Татарстанда 22 июньгә COVID-19 авыруының 39 яңа очрагы расланган, узган тәүлектә 32 кеше савыккан
Барлык очраклар да - контакттан, шуларның 11е хастаханәгә салынган, 28е өйдә дәвалана.
Соңгы тәүлектә вирусны эләктерүчеләр исемлегендә 18 яшькә кадәрге балалар юк. 18 яшьтән 60 яшькә кадәр - 25, 60 яшьтән 80 яшькә кадәр – 14 кеше.
Казанда - 21 очрак, Түбән Кама районында - 4 һәм Яр Чаллыда - 3, Биектау һәм Алабуга районнарында 2шәр очрак, Әлмәт, Арча, Балтач, Яшел Үзән, Лаеш, Балык Бистәсе һәм Мамадыш районнарында берәр авыру теркәлгән.
Барлыгы 22 июньгә (үсеш буенча) Татарстанда 4231 COVID-19 очрагы теркәлгән. Барлык чорда 3091 кеше сәламәтләнгән. 1128 кеше дәвалана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев