФ Президиумы карары белән "Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел" тулу уңаеннан чыгарылган медаль белән бүләкләнә. 2011 елның маеннан башлап М.Д. Демидов Яңа Чишмәдәге Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортны җитәкли. Аның җитәкчелегендә 27 хезмәткәр шушында яшәүче 52 кешене карый - хезмәт күрсәтә. - Төп бурыч - өлкәннәргә һәм инвалидларга хезмәт күрсәтү буенча алда торган бурычларны үтәү өчен коллективны туплау, - дип сөйли Михаил. Аңа штат расписаниесен тәртипкә китерергә, шунда яшәүчеләрнең буш вакытларын кызыклырак, мәгънәлерәк итәргә, бәйрәмнәр үткәрүне төрләндерергә туры килә. Музейларга, табигатькә экскурсияләр оештыру гадәткә кереп китә. Коллектив район күләмендә үтә торган чараларда актив катнаша, быел район оешуга 30 ел тулуга багышланган үзешчән сәнгать смотрында беренче мәртәбә чыгыш ясап, призлы урын алалар, директор үзе исә "Иң әйбәт вокаль җыр өчен" дипломы белән бүләкләнә. Быел Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы безнең интернат-йортны шунда яшәүчеләр белән тернәкләндерү эшләрен әйбәт оештырган өчен республика конкурсы нәтиҗәләре буенча 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләгән. Коллектив социаль проектлар конкурсларында актив катнаша, грантлар ота, химаячеләр таба, шулар белән инвалидларның яшәү шартларын яхшыртуга ирешә.
Михаил үзенең икенче яртысын мәктәптә "очрата". Татьяна Ленино мәктәбенә 8 сыйныфка Горшководан укырга килә, танышулары шуннан башлана. 1985 елны алар өйләнешәләр. Демидовлар гаиләсендә өч бала дөньяга килә: уллары Александр, кызлары Анна белән Юлия. Балалары өчесе дә мәктәпне медальгә тәмамлыйлар, әти-әниләреннән күреп спортны яраталар, актив тормыш позициясен алып баралар. Уллары Чистайда яши, инженер-программист булып эшли, хатыны Света белән Михаил белән Татьянага онык (Станислав) бүләк иткәннәр, әби белән бабай хәзер аны сөеп туя алмый. Кызлары Анна КДУ тәмамлый, хәзер КамАЗ да эшли, ә Юлия Яр Чаллыда институтта (2 курста) белем эсти. 2008 елны "Әти, әни, мин - спорт гаиләсе" республика гаилә эстафетасында актив катнашып, Демидовлар гаиләсе җиңүче дипломы белән бүләкләнә. Һәрдаим спорт белән шөгыльләнгән Михаилның гәүдәсе дә спортчыларныкы кебек җыйнак - ыспай. Кичләрен ул үз мәктәбенә спортзалга йөри, рәхәтләнеп волейбол уйный, кышын чаңгыга баса, җәйләрен урман "гизә" - "тыныч ау" белән шөгыльләнә, "Шушма" ярында кармак салып утырырга ярата. Кичләрен фантастика, газета-журналлар укырга да вакыт таба. Әтисеннән, абыйларыннан Михаилга музыкага мәхәббәт тә күчкән, ул үзлегеннән гармунда, гитарада уйнарга өйрәнгән, буш вакытларында еш кына аларны кулына ала. Телевизордан совет фильмнары, яңалыклар, спорт программаларын карауга өстенлек бирә.Үз куллары белән 1992 елны төзегән йорт-җирләре дә шәп. Мал-туар асрыйлар, бакчалары да шактый - анда да вакыт һәм игътибар күп кирәк.
Без Михаил Дмитриевичны юбилее белән каплап, аңа ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, уңышлар телибез. Иҗат дәртегез сүнмәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев