Татарстан Республикасында «Язгы каникул» профилактика чарасы старт ала
Чара балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән.
2024 елның 23 мартыннан 1 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән «Язгы каникул» дигән киң масштаблы чара узачак. Бу хакта Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы, полиция капитаны Александр Мокеев хәбәр итә.
2024 елның 2 аенда республика юлларында 56 юл транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 бала һәлак булган һәм 31е зыян күргән.
Балалар һәлак булу очраклары белән юл-транспорт һәлакәтләре Югары Ослан һәм Биектау районнарында теркәлгән.
Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пунктында җиңел автомобильнең алгы утыргычында 12 яшькә кадәрге, ә арттагысында 7 яшькә кадәрге балаларны йөртү аларның авырлыгына һәм буйларына туры килә торган махсус утырту җайланмаларын кулланып башкарылырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны да арткы утыргычта йөрткәндә махсус җайланмаларны кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән узган балаларны иминлек каешларын эләктереп йөртергә кирәк.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМнең Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү буенча актив эш алып баралар.
Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.23 ст. 3 частендә әлеге хокук бозу өчен өч мең сум күләмендә штраф каралган.
Җәяүле балалар катнашындагы 28 ЮТҺдә 29 юл хәрәкәтендә катнашучы зыян күргән.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да полиция хезмәткәрләренең игътибарыннан читтә калмаячак. Хокук бозучы бала турында мәгълүмат алга таба профилактик эш үткәрү өчен ул укыган мәктәпкә тапшырылачак.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМнең Дәүләт автоинспекциясе һәм Яңа Чишмә районы автоинспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев