Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан халкының уртак бәйрәме

26 апрельдә Татарстанда инде унберенче мәртәбә Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көннең бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә туры китерелүе дә тикмәгә түгел. Шушы истәлекле вакыйгалар хөрмәтенә үткәрелгән тантаналарның аерым үзенчәлеге шунда ки, аларда күп милләтле Татарстан халкы актив катнаша. 21 февральдә үтә торган Халыкара туган телләр көне,...

26 апрельдә Татарстанда инде унберенче мәртәбә Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көннең бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә туры китерелүе дә тикмәгә түгел. Шушы истәлекле вакыйгалар хөрмәтенә үткәрелгән тантаналарның аерым үзенчәлеге шунда ки, аларда күп милләтле Татарстан халкы актив катнаша.

21 февральдә үтә торган Халыкара туган телләр көне, 6 июньдә Пушкин көне, 24 майда Славян халыклары язуы һәм мәдәнияте көне, 8 сентябрьдә билгеләп үтелүче һәммәсен берләштерүче Грамоталылык көне дә Туган тел көненнән бер дә калышмый. Бу бәйрәмнәр 115 тән артык милләт кешесен берләштергән республикабыз өчен гомуми бәйрәмгә әверелде.
Татарстанның илбашы Рөстәм Миңнеханов һәм хөкүмәт башында торучыларның сәясәте халыкның телләргә булган ихтирамын арттыру һәм хуплауга юнәлтелгән. Туган тел көне нәкъ шул максатны күздә тотып үткәрелә.
Районда соңгы сан алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 28 милләт кешесе яши: урыслар (7224), татарлар (6135), чуашлар (586), әрмәннәр (58), үзбәкләр (22), украиннар (19), таҗиклар (15) һ.б. Районда яшәүче халыкларның телен саклап калу, үстерү, хөрмәт итү, аралашу, тәрбия бирү, өйрәтү, иҗат итүдә телне сайлау һәм куллану иреген тәэмин итү - бу районда милли сәясәтнең өстенлекле программасы. Шулай итеп, районның 20 гомумбелем бирү мәктәпләрендә 581 татар баласы, 807 урыс, 49 чуаш, 90 башка милләт балалары белем ала. Районда туган тел (чуаш, татар, урыс) көне хөрмәтенә февраль аенда мәктәпләрдә тематик кичәләр, иншалар һәм рәсемнәр бәйгеләре, әңгәмәләр, викториналар уздырылды. Мәктәпләрдә - туган тел атналыгы (рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә - татар теле атналыгы), Тукай әкиятләре буенча рәсем конкурслары, сыйныф сәгатьләре, Тукай һәм башка татар шагыйрьләренең шигырь кичәләре, әдәби-музыкаль композицияләр, телдән журналлар, татар теле буенча олимпиадалар, җирле авторлар белән иҗади очрашулар, китап күргәзмәләре, рус телендә укучы укучылар белән "Мин татарча сөйләшәм" дип аталган республика акциясенең муниципаль этабы һ.б. Район мәгариф бүлеге белгече Гөлчәчәк Нурхамәтова ниләр эшләнгәнлеге, нәрсәләр үткәреләчәк һәм ирешелгән уңышлар турында сөйләде:
-Зирекле музее белән берлектә 25 апрельдә татар һәм рус-татар мәктәпләре укучылары, татар теле укытучылары, җирле шагыйрьләр һәм язучылар катнашында "Шигырь бәйрәме" үткәрәбез. Бәйрәмне мәгариф бүлеге, музей һәм Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетының җирле бүлеге оештыра. Кичә, 23 апрельдә Тубылгы Тау мәктәбендә татар теле укытучылары, "Ялкын" журналы вәкилләрен чакырып, Туган тел көненә багышланган семинар үткәрделәр. Хәзер Казанда шигырь укучыларның V юбилей Бөтенрәсәй Г. Тукай исемендәге конкурсы үтә. Район турында җиңгән өч укучы (кече, урта һәм өлкән төркемдәге) Казанга финалга китте.
Яшь шагыйрьләр һәм проза язучылар менә икенче ел инде Татарстан укучылары арасында туган тел көне алдыннан оештырыла торган "Илһам" республика конкурсында катнашу өчен үзләренең иншаларын язалар, алар катнашып кына калмыйлар, ә алдынгы урыннар яулыйлар.
Хәзер Казанда татар теле буенча III Халыкара Олимпиада бара, анда бөтен дөньядан катнашучылар җыелган. Беренче тапкыр олимпиаданың очный турына безнең рус телле балалар - Яңа Чишмә гимназиясеннән Ирина Логинова һәм Мария Михеевалар узды. Шулай итеп, туган тел айлыгы бик нәтиҗәле үтә, без моңа юкка гына җитди төстә әзерләнмибез.
Ольга ИВАНОВА
Черемухово урта мәктәбендә Туган тел көне. Гөлчәчәк Нурхамәтова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев