Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Татарстанда беренче татар телле онлайн-мәдрәсә эшли башлый

    Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” Нәшрият йорты яңа зур проект башлап җибәрә

    Тиздән Татарстанда татар телендә белем бирүче беренче онлайн-мәдрәсә эшли башлаячак. Проект 20 гыйнварда тәүге тапкыр журналистларга тәкъдим ителәчәк. Спикерлар буларак сорауларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Россиянең ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин һәм Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, ТР МДН “Хозур” нәшрияты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин җавап бирәчәк. "Ватаным Татарстан" газетасы материаллары буенча https://vatantat.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: