Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, республиканың Беренче Президенты М.Ш. Шәймиевкә 85 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлавы

Мөхтәрәм Минтимер Шәрипович!
Сезнең олы казанышларга бай, гамьле тормышыгыз – фидакарьлек һәм Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге.
Авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә туып-үсеп, тырышлык, оештыру сәләте кебек асыл сыйфатларыгыз нәтиҗәсендә инженердан алып Россиянең иң эре төбәкләреннән берсе булган республика җитәкчесе вазифасына кадәр барлык үсеш баскычларын уздыгыз. 25 яшьтә үк инде Сезне зур оешма – «Авыл хуҗалыгы техникасы» районара берләшмәсенең идарәчесе итеп куялар, ә 29 яшьтә Сезгә Советлар Союзының иң зур бүләге – Ленин ордены тапшырыла.
Җәмгыятьтә социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр барган чакта Сез Татарстан җитәкчесе вазифасын үтәргә алындыгыз. Зирәк, уйланылган сәясәтегез шул катлаулы чорда республиканың бик күп мәсьәләләрне хәл итеп, кыенлыкларны җиңүенә китерде, үткәндә тупланган зур тәҗрибәне саклап калырга, үстерергә мөмкинлек бирде. Татарстанның Россия Федерациясендә алдынгы һәм алгарышлы төбәк буларак беренчеләр сафына чыгуын тәэмин иткән социаль-икътисади программалар Сезнең җитәкчелектә гамәлгә ашырылды.
Сез – Татарстан Республикасы дәүләтчелегенең хәзерге моделе архитекторларының берсе, яңа Россия дәүләтчелеген төзүгә, аның федерализмы һәм демократиясе нигезләрен ныгытуга гаять зур өлеш керттегез.
Сезгә төпле акыл һәм тиешенчә, тәртип белән эш итү, фикер офыкларының киңлеге хас. Сез Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның илебезне ныгытуга юнәлтелгән курсын эзлекле төстә хуплый киләсез.
Уңышларыгызның нигезен, һичшиксез, сәясәтче буларак көчле ихтыярыгыз, җитәкчелек сәләтегез, фикердәшләрегезне оешкан командага туплый белүегез тәшкил итә. Дипломатлык, аралашу осталыгы һәм кешелеклелек кебек сыйфатларыгыз халыкара эшчәнлекнең нәтиҗәле булуына, Татарстан Республикасының дөньяда танылуына ярдәм итте. Россия татарлары һәм чит илләрдә яшәүче татарлар, илебез һәм бөтендөнья мөселманнары алдындагы олы абруегыз дәүләтебез бердәмлеген һәм аның куәтен арттыруга хезмәт итә.
Граждан җәмгыяте институтларының үзара нәтиҗәле элемтәләрен җайга салып, Сез милләтләрнең дус-тату яшәвенә, диннәргә тигез караш булдыруга ирештегез, бу исә Татарстанга конкурентлык өстенлеге бирде, бик күпләрнең аның белән хезмәттәшлек итәргә теләк һәм кызыксыну белдерүенә этәргеч булды.
Милләтара мөнәсәбәтләр һәм мәдәниятләр арасындагы багланышлар мәсьәләләре буенча бөтен дөньяда танылган белгеч буларак, Сез Россиянең һәм республиканың ЮНЕСКО белән тыгыз хезмәттәшлеге нигезен кордыгыз. Сезнең булышлык белән ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә Казан Кремле, Болгар тарих-архитектура һәм археология комплекслары, Свияжск утрау-шәһәренең православиедә изге дип танылган корылмалары кертелде.
Сезнең башлангычта һәм илебез Президенты Владимир Владимирович Путин ярдәме белән Болгар ислам академиясен ачу һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу буенча тиңдәшсез проектлар гамәлгә ашырылды. Болар бөтен Россия күләмендә рухи яңарыш һәм тарихи гаделлек тантанасы буларак кабул ителә.
«Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» күптелле белем бирү комплексын булдыру юнәлешендә Сез башкарган игелекле эш искиткеч зур әһәмияткә ия. Монда туган халкыбызның мәдәниятенә һәм теленә ата-ана тәрбиясе белән сеңдерелгән сакчыл карашыгыз, шулай ук башка халыклар мәдәниятләренә олы хөрмәтегез чагыла.
Турыдан-туры тавыш бирү барышында республика Президенты вазифасына өч тапкыр сайлануыгыз, «Россия Федерациясе Хезмәт Герое» дигән мәртәбәле исемгә, «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орденының барлык дәрәҗәләренә һәм башка олы бүләкләргә лаек булуыгыз – болар барысы да Сез алып барган күпкырлы эшчәнлекнең гаять югары бәяләнүенә дәлил.
Шунысы сөенечле: ачыклык, ярдәмчеллек, олпатлык кебек хасиятләрегезне саклап калган хәлдә, Сез республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында бәрәкәтле хезмәтегезне дәвам иттерәсез.
Сезне, мөхтәрәм Минтимер Шәрипович, ихлас йөрәктән юбилеегыз белән котлыйм һәм нык сәламәтлек, озын гомер, уңышлар телим!
Татарстан Республикасы
Президенты Р.Н. Миңнеханов
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 12:29«КАМАЗ» машинасын ток сугып, аны йөртүче үлгән Кичә Чаллының Ремонт тыкрыгындагы 7нче йорт янында фаҗига булган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.1900
-
26 май 2022 - 12:23Эшләмәүче пенсионерларның акчалары артачак Россия Президенты Владимир Путин эшләмәүче өлкәннәр өчен пенсияләрне 2022 елның июненнән 10 процентка арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.1800
-
26 май 2022 - 11:5930 майда - район Советы утырышы 2022 елның 30 маенда Яңа Чишмә муниципаль район Советының 23 нче утырышы булачак.2300
-
26 май 2022 - 11:46Яңа Чишмә мәктәпләрен тәмамлаучылар кайчан һәм кайда дәүләт имтиханнарын тапшырачаклар Бу уку елында мәктәпләрдә 11 сыйныфны 52, ә 9 сыйныфны 125 укучы тәмамлый.3100
-
26 май 2022 - 11:38Яңа Чишмә районының финанс-бюджет палатасында яңа билгеләнү Яңа Чишмә муниципаль район Советы карары белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе итеп Наталья Александровна ЗАВАЛИШИНА билгеләнгән.2300
-
26 май 2022 - 10:30Якташыбыз Булат Мусин Россия чемпионы булган 24 һәм 25 майда Мордовия башкаласы Саранск шәһәрендә билбау көрәше буенча Россия чемпионаты узган.3500
-
25 май 2022 - 15:44Мәктәп белән хушлашу Шахмай урта мәктәбенең алты чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.7200
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.6000
-
25 май 2022 - 13:09Алма серкәсе буыннарны дәвалый, токсиннарны чыгара Алма серкәсе — буыннар авыртуга каршы менә дигән дәвалау чарасы. Аны башка төрле дә кулланып була. Ул көчле антиоксидант буларак, организмны токсиннардан чистартырга ярдәм итә.5200
-
25 май 2022 - 13:03Бүгенгә һава торышы: 16 градуска кадәр җылы һәм яңгырлы булачак Бүген, 25 майда, Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, әмма җылырак булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.5300
-
25 май 2022 - 12:43Чәчүдә дүртенче атна лидерлары билгеләнгән Район авыл хуҗалыгы идарәсе механизаторларның язгы кыр эшләрендә хезмәт ярышының чираттагы атнасына йомгак ясаган.7600
-
25 май 2022 - 10:52Банк карталарын һәм металл урлыйлар Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 26 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.7600
-
12 апрель 2021 - 13:27Изге Рамазан ае белән! Район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшраповның район мөселманнарына мөрәҗәгате һәм котлавы.
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
26 май 2022 - 11:33Яңа Чишмәдә республика программаларын тормышка ашыру бараБыел Яңа Чишмә районында социаль объектлар, торак, иҗтимагый киңлекләр, юллар һәм башкаларны төзү, капиталь ремонтлау буенча 20дән артык республика программасы гамәлгә ашырыла. Бу максатларга 200 млн. сумнан артык акча сарыф ителәчәк.3200
-
23 май 2022 - 17:4121 майда Болгар шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм иткәннәр Бәйрәм программасында «Илаһи моң» дип исемләнгән республика фестиваль-конкурсы да узган.25500
-
23 май 2022 - 16:46«Татарстанның нәни гүзәле - 2022» республика конкурсының финалына чыгучы Яңа Чишмә кызы Казанда ике номинациядә җиңү яулаган Архангел Бистәсеннән Александра Петрова «Мисс юная леди» һәм «Мисс зрительских симпатий» титулларына лаек булган.23100
-
25 май 2022 - 08:4924 майда Яңа Чишмә урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады (фоторепортаж) Тантаналы линейкага традиция буенча барлык мәктәп укучылары җыелды, әти-әниләр һәм башка кунаклар да килде.16300
-
23 май 2022 - 17:35Милютина Полина һәм Вәгыйзов Әнвәр АгроНТИ конкурсында җиңүче булганнар Аларны конкурсның чираттагы этабына чакырганнар.15400
-
23 май 2022 - 17:3220 майда Яңа Чишмә районында «Тоннель» операциясе үткәрелгән Операция барышында 8 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган.15300
-
23 май 2022 - 17:29Яңа Чишмәнең «Золотой ключик» балалар бакчасы балаларны халыклар мәдәнияте белән таныштыра (анонс) «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы үз битләрендә Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклауга багышланган проектны тормышка ашыра.11900
-
24 май 2022 - 17:30Яңа Чишмә башлангыч мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады Быел мәктәп белән 43 дүртенче сыйныф укучысы хушлаша.10700
-
23 май 2022 - 16:55Суыксу елгасы юлын чистарту эшләре бара Яңа Чишмәдә республика программасы буенча, «Экология» милли проекты кысаларында Суыксу елгасы үзәнен чистарту башланды.10200
-
24 май 2022 - 21:18Яңа Чишмә районы мәдәният хезмәткәрләренә эшне активлаштырырга кирәк Район мәдәният хезмәткәрләре агымдагы елның 4 ае эшенә йомгак ясады. Яңа Чишмә РМЙда киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.10000
-
23 май 2022 - 16:53Районда ике яңа медпункт төзеләчәк Екатерина Бистәсендә һәм Красный Октябрь поселогында фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАП) төзелә башлады.9600
-
25 май 2022 - 10:52Банк карталарын һәм металл урлыйлар Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 26 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.7600
-
25 май 2022 - 12:43Чәчүдә дүртенче атна лидерлары билгеләнгән Район авыл хуҗалыгы идарәсе механизаторларның язгы кыр эшләрендә хезмәт ярышының чираттагы атнасына йомгак ясаган.7600
-
25 май 2022 - 15:44Мәктәп белән хушлашу Шахмай урта мәктәбенең алты чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.7200
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.6000
-
25 май 2022 - 13:03Бүгенгә һава торышы: 16 градуска кадәр җылы һәм яңгырлы булачак Бүген, 25 майда, Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, әмма җылырак булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.5300
-
25 май 2022 - 13:09Алма серкәсе буыннарны дәвалый, токсиннарны чыгара Алма серкәсе — буыннар авыртуга каршы менә дигән дәвалау чарасы. Аны башка төрле дә кулланып була. Ул көчле антиоксидант буларак, организмны токсиннардан чистартырга ярдәм итә.5200
-
26 май 2022 - 10:30Якташыбыз Булат Мусин Россия чемпионы булган 24 һәм 25 майда Мордовия башкаласы Саранск шәһәрендә билбау көрәше буенча Россия чемпионаты узган.3500
-
26 май 2022 - 11:33Яңа Чишмәдә республика программаларын тормышка ашыру бара Быел Яңа Чишмә районында социаль объектлар, торак, иҗтимагый киңлекләр, юллар һәм башкаларны төзү, капиталь ремонтлау буенча 20дән артык республика программасы гамәлгә ашырыла. Бу максатларга 200 млн. сумнан артык акча сарыф ителәчәк.3200
-
26 май 2022 - 11:46Яңа Чишмә мәктәпләрен тәмамлаучылар кайчан һәм кайда дәүләт имтиханнарын тапшырачаклар Бу уку елында мәктәпләрдә 11 сыйныфны 52, ә 9 сыйныфны 125 укучы тәмамлый.3100
-
26 май 2022 - 11:38Яңа Чишмә районының финанс-бюджет палатасында яңа билгеләнү Яңа Чишмә муниципаль район Советы карары белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе итеп Наталья Александровна ЗАВАЛИШИНА билгеләнгән.2300
-
26 май 2022 - 11:5930 майда - район Советы утырышы 2022 елның 30 маенда Яңа Чишмә муниципаль район Советының 23 нче утырышы булачак.2300
-
26 май 2022 - 12:29«КАМАЗ» машинасын ток сугып, аны йөртүче үлгән Кичә Чаллының Ремонт тыкрыгындагы 7нче йорт янында фаҗига булган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.1900
-
26 май 2022 - 12:23Эшләмәүче пенсионерларның акчалары артачак Россия Президенты Владимир Путин эшләмәүче өлкәннәр өчен пенсияләрне 2022 елның июненнән 10 процентка арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.1800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика