Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан халкын цифрлы күнекмәләргә бушлай өйрәтәчәкләр

Шәхси цифрлы сертификатлар алу шартларын 8 (800) 600-35-15 телефоны буенча белешергә мөмкин.

Татарстанда яшәүчеләр актуаль IT-компетенцияләрне бушлай үзләштерергә мөмкинлек бирә торган «Шәхси цифрлы сертификатлар» проектында катнаша ала. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Курсларга теркәлү бүген, 15 октябрьдә, башланды. Югары яки урта һөнәри белеме булган, пенсия яшенә җитмәгән һәм балигъ булган Россия гражданнары гариза тапшыра ала. Гаризалар цифровойсертификат.рф сайтында 30 октябрьгә кадәр кабул ителә, укулар исә ноябрьдә башланачак.

Шәхси цифрлы сертификатлар кешеләргә «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында тәкъдим ителә. Ул 2019 елның ноябрендә башланды, ул чагында биш сынау төбәге, Татарстанны да кертеп, 5 мең цифрлы сертификатны үзара бүлеште.

2020 елда проектка 48 төбәк кушылды, ә сертификатларның саны берничә тапкыр артты. Хәзер 33 мең кеше цифрлы күнекмәләрне бушлай үзләштерә ала. Моннан тыш, тәкъдим ителә торган цифрлы сертификатларның бәясе (баштагы 15 меңнән 30 мең сумга кадәр) дә артты.

Укулар 72 сәгать дәвам итәчәк һәм дистанцион яки электрон форматта оештырылачак. Проектта катнашучылар 22 IT-юнәлешнең берсен сайлый ала. Курслар төгәлләнгәннән соң тыңлаучыларның барысы да квалификация күтәрү турында документ алачак.

«Республика әлеге программада икенче ел рәттән катнаша. Былтыр бер мең татарстанлы яңа цифрлы күнекмәләр үзләштерде. Шунысы кызык – курсларда белем алучыларның 57 проценты кызлар иде! Быел без проектка яңадан кушылдык һәм тагын да күбрәк кешене бушлай укытырга әзербез», - дип искәртте ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин. Ул Татарстанда яшәүче тагын да күбрәк кешедә әлеге программа кызыксыну уятачагына ышаныч белдерде.

Программада катнашуның шартлары турында тулы мәгълүматны цифровойсертификат.рф сайтында табарга мөмкин. Моннан тыш, бүгенге көннән Татарстанда шәхси цифрлы сертификатлар алуга бәйле сораулар буенча элемтә үзәге эшли башлый. Үзегезне кызыксындырган сорауларны 8 (800) 600-35-15 телефоны аша бирергә мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X