Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге район-шәһәрләргә тапшырыла алачак

ТР Дәүләт Советында кабул ителгән закон проекты нигезендә, аерым кешеләр генә түгел, мунициаль берәмлекләр дә республикасының иң югары дәүләт бүләге — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнә алачак.

 Депутат Римма Ратникова 2004 елда Татарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены гамәлгә куелганын искәртте. Элек бу орден белән иң зур хезмәт казанышлары өчен гражданнар гына бүләкләнгән иде. Мондый мөмкинлек Россия Федерациясе гражданнарына, чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга бирелүен,2016 елда орден белән икътисадны, мәдәниятне, фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, сәнгатьне, спортны үстерүдә, илнең оборона сәләтен һәм хокук саклауны ныгытуда зур казанышлары булган оешмаларны һәм аның бүлекчәләрен бүләкләү мөмкинлеге кертелүен билгеләп узды,дип хәбәр итте “Татар-информ”.

«Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә өлешне аерым гражданнар һәм оешмалар гына кертми. Муниципаль берәмлек территориясендә яшәүче һәм эшләүчеләр уртак хезмәтләре белән шулай ук зур уңышларга ирешәләр. Территориядә яшәүчеләрне берләштерү, максатлар кую, югары нәтиҗәләргә ирешү буенча максатчан эш алып баруны җирле үзидарә органнары да тәэмин итә», — диде Римма Ратникова.

 Закон проектын әзерләүчеләр фикеренчә, муниципаль берәмлекләрне бу орден белән бүләкләү аларның казанышлары дәүләт дәрәҗәсендә генә танылып калмыйча, аларга алдагы нәтиҗәле хезмәте өчен көчле стимул булып торачак.

Закон проекты Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды һәм хупланды. Римма Ратникова документны беренче һәм өченче укылышта кабул итүне сорады. Депутатлар хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев